События

Арчада “Милләтләр кроссы–2016” ярышлары 27.09.2016

Арчада “Милләтләр кроссы–2016” ярышлары

Бөтендөнья йөгерү көне уңаеннан якшәмбе көнне Арчада йөгерү буенча “Милләтләр кроссы–2016” Бөтенроссия ярышлары булып үтте.

Көне дә искиткеч матур иде. Беренче сентябрьдән бирле өзлексез диярлек  яуган яңгырга кадәр туктады, иртәдән кояш чыкты. “Бүгенге спорт бәйрәме уңаеннан шундый һава торышына заказ биргән идек”, – дип шаяртты оештыручылар да.

Кросста моның кадәр кеше катнашыр дип һич уйламаган идек. Елдан ел халык спортка ныграк тартыла башлады. Балалар, укучылар гына түгел, өлкәннәр дә.

– Бүгенге ярышта 1178 кеше катнаша, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов. – Бер километр 800 метрга йөгерәчәкбез.

Арча мәктәпләре, балалар бакчалары, оешмалары, учреждениеләреннән генә түгел, авыллардан да килгәннәр иде. Эшчеләр дә, хезмәткәрләр дә, укучылар да, җитәкчеләр дә, балалар һәм ветераннар да үз көчләрен сынап карарга теләде. Хәтта гаиләләре белән йөгерешкә чыкканнар бар иде. Курса Почмак мәктәбеннән 10 сыйныф укучылары Таңсылу Шиһапова, Адилә Хөрмәтова, Шәфәгать Шиһабиев, 7 сыйныф укучысы Зөлфәт Рамазанов белән аралашабыз.

– Үз теләгебез белән килдек. Физкультура укытучыбыз белән бергә. Мәктәптә оештырылган 100, 400 метрга йөгерешләрдә катнашып урыннар яулыйбыз. Ә нигә шундый күләмле ярышларда да үз көчеңне сынамаска. Максатыбыз – тиешле араны йөгереп үтү генә түгел,  урын алу, – диделәр Таңсылу белән Адилә.

– Бу ярышларда безнең мәктәптән 28 укытучы,  йөзгә якын укучы килде, – ди Арчаның икенче мәктәбе җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина.

– Көне дә нинди матур тора бит. Бу кросс үзе бер бәйрәм төсен алды, – ди “Үзәк” территориаль–җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Зәмидуллина. – Шуның кадәр күп кеше килүе бездә спортка карашның уңай якка үзгәрүенең дәлиле.

Йөгерү “Арча” спорт комплексы яныннан башланып китте. Район башлыгы Илшат Нуриев кросста катнашучыларга уңышлар теләде һәм старт бирде.

… Спортчыларны без Арчаның бишенче гимназиясе янында, финишта каршы алдык. Ир–егетләр арасыннан иң беренче булып Арча педагогика көллияте студенты Илназ Яруллин килде. “Арча” спорт комплексыннан бассейнда коткаручы булып эшләүче Адель Мөҗиповка финиш сызыгын беренче үтәргә аз гына калды. Ул икенче булды. Өченче урында Сеҗе мәдәният йорты җитәкчесе Шәүкәт Заһидуллин.

Хатын–кызлар арасында беренче ике урынны Алина Гаранина һәм Елена Гаранина алды. Өченче булып Зөбәрҗәт Ситдыйкова килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Иң яшь йөгерешчеләр Рамазан һәм Зөлфәт Сәйфетдиновлар, Антон Плотников, хезмәт һәм спорт ветераннары, ветераннар арасында барган Район, республика ярышлары җиңүчеләре Руфина Гәрәева белән Ленар Заһидуллинга да бүләкләр бирелде.

Әмма “Милләтләр кроссы–2016” Бөтенроссия ярышларында катнашучылар өчен иң мөһиме җиңү түгел иде. Алар бу көнне күпме энергия туплады, көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынады.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение