События

Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды 13.10.2016

Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды

8 октябрьдә Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.

«Милли инструменталь башкару» номинациясендә «Балкашык» фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов А.С) III дәрәҗә дипломга ия булды, «Мирас» гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Гәйфуллина З.М.) бәйге-фестивальнең дипломанты булды. «Декоратив-кулланма иҗат» номинациясендә Миңлебаев Илназ, Минһаҗев Арслан, Хәбибрахманов Камил II дәрәҗә дипломга лаек булдылар (укытучылары Миннемуллин Н.Р.). Шушы ук номинациядә Шәймуллин Диаз, Әхмәдуллин Ибраһим, Волков Роман, Волков Максим, Исмәгыйлов Азат, Садыйков Айрат, Садыйков Ринат бәйге-фестивальнең дипломантлары булды (Миннемуллин Н.Р.) Җиңүегез белән котлап, яңа иҗади уңышлар телибез.

Чыганак: http://arskmedia.ru



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение