События

Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер! 16.10.2016

Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер!

“Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер”, — диеп юкка гына атамагандыр Камалиева Ләлә апабыз үзенең авыл тарихын язган китабын.

Мин шушы авылда туып үсеп, хәзерге вакытта Арчада яшәүче Вәлиева Рәйсә, ел саен җәй вакытларымны  шушы авылда үткәрәм. 9 октябрь көнне мине бик матурлап авыл халкы өлкәннәр көненә  багышлап оештырылган бәйрәмгә чакырдылар. Китапханәдә оештырылган бу бәйрәмгә исләрем китеп утырдым. Өлкән яшьтәге авылдашларым барысы да матур итеп киенеп, ашыга-ашыга бердәм булып җыелыштылар. Барысының да йөзләрендә елмаю чагыла, ә өстәлләргә карасаң сыгылып тора. Нәрсә генә юк анда! Кунаклар да берсе дә буш кул белән килмәгәннәр, барысының да берсеннән-берсе тәмле күчтәнәчләре бар. Бу бәйрәмне мәдәният йорты китапханә белән берлектә оештырган, ә сый-нигъмәтләрне алырга авыл мәчете (мулласы Загидуллин Илдар) спонсорлык ярдәме күрсәткән. Кичәдә Хәйруллина Гөлсинә апа авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне тәбрикләп үзе язган шигырьләрен укып үтте.

Бәйрәмебез төрле уеннар һәм җырлар белән үрелеп барды:  барыбыз бергә яшь вакыттагы күңелле вакыйгаларны  искә төшереп җырлашып, сөйләшеп утырдык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Китапханәче Гөлфинә Әхмәдиева шигъри юллар белән безгә берсеннән-берсе матур котлау сүзләре ирештерде.

Мин авылыбызда ак яулыклы өлкәннәребезнең барысы бергә шундый матур, көләч йөзле, ягымлы, туганчылыклы, бердәм булып җыелышуларына карап бик куандым. Мин аларның барысын да бик яратам. Минем авылда узган яшьлекчорым гел алар белән барды. Аларга һәм барлык авылдашларыма озын гомер, бәхет, шатлык, тазалык телим. Алдагы тормышларыбызда да, аллабирса, куанышып бергәләшеп яшәргә язсын.

Вәлиева Рәйсә

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение