События

Укытучылар бәйрәм итә 08.10.2016

Укытучылар бәйрәм итә

Бүген район мәдәният йортында Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелде. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Бәйрәм котлаулар, бүләкләр белән күңелле үтте. Якташыбыз, яраткан җырчыбыз Нурзадә дә кайткан иде. Ул үзенең җырлары белән бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Мәктәпләр белән кулга кул тотынып эшләүче оешма җитәкчеләре дә килгән иде. Алар: Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борханов, ДОСААФ җитәкчесе Ринат Алиев, «Ватан» хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, «Арча АТПсы» җитәкчесе Рүзәл Гәрәев, «Западный» ширкәте хуҗасы Әгъләм Локманов. Рүзәл Гәрәев 5нче гимназия директоры Фатыйх Хәкимуллинга соңгы буын «Samsung” телефоны бүләк итте. Мәктәп автобусларының “Арча АТПсы” җәмгыяте карамагында икәнен беләбез. Шул уңайдан Рүзәл Баязитович болай дип сөйләде:

— Мәктәп директорлары белән килешеп эшлибез. Иң күп баланы без Арчаның 5нче гимназиясенә ташыйбыз. 500ләп баланы мәктәпкә, аннан өйләренә, Боз сараена, бассейнга илтәбез. Фатыйх Хәмбәлович белән бервакытта да аңлашылмаучылык килеп чыкканы юк. Алга таба да килешеп, хәвеф—хәтәрсез эшләргә язсын.

Сәхнәгә гөлләр кебек балалар сибелде. Укучылар сараеның Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге балалар бию коллективы дәртле биюләре, аллы—гөлле костюмнары белән сәхнәгә чыккан саен залда утырган укытучыларга, тәрбиячеләргә чәчәкләр сипкән кебек булды.

Бәйрәм белән Сезне, укытучы!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение