События

Арчадагы Тукай паркында шигырь бәйрәме булды 05.10.2016

Арчадагы Тукай паркында шигырь бәйрәме булды

Көз уртасының кояшлы иртәсендә (4 октябрь) мәктәпкәчә яшьтәге балалар Тукай паркына җыелдылар.Биредә татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмәсе район балалар китапханәсе белән берлектә “Без –Тукай оныклары” исемле шигырь бәйгесе оештырды. Бу инде беренче генә бәйге түгел. Китапханәчеләр балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр һәм төрле бәйрәмнәргә, күренекле балалар язучыларының юбилей даталарына багышлап әдәби бәйгеләр оештырып торалар.

Әлеге бәйгенең максаты кече яшьтән үк балаларда Г. Тукай иҗатына һәм китап укуга кызыксыну уяту, туган телебезгә ихтирам тәрбияләү, шулай ук китапханә һәм балалар бакчалары арасындагы элемтәне ныгыту.

Бәйрәм Г. Тукай геройлары катнашындагы әкияти тамаша белән башланып китте. Нәниләр Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән сарык, Күбәләк, Казый булып киенгән тәрбияче апаларының уенын кызыксынып, игътибар белән күзәттеләр, алкышладылар. Шәһәребез бакчаларында тәрбияләнүче 3-7 яшьлек балалар үзләренең иң яраткан шигырьләрен әзерләп килгәннәр. Катнашучылар Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының грамоталары белән бүләкләнделәр.

Балачакта тәрбиячеләр, әти-әниләр ярдәмендә өйрәнелгән әсәрләр матур хәтирә булып күңелләрдә бик озак саклана. Кече яшьтән үк бәйгеләрдә катнашып, чыгыш ясарга өйрәнгән балалар киләчәктә зур уңышларга ирешерләр, кыю, сәләтле, максатчан булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение