События

Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды 23.10.2016

Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды

Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды. Ул мәктәп укучыларының фәнни техник иҗатны һәм уйлап табу эшчәнлеген үстерү максатыннан оештырылды. 

Казаннан фән эшлеклеләре, язучылар кайтты. Алар: Татарстан Республикасының уйлап табучылар җәмгыяте президенты Мөхәммәт Әюпов, “Фән һәм техника йорты” җәмгыятенең фән һәм мәгариф бүлеге началнигы, ЧУДО “Ноосфер” директоры Сергей Рыбаков, республиканың атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин, язучылар катнашты. Фән эшлеклеләре, язучылар, укытучылар фәнни техник иҗатны һәм уйлап табу эшчәнлеген ничек үстереп булу хакында сөйләштеләр. Россиягә, шул исәптән Татарстанга, районга акыллы башлар кирәк. Укучылар өч төркемгә бүленеп, практик эшләрдә катнаштылар. Алар белән “Алга” фәнни техник парк укытучылары кызыклы дәресләр үткәрделәр. Соңыннан республика күләмендәге төрле фәнни техник конкурсларда җиңүче укучыларга, укытучыларга бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://arskmedia.ru

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение