События

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында шахмат бәйгесе уздырылды 11.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында шахмат бәйгесе уздырылды

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында районыбызның ир һәм хатын–кыз пенсионерлары арасында шахмат бәйгесе уздырылды. Бәйгедә барысы 13 шахматчы катнашты. 

Уен зур оешканлык һәм тыныч шартларда үтте. Нәтиҗәдә беренче урынны Түбән Аты авылыннан Мидхәт Гайнетдинов, икенче – питомниктан Рафаэль Хәбибуллин, өченче урынны Арчадан Мәхмүт Ногманов алды. Хатын–кызлардан беренче урынны Роза Әминова, икенче урынны Римма Надершина алды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Уен Арчаның 1нче мәктәбе ашханәсендә  өстәл артында тәмамланды. Бәйгенең иганәчесе Марсель Хәлилов булды. Аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әмир Шәяхмәтов, бәйге хөкемдары

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение