События

Яңа Кенәргә – ял итәргә! 23.09.2016

Яңа Кенәргә – ял итәргә!

16 сентябрьдән Яңа Кенәрдә халыкны социаль тернәкләндерү бүлекчәсе эшли башлады. Яңа Кенәрдә андый урын болай да бар иде бит инде, диючеләр дә булыр.

— Быел Мәрхәмәтлек үзәгенә Яңа Кенәрдәге “Өмет” инвалидларны тернәкләндерү үзәге бүлекчә буларак кушылды. — ди Мәрхәмәтлек үзәге директоры Ләйсән Гатауллина. — Бу килеп туган хәлне һәм район халкының теләген исәпкә алып эшләнде. Һәм үзгәрешләрнең уңай яклары күп.

— Төгәлрәк әйтсәк…

— Элек “Өмет” үзәгендә шәхси тернәкләндерү программасы (ИПР) булган инвалидлар гына тернәкләнү уза  ала иде. Ә хәзер бүлекчәдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган өлкән яшьтәге барлык кеше тернәкләнү үтә ала. Бу бик мөһим яңалык. Аннан бүлекчәдә булу сроклары да үзгәрде, элек ул өч атна иде, хәзер — 15 көн. Әлеге үзгәреш күбрәк кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә.

— Бүлекчәдә эш нинди рәвештә оештырыла?

— Биредә эш һәр кешегә аерым якын килеп оештырылачак. Тернәкләндерү  программасы һәр кеше өчен аерым эшләнә.

— Кадрлар белән кыенлык  кичермәдегезме?

— Әйе, үзәкнең төп байлыгы — анда эшләүче белгечләр. Аларны сайлаганда һөнәри осталык, тәҗрибә, эш стажы, кешелеклелек сыйфатлары исәпкә алына. Төп состав — “Өмет” үзәгеннән күчкән, бар кешегә таныш  хезмәткәрләр. Социаль тернәкләндерү бүлекчәсе бүген — үз эшен яраткан, уртак максат белән эшләүче бердәм коллектив. Барлык пенсионерларны социаль тернәкләндерү үзәгенә чакырабыз.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев белән әлеге бүлекчәдә булдык. Иң беренче территориядәге                                                                   чисталык, тәртип, чәчәкләр игътибарны җәлеп итә.

— Бинаны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды, — диде ул. — Өр–яңа җиһазлар куелды, мин хәзер әлеге бүлекчә өчен тыныч.

Безне бүлекчә җитәкчесе Фәрдия Гарифуллина каршы алды.

— Хәзерге вакытта 27 кеше тернәкләнү үтә, — диде ул.

Бүлекчә бинасында якты, җылы, рәхәт. Танышлар да шактый очрады. Әлфия апа Гыйбадуллина озак еллар типографиядә эшләде. “Нәрсәләр  эшләтәләр?” — дип сорадым.

— Ашаталар, эчертәләр, физкультура ясаталар, уйнаталар, төрле ярыш-лар үткәрәләр, — дип санап китте ул. — Бик рәхәт, барысына да зур рәхмәт!

Биредә тернәкләнү үтүчеләр ике командага бүленеп ярышып калдылар.

Коридорда Татарстан картасы эленеп тора. Анда уклар белән кайсы районнардан килүләре күрсәтелгән. Ярты республика бирегә килә, Әгерҗедән, Чүпрәледән… Безнең район өлкәннәре нинди бәхетле! Иң зур бәхет — кешеләр белән аралашу!

Ильяс ФӘТТАХОВ

Чыганак: http://arskmedia.ru/






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение