События

Наласа мәктәбендә көрәш бәйгесе узды 24.10.2016

Наласа мәктәбендә көрәш бәйгесе узды

22 октябрь көнне Наласа мәктәбе базасында Арча районы беренчелегенә көрәш бәйгесе узды. Районның 15 мәктәбеннән килгән 2004-2005 елгы 72 үсмер көрәшче бу көнне “Игенче” ширкәте призы өчен көч сынашты.

9 төрле үлчәү авырлыгындагы көәршәтә җиңүчеләр һәм приз яулаучылар түбәндәгеләр:

24 килограммга кадәр:

1 урында Булат Габделәхәтов (Яңа Кенәр);

2 урында Тимур Константинов 9Иске Чүриле);

3 урында Нияз Хәсәнов (Курса Почмак);

28 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында:

1 урында Таһир Кәримов (Шушмабаш);

2 урында Риназ Гыйльмуллин (Апаз);

3 урында Әлфис Һидиятуллин (Иске Чүриле);

32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында Булат Фәйзуллин (Шурабаш);

2 урында Эльмир Хафизов (Курса Почмак);

3 урында Айрат Әхмәдуллин (Иске Чүриле);

36 килограммга кадәр авырлыкта:

1 урында Илдар Гобәйдуллин (Шушмабаш);

2 урында Денис Колодяжный (Иске Чүриле);

3 урында Әмир Мәҗитов (Апаз);

40 килограммга кадәр авырлыкта:

1 урында Динияр Моратов (Арчаның 3 нче мәктәбе);

2 урында Илсаф Хәбибуллин (Яңа Кенәр);

3 урында Сәйдәш Әхмәтханов (Курса Почмак);

44 килограмм авырлыкта:

1 урында Илшат Сафиуллин (Носы);

2 урында Ильяр Нәҗметдинов (Наласа);

3 урында Илсаф Әхмәтҗанов (Яңа Кенәр); Василий Улыксанов (Шурабаш);

48 килограмм авырлыкта:

1 урында Рәдис Закиров (Утар Аты);

2 урында Сәгыйть Вәлиев (Утар Аты);

3 урында Альмир Димов (Иске Чүриле); Илназ Хәйретдинов (Шушмабаш);

52 килограммга кадәр:

1 урында Михаил Иванов (Арчаның 3 нче мәктәбе);

2 урында Айдар Фәйзрахманов (Хәсәншәех);

3 урында Динар Габбасов (Ашытбаш);

52 килограммнан югары:

1 урында Ирек Шәмсетдинов (Наласа);

2 урында Илсаф Хөснетдинов (Курса Почмак);

3 урында Ядкәрь Гафуров (Наласа).

Җиңүчеләр һәи призлы урыннар яулаучылар медальләр, грамотлалар һәм бәйгенең иганзчесе – “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдиновның акчалата бүләгенә ия булды. Шулай ук иганәченең бүләгенә ярышның иң яшь катнашучылары – Рафил Абдулзалиев (Арчаның 3 нче мәктәбе), Әмир Минһаҗев (Иске Чүриле балалар бакчасы) та лаек булды.

Командалар арасында 1 урынны Арчаның 3 нче мәктәбе, 2 урынны Шушмабаш мәктәбе, 3 урынны курса Почмак мәктәбе бүлеште.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение