События

Арчада яшь укытучылар көч сынашты. Районда төгәл фән укытучыларына кытлык 26.09.2016

Арчада яшь укытучылар көч сынашты. Районда төгәл фән укытучыларына кытлык

Арчада авыл һәм район мәктәпләрендә эшләүче яшь укытучылар тренинг классларда катнашып, үзләрен күрсәтте.

Мондый атмосферада аларның беенче тапкыр гына очрашуы. Моңа кадәр районда яшь мөгаллимнәрнең форумы узганы булса да, ул чакта бер-берсе белән ныклап танышырга, аралашырга вакыт җитеп бетмәде. Ә ярыш рәвешендә очрашу яшьләр өчен бик кулай булачак, дип фаразлый район яшь укытучыларының лидеры Максим Ильясов.

Арчаның икенче мәктәп базасында узган очрашуда педагоглар тренинг — 5 төрле каршылыкны кичеп,  узып, үзләре арасында лидерларны аралап чыгарды, 10 елдан соң мәгарифнең, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының нинди булачагын күзаллады. Яшь педагоглар белән очрашуга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, бар гомерен укытучы хезмәтенә багышлаган лаеклы ялдагы укытучы Рәмзия Хәмидуллина һәм район мәгариф хезмәткәрләренең профсоз рәисе Вакыйф Харисов та килгән иде.

Рәмзия Шәриповна үзе эшли башлаган 70 нче еллардагы укытучы хезмәте белән бүгенгесен чагыштырып, үткән еллардагы кызык та. кызганыч та мизгелләрен сөйләде, яшьләргә хезмәт дәверендә очраячак авырлыкларны кичү буенча үз тәҗрибәсеннән чыгып,  киңәшләрен бирде.

Киләчәктә мондый рухтагы аралашулар булмый калмас, әлбәттә, чөнки биредә райондагы 35 яшькә кадәрле 210 яшь педагогның чиреге дә юк иде. Башкаларга да бер-берсе белән очрашып аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туачак. Райондагы яшь педагоглар берләшмәсенең башында торучы, шушы идеяны кертеп, тормышка ашыруда тырышып йөрүче — Урта Пошалым мәктәбе директоры Максим Зиннур улының хыялы бу. Үзе дә шундый рухтагы тренинг-укуларда Санкт-Петербургта, Казанда катнашып кайткан педагог шунда күргән-ишеткәннәрен башкалар белән дә уртаклашырга, укыту методикасында яңалыклар кертергә теләп, Интернетта “Яшь педагоглар” сайты ачкан. Район яшьләре шунда аралашса да, Максим һәрберсен очраштыру, күрештерү яклы. Бүгенге тренингта Максим белән бергә Каханда тренинг өйрәнүләрдә булып кайткан Түбән Мәтәскә мәктәбенең физика укытучысы Илназ Гыйбадуллин да бар иде. Ул — яшьләр арасында инде шактый тәҗрибәле, 6 еллык хезмәт стажлы укытучы, аңарчы 5 ел Лесхоз мәктәбендә укыткан, “Ел укытучысы” бәйгесендә республикада үз һөнәре буенча 5 урынга лаек булган педагог. “Бүген монда күргән тренингларны сингапур методы рәвешендә дәрестә кулланырга мөмкин, —  дип саный Илназ. — Балаларга мондый ысул ошаячак. Укытучы заманча һәр үзгәреш, яңалыкны күреп алып, үз тәҗрибәсендә куллана белергә тиеш. Ул яшьләр арасында үзен күрсәтергә мөмкинлек тә булып тора. Ә бүген мин бөтенләй таныш булмаган коллегаларым белән таныштым. Киләчәктә бер-беребез белән аралашып торырга, бер-беребезнең укыту алымында, мәктәптәге яңалыкларны алмашу мөмкинлеге булачак”.

Тик бер генә теләк: районда эш урыннары булып, мәктәпләр балалар белән тулып, талантлы укытучылар гына кайтсын. Ә эш урыннарына килгәндә, Зөлфәт Дәүләтбаев мәктәпләргә математика, физика, химия, биология укытучыларының кирәклеге турында әйтте. Теләүчеләргә курсларда укып камилләшү (переподготовка) мөмкинлеге булуын да җиткерде. Хезмәте авыр булса да, мәгариф системасы профсоюз комитетында укытучыларның хезмәтен бәяләрлек графалар бар, шунысы куанычлы. Әйтик, 10 ел эшләгән пенсионерларга өстәмә акча каралган, ул пенсия акчасына кушылып килә, педагоглар бюджет юлламалары белән 1800 сум гына түләп 18 көн дәвамында шифаханәдә дәваланып һәм ял итеп кайта ала. Ә иң ышанычлысы — укытучының хезмәт хакы гарантияле, мәсәлән, сыйныфың булса, — кабинет өчен, дәфтәр тикшергән өчен, һәм тагын башка “өчен”нәргә килешүдә каралганча, уку елы ахырына кадәр окладка өстәмә булып түләнә. Бары тик укучы белән укытучы уртак тел табып, укучылар тырыш булып, яшь укытучыларның күңелләре төшмичә эшләсен генә.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение