События

Носы мәктәбендә Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр 29.10.2016

Носы мәктәбендә Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

Носы мәктәбендә галим, шагыйрь Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Очрашуга юбиляр җәмәгате Дания ханым белән кайтты. Кунакларны мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов, укытучылар һәм укучылар ипи—тоз белән каршы алдылар.

Коллектив шундый җылы очрашу әзерләгән. Мәмсә егете Рифат 5—8 сыйныфларны Носы мәктәбендә укыган. Ул үзенең туган мәктәбенә, балачагына кайтты. Хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде. Балалар, укытучылар шулай ук тулы бер программа белән чыгыш ясады. Рифат Җамал якташларына яңа гына табадан төшкән китапларын бүләк итте.

— Мин дә нәкъ сезнең кебек идем, — дип дәште юбиляр балаларга.

Очрашу турында киңрәк итеп район газетасында язарбыз.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение