![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы ярышы узды
24 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы буенча Татарстанның профессиональ белем бирү уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары булып узды.
Бу ярышларда: Әтнә, Саба, Кукмара, Арча районнарыннан 5 кызлар һәм 6 егетләр командалары катнашты. Арча педагогия көллияте кызлары Алсинә Якупова, Татьяна Иванова, Айгуль Габдрахманова составында чыгыш ясадылар һәм барлык көндәшләрендә җиңеп беренче урынны яуладылар. Егетләр командасы: Динар Хисматуллин, Финат Хәбибуллин, Рәсүл Арсланов составында өченче нәтиҗәне күрсәтте.
Кызлар командасы февраль аенда финал ярышларында катнашачак.
Чыганак: http://arskmedia.ru/