События

Арча районының Гариф Ахунов премиясе ияләре 24.09.2016

Арча районының Гариф Ахунов премиясе ияләре

Иҗат белән шөгыльләнгән кешегә мактау сүзе, алкышлар иң зур бүләк. Моны мин 30 елдан артык сәхнәдә йөргән кеше буларак яхшы беләм. Сине күреп алып, уңышыңны да танысалар, монысы инде зур казаныш. Районда 2009 елдан бирле ел да әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә бирелеп барыла торган Гариф Ахунов премиясе бу өлкәләрдә үзләрен күрсәткән иң оста укучылар, яшьләр өчен иң зур бәя. Кайбер премия ияләренең танылган шәхесләр булып китүе район өчен дә күркәм күренеш. Ә алар бар һәм күп.

Премия бирелә башлаган елдан күпме вакыт үтеп тә киткән. Күптән түгел 2016 елгы бүләк тә үз ияләрен тапты. Ул дүрт номинациядә бирелде. “Поэзия” номинациясендә Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Тамчылар” әдәби–иҗат берләшмәсе беренче урынны алды. Җитәкчесе Фәридә Гайфуллина. Икенче урынны да Арча педагогика көллиятенең беренче курс студенты Чулпан Мөбарәкшина яулады. “Шигырь язу теләге миндә беренче сыйныфта укыганда ук барлыкка килде. Беренче шигырем әниемнең туган көненә багышланды”, – ди Чулпан. Аннан ул поэзия белән чынлап кызыксынып китә, төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый.  Өченче урында “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы әгъзасы, Яңа Кенәр мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Миләүшә Аксакова. Шулай ук “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы әгъзасы, Курса–Почмак мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ралия Котдусова кызыксындыру премиясенә лаек булды.

“Проза” номинациясендә беренче ике урын бирелмәгән. Өченче урында Арчаның икенче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Чәчкә Зәйнуллина. Ул һәр яктан булган, тырыш, актив кыз. Язарга, иҗат итәргә бик ярата. Безнең район газетасы битләрендә дә аның кызыклы язмалары басылып килә. Ә кызыксындыру премиясен “Тукай якташы” яшь журналистлар клубы әгъзасы, Лесхоз мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Зәлидә Фәттахова алды. Зәлидә дә һәрьяктан үзен сынап караган. Шигырьләр дә, хикәяләр дә язган. Алар газета битләрендә дә урын алган. Шулай ук җырларга, биергә, рәсем ясарга да оста икән. “Берничә ел рәттән “Созвездие–Йолдызлык” республика фес- тивалендә катнаштым. Авылда һәм мәктәптә үткәрелгән концертларда бик теләп чыгыш ясыйм”, – ди ул.

“Публицистика” номинациясендә кызыксындыру премиясенә Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телерадиостудиясе журналисты  Руфина Илдусова ия булды. “Нур” балалар телерадио- студиясе күп яшь журналистлар әзерләп чыгара. Аларның кайберләре хәзерге вакытта республика газета–журналларында эшли. Кем белә, бәлкем, Руфина да киләчәктә шулар сафын тулыландырыр. Һәрхәлдә, ул бүгенге көнгә “Публицистика” номинациясендә Гариф Ахунов премиясенә ия булган бердәнбер кеше. Уңышлар сиңа, яшь журналист!

“Мәдәният, музыка, театр һәм сәнгать иҗаты” номинациясе җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренче урынны Арча сәнгать мәктәбенең Тайфә Гидиятуллина җитәкчелегендәге “Энҗеләр” вокаль ансамбле алды. Икенче урында Арча педагогика көллиятенең 9нчы гимназия сыйныфы укучысы Инсаф Гаптелбәров. Алар районда үткән бик күп чараларда, концертларда чыгыш ясыйлар,  “Созвездие–Йолдызлык” республика фестивалендә уңышлары белән шатландыралар, шәһәрдә аларны беләләр, яраталар. Өченче урынга ике кеше лаек булды. Икесе дә Арча сәнгать мәктәбендә белем ала. Илназ Баязитов (җитәкчесе Заһидә Гайфуллина) – баян, Айбулат Харисов (җитәкчесе Рәдис Харисов) курай сыйныфында. Кызыксындыру премиясе Арча икенче мәктәбенең “Ритм” барабанчылар ансамбленә (җитәкчесе Миләүшә Әхмәдуллина) тапшырылды.

2016 елгы районның Гариф Ахунов исемендәге бүләге ияләрен җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение