События

Җиһангирлар аллеясы ачылды 22.10.2016

Җиһангирлар аллеясы ачылды

19 октябрьдә Татарстан тарихында зур вакыйга булды  – татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очты!

– Ул Бөгелмәдә туган, Нижневартовскида үскән һәм яшәгән. Шуңа Ханты–Мансийскилар аны безнеке, дип бара. Әмма Сергей Рыжиков үзен Татарстанныкы, дип саный. Димәк, ул безнеке! – диде “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов.

Якташыбыз космоска көндезге 11 сәгать 5 минут 14 секундта очты. Нәкъ шушы вакытта Арчаның үзәк стадионында җиһангирлар аллеясына нигез салынды. Ул Сергей Рыжиковның космоска очуына һәм Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел тулуга багышланды.

– Мин Сергей Рыжиков белән 2013 елдан бирле таныш. Элемтәдә тордык. Бүген шушы минутларда аның хөрмәтенә аллея барлыкка килүе турында да хәбәрдар ул. Рәхмәтен җиткерде. Алла боерса, сезне сөендерербез, диде. Бүгенге чара турында аңа да хәбәр итәчәкбез, – диде Хәлил Гайнетдинов.

Җиһангирлар аллеясына нигез салу тантаналы төстә башланып китте. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов катнашты, хезмәт ветераны Әмир Шәяхмәтов та чакырылган иде.

– Космик корабль командиры Сергей Рыжиков белән бергә космос- ка бортинженер, Россия Герое Андрей Борисенко һәм Америка гражданины Роберт Шейн Кимброу да очты.  “Союз–МС–02” 9 минут эчендә, без тантаналы чараны үткәргән арада, инде космоста булды һәм андагы безнең өч космонавт белән очрашты. Алар яңадан җиргә ярты елдан, 2017 елның март уртасында кайтачак, – дип аңлатты Хәлил Гайнетдинов.

Җиһангирлар аллеясына нигез салуда “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардияче”ләре җитәкчелегендә Арча мәктәпләре укучылары, уку йортлары студентлары катнашты.

– Мондый чарада катнашуыбыз белән без чиксез горурланабыз, – диде Арча педагогика көллиятенең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Камила Сафина.

– Безнең бу проектны кабул итеп алып, ярдәм кулы сузган өчен Рөстәм Касыймовка, Зиннур Сәгыйтовка, оештыруда булышлык күрсәткән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранинага һәм, әлбәттә, инициаторы Хәлил Гайнетдиновка, укучыларга, студентларга зур рәхмәт, – диде әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче Социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы җитәкчесе Руслан Галәветдинов. – Бу аллеяны тагын да  киңәйтербез әле. Киләчәк буын үз геройларын белеп торсын.

Гөлсинә Зиннәтова

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение