|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.10.2016
Моңарчы күрелмәгән шахмат, шашка уеннары булачак!
2 ноябрьдә Укучылар сараенда балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка, шахмат уеннары матчы үткәрелә. Ашытбаш мәктәбе укучылары Арча шәһәре мәктәпләренең җыелма командасы белән очрашачак. Идея авторы – Яңа Кенәр иҗат йортының өстәмә белем бирү укытучысы, Ашытбаш мәктәбендә көрәш, шахмат, шашка секцияләрен алып баручы тренер Сөләйман Галиуллин.Уеннар иртәнге сәгать 9да башлана.
