События

“Көзге калейдоскоп 2016!” 10нчы балалар бакчасында 19.10.2016

“Көзге калейдоскоп 2016!” 10нчы балалар бакчасында

Безнең 10 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасында ел дәверендә төрле бәйгеләр, бәйрәмнэр утэ. Менә шуларның берсе, күптән түгел,”Көзге калейдоскоп 2016” булып үтте. Әти- әнилэр көзнең бар матурлыгын төрле эшләнмәләрдә(поделка), рәсемнәрдә чагылдырганнар. Ниндиләре генә юк! Сокланып карап туя торган түгел: “Көзге урман”, “Көз кызы”, “Ябалак”, “Көзге букет”, “Көзге сәгать”, “Көзге парк” һәм бик күп тагы шундый эшләнмәләр.

Үзем эшләгән төркемне аерым әйтеп үтәсем килә.Чөнки кечкенәдән җыйган, тәрбияләгән балалар белән без инде 4 елдан бирле эшлибез. Без бер тулы гаилә кебек, чөнки тәрбияче белән берлектә бар кушкан эшкә җиң сызганып эшләүче әти-әниләр бар. Алар бер бәйге турында ишетү белән берсеннән-берсе уздырып, төрле идеяләр белән безгэ эшләнмәләр ташый башлыйлар. Шушындый әти-әниләр булганда эшләве икеләтә җиңел була, балага тәрбия дә җиңел бирелә.

Аерым рәхмэтемне Ягъфәровлар белән Андреяновлар гаиләләренә җиткерәсем килә. Чөнки алар безне үз кызларыдай күреп, һәрвакыт гаилә хәлләребезне сорашып, һәрдаим безнең төркемгә, төрле өлкәдә бик ярдәм итеп торалар. Алдагы елларда да шундый тырыш, үз баласы, бакча белән кызыксынучан, ярдәмчел әти-әниләр белән эшләргә язсын. Бу теләгем барлык тәрбиячеләргә дә! Алдагы эшегездә бары тик уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим.Барыбызга да шушы хөрмәткә лаеклы эшебездә хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын дигән теләктә калам! Яңа уку елында барыбызга да уңышлар!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение