События

Арча районы Үрнәк авыл җирлегендә 26.10.2016

Арча районы Үрнәк авыл җирлегендә

Үткән җомгада Үрнәк авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашында күчмә киңәшмә булды.

Район авыл җирлеге башлыклары ныклап төзекләндерелгән Лесхоз, Казанбаш мәктәпләрендә, яңа төзелгән Үрнәк балалар бакчасында булдылар,  үзара салым акчасына төзелгән Түбән Пошалым балалар бакчасы уен мәйданчыгын, юлларны карадылар. Үз җирлегеңдә эшне тагын да яхшырту өчен башкаларда да булырга, уңай күренешләрне күреп, фикер туплап кайтырга кирәк шул.

Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров, завуч Фирая Гайнанова шулкадәр оста итеп мәктәп уңышлары белән таныштырды, коллективның көчен тоеп, эшләренә сокланып йөрдек. Мәктәпнең үзенчәлеге шунда: балалар урман хуҗалыгы белән дә шөгыльләнә. Алар экология, урман хуҗалыгы буенча Россия күләмендәге җиңүләре белән горурлана. 11 сыйныф укучысы Марат Зиннәтов Казансу елгасының башлангыч өлешендәге су сыйфаты турында тулы бер фәнни эш әзерләгән. Үзенең хезмәте турында рус телендә шундый оста итеп сөйләп күрсәтте, завуч Фирая Нәкыйповна түзмәде, безнең мәктәптә  менә нинди бриллиантлар үсә, дип кочаклап алды. ОБЖ, хезмәт укытучысы Рәис Фәйзрахманов юл хәрәкәте яшь инспекторлары, агач эше, физкультура укытучысы Илдар Шакиров туризм өчен мәктәптәге мөмкинлекләр, уңышлар белән таныштырды.

Үрнәк балалар бакчасы мөдире Һиндия Шәяхмәтова:

— Кеп–кечкенә авыл йортыннан шундый зур, якты, заманча бинага күчүебезгә шатланып бетә алмыйбыз, — дип сөйләде.

Бина эчендәге биеклекне, заманча янгын куркынычсызлыгы мөмкинлекләрен, техник җиһазларны, кер юу, үтүкләү машиналарын, идәндәге келәмнәрне, йокы бүлмәсен, урамдагы уен мәйданчыгын “нинди шартлар!” дия–дия кызыксынып карадык.

Казанбаш мәктәбенең хәрабә бер корылмадан ныклап төзекләндергәннән соң заманча бер бинага әверелүе шаккатырлык иде. Директоры Рамил Мөхәммәдьяров үзе карап торып эшләтте, диделәр. Алар, республикада төзекләндерелгән мәктәпләр арасында 3нче урынга лаек булып, шактый күләмдә премия алу бәхетенә иреште.

Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов халыктан җыелган үзара салым акчасына эшләнгән юлларны, янгыннар булган очракта су алу өчен ясалган гидрантларны, Түбән Пошалым бакчасы уен мәйданчыгын күрсәтте. Берәүләр 100–200 сум җыйганда, алар быел үзара салым акчасын һәр хуҗалыктан 500 сум җыя алган. Сәбәбе — алдагы елларны эшләп күрсәттек, диләр. Үзара салым акчасын укытучылар җыеп, банкка тапшырулары шулай ук ышаныч тудырган. Быел үзара салым акчасына Түбән Пошалым, Үрнәк, Көтек, Казанбаш авылларына 5 километрга якын юл салынган, Күлтәстә карт агачлар киселгән, Урта Пошалым зиратын коймалап алырга тотынасылар. Таш салынган юллар әйбәт килеп чыккан. Технологиясен болай аңлаттылар:

— Авыл урамнарын Балтач “Агрохимсервис” ширкәтенең юл бригадасы грейдер белән кырдырып, ян–якларын чокырлап, ком, таш салып, пресслап, каток белән тигезли, икенче елны өстенә вак таш салып катоклый.

Соңыннан киңәшмә булды. Сеҗе, Иске Чүриле, Кәче, Шушмабаш авыл җирлекләре башлыклары Гөлфия Гыйбадуллина, Гөлнара Заһидуллина, Тәлгать Закиров, Вәзир Сәгыйтов халыктан үзара салым җыю һәм тоту буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Фикер бер: үзара салым акчасын никадәр күбрәк җыйсаң, шуның кадәр яхшырак. Чөнки дәүләт 1 сумга 4 сум өстәп бирә.  Дәүләт, бирәм, дип торганда алып калырга кирәк. Бигрәк тә баткак юллардан арыну өчен менә дигән мөмкинлек! Әнә кайбер авылларда, урамга асфальт җәйдерәбез, үзара салым акчасын кызганмыйбыз, дип әйтәләр, ди.

Румия САТТАРОВА

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение