События

Арча районы Иске Ашыт мәктәбендә уңыш бәйрәме узды 25.10.2016

Арча районы Иске Ашыт мәктәбендә уңыш бәйрәме узды

Иске Ашыт мәктәбе укучылары  быел да уңыш бәйрәмен ныклап әзерләнеп көтеп алдылар. Алар көз турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Табышмакларга җавап эзләде. Балалар фантазиягә бай бит. Хыялларын эшкә җигеп, серле дә, көлкеле дә персонажлар иҗат итеп, бәйрәмгә күркәмлек өстәде.

Бу матур чарага  авылыбызның тырыш игенчеләре — яшь агроном Халиуллин Рәмзил, комбайнчы Зиатдинов Илсур, механизаторлар Гарипов Ирек, Салихҗанов Рамил чакырылды.  Алар хезмәттәге уңышлары белән уртаклаштылар, яшь буынны тырышып укырга, киләчәктә авылыбызның  хуҗалары булырга чакырдылар.  Балалар чын күңелдән «Уңыш җый», «Яфракны танып бел», «Яшелчәне беләсеңме?» конкурсларында ярышты. Үзләре ясап алып килгән эшләрен яклады. Ярыш җиңүчесез булмый инде ул. “ Иң уңган  Сөмбелә” — Гыймадиева Рәзинә, “Иң назлы Сөмбелә” – Борханова Чулпан, “Иң гүзәл Сөмбелә” – Газизова Илсинә, “Иң тырыш Сөмбелә”  – Файзрахманова Ризәлә дип табылды.

Көзге муллык бәйрәменең «Йөзек кашы» – күргәзмә. Монда нинди генә төр геройлар юк! Урманнан кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да килгән! Шундый да оста, искитмәле зәвык белән эшләнгән әйберләр. Әйтик, ташбака – кабактан, җылы якның жирафы – кишердән, аю – бәрәңгеден, вертолет–кабачкидан. Яшелчә, җиләк – җимешләрдән  иҗат ителгән көзге сурәтләр күз явын алып тора.

Соңыннан истәлеккә күмәкләп фотога да төшелде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение