|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.09.2016
Арчалар – икенче!
24 сентябрьдә Арчада 1998-1999 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе кубогына турнир үткәрелде.
Анда 29 районнан 254 спортчы катнашты.
Көрәшчеләрне Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, федерация рәисе Равил Хәйруллин тәбрикләде.
Көне буе барган кызыклы бәйге Балтач районы командасы җиңүе белән тәмамланды. Арчалар – икенче, Мамадыш районы командасы өченче урында.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
