События

Яңа Кенәрдә күчмә утырыш узды 28.10.2016

Яңа Кенәрдә күчмә утырыш узды

Бүген район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Яңа Кенәр авыл җирлегендә утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Утырышта катнашучылар Яңа Кенәр иҗат йортында, балалар бакчасында, мәктәптә булдылар, педагогларның балаларга нинди патриотик тәрбия бирүен карадылар. Мәгариф учреждениеләрендә булганнан соң балаларны тәрбияләү буенча күп эшләнгәненә инанасың. Бу хакта Любовь Осина да әйтеп үтте.

— Балаларны патриотик рухта тәрбияләү буенча күп эшләнә, әмма эшләп  бетермибез, — диде ул. — Балалар арасында җинаятьчелек артты.

Тәрбиянең тагын да үтемлерәк юлларын эзләргә кирәк иде. Авыл җирлекләре башлыкларына бу хакта уйланырга җирлек бар.

Чыганак: http://arskmedia.ru/










Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение