События

“Даль-Кама” 2018 елга Арча районында чипсы җитештерә башлаячак 29.09.2016

“Даль-Кама” 2018 елга Арча районында чипсы җитештерә башлаячак

Яшел Үзән ит эшкәртүчеләре фри бәрәңгесен һәм бәрәңге оны җитештерүгә инвестицияләргә ниятли.

2018 елда Арча районында бәрәңге эшкәртү заводының беренче чираты сафка басарга тиеш. Аның  проект инвесторы Яшел Үзәннең «Даль-Кама» компаниясе, дип хәбәр итте «Туммерс Методик» җәмгыяте генераль директоры Армен Вардересян.

«Даль-Кама» компаниясенең төп шөгыле – ит эшкәртү. Инвестицияләр суммасы әлегә хәбәр ителми, шулай да булачак предприятие өчен мәйдан каралган, 10 октябрьгә заводны гамәлдәге челтәрләргә бәйләү өчен тиешле техник шартлар алынырга тиеш.

Беренче чиратын эшләтеп җибәргәннән соң (ул 2018 елга планлаштырылган),  завод елына 60 мең тоннага кадәр, икенче һәм өченче чираты сафка басканнан соң 120-130 мең тонна бәрәңге кабул итәчәк. Предприятиедә 200 кеше эшләр дип планлаштырыла. Заводны җиһазлар белән Tummers Machinebouw BV Һолланд фирмасы тәкъдим итәчәк.

«Туммерс Методик» җәмгыяте генераль директоры Армен Вардересян «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, планнарында елына 15 мең тонна фри бәрәңгесе, 4 меңләп тонна бәрәңге лачаулары һәм оны җитештерү тора.

Заводны чимал белән тәэмин итү өчен Арча районы территориясендә махсус сорт бәрәңге үстерә башлау планлаштырыла. Бу хакта үз планнары белән район башлыгы урынбасары Олег Спичкин бүлешкән.

«Орлыклар район халкына да биреләчәк, шулай итеп әлеге проектны үстерүгә һәм заводны чимал белән тәэмин итүгә алар да җәлеп ителәчәк. Гади халыкны да әлеге проектта катнаштыру районның социаль-икътисады үсешендә дә каралган. Шунлыктан завод билгеле бер социаль йөкләмә белән эшләячәк», – дип сөйли Спичкин. Проектка эре оешмалардан «Сервис-Агро»ны да җәлеп итү планлаштырыла.

«Җәмгыять бәрәңге белән тәэмин итеп кенә калмаячак, аны саклаячак та. Аларның дөнья стандартларына туры китереп салынган заманча саклау биналары бар. Районның башка эре җитештерүчеләре дә әлеге проектка җәлеп ителәчәк», – дип билгеләп үтткән Спичкин.

Җитештерү калдыкларыннан елына 8 мең тонна азык һәм 500 мең тонна крахмал җитештерү каралган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда бәрәңге эшкәртү заводы төзелеше перспективасы турында 20 сентябрьдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән киңәшмәдә һәм 21 сентябрьдә Арча районы хакимиятендә сөйләшү барган иде. 

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»).



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение