События

Яңа Кырлайда «Ат көне» 03.10.2016

Яңа Кырлайда «Ат көне»

1нче октябрь көнне Яңа Кырлай җирендә «Ат көне» үткәрелде.

«Ат көне» бәйрәменә Татарстан Республикасы Премьер—министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев кайтты. Ул хәтта ярышта катнашты. 40 км арага юртаклар ярышында аты белән 4нче күрсәткечкә лаек булды. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде. Төрле ярышларда 130лап ат катнашты. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Иң кызыгы шунда: 10 ат 80 км, 23 ат 40 км араны юртып үтте. 80км га иртәнге сәгать 6да ук кузгалдылар. 20 км араны узгач, атлар кайтып, ветеринария тикшеренүе узалар. Малларның йөрәк тибеше, физик халәте тикшерелә. Күрсәткечләр нормада булмаса, ат ярыштан төшеп кала. Атны азапларга ярамый, ахыры үкенечле бетәргә мөмкин.

Ярышларга Россиянең ат спорты Федерациясе судьялык төркеме бәя бирде.

Ярышка Казан, Төмән, Мәскәү, Ростов өлкәләреннән, Кабардино—Балкария республикасыннан, Татарстаның Биектау, Лениногорск, Буа, Чистай, Минзәлә, Әтнә районнарыннан килгән иделәр.

Мәйданда халык күңел ачты, җыр, музыка, төрле спорт ярышлары үткәрелде. Район башлыгы Илшат Нуриев халыкны бәйрәм белән котлады, ата—бабалардан килгән милли йолаларыбыз — ат спортын үстерергә кирәклеген әйтте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шулай ук халыкны бәйрәм белән котлады.

Мәйданга бизәлгән атлар керде. Янәшәдәге мәйданда эш атлары йөк белән узышты. Казан ипподромыннан кайткан атлар төрле каршылыклар аша узып күрсәттеләр. Бу үзе бер матур күренеш булды. Чират чабышкы атларга җитте. Чиста, ярым чиста токымлы, җирле атлар, эш атлары көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Киләсе елда ат ярышлары киңрәк масштабта үткәреләчәк, дип хәбәр иттеләр. Ярышка чит илләрдән дә киләчәкләр, ди.

Репортажны тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение