События

Нәниләр үзләрен спортта сынады 17.10.2016

Нәниләр үзләрен спортта сынады

Физик тәрбия һәм спортны  үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла.Физик тәрбия шөгыльләренең максаты — балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәләтләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.

13 октябрь көнне Арча үзәк стадионында районның физик тәрбия шөгылен алып баручы тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар бакчалары арасында спорт бәйрәме узды. Төрле балалар бакчаларыннан 60 тан артык бала катнашты.Балалар озынлыкка йөгерү, озынлыкка урыннан сикерү буенча үз яшьтәшләре арасында көч сынаштылар. Безнең бакчадан  6 яшьлек малайлар арасында Гарипов А.А., кызлар арасында Мифтахова М.Ф. икенче урынга лаек булдылар.Җиңүчеләрне котлыйбыз!Оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Бакча мөдире Г.В. Абдрахманова.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение