События

Арчаның 2 нче бакча балалары әби-бабайларга бәйрәм бүләк итте 31.10.2016

Арчаның 2 нче бакча балалары әби-бабайларга бәйрәм бүләк итте

Татар  халкының  борынгыдан  килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе – өлкәннәргә ихтирам,  хөрмәт тәрбияләү. Татар гаиләсендә  һәр өлкән кешенең үз урыны булган.  Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре бик күп  мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.

Мәктәпкәчә чор –  әти-әни, әби-бабай, туганнарга  мәхәббәт тәрбияләү өчен иң уңай вакыт. Нәкъ менә шушы чорда иң әһәмиятле әхлакый сыйфатлар формалаша да инде. Шуңа күрә әти-әниләрнең төп бурычларының берсе – балаларда өлкән буынга хөрмәт, ихтирам хисләре, ихлас ярату тойгылары уяту.  Бүген бу мәсьәлә һәркемне уйланырга мәҗбүр итәдер дип уйлыйм мин. Чөнки бүгенге буын баласына өлкән буын белән  аралашу җитми. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары белән таныштырырга кирәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыра.  Әти-әнигә, әби-бабайга  мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный. Менә  шуңа күрә дә без балалар бакчасында әби-бабаларыбыз тәрбиясен, халык педагогикасының алыштыргысыз кыйммәтен чын күңелебездән югалтмаска тырышабыз. Әти-әниләргә балалар тәрбияләгәндә әби –бабаларыбызның тәрбия ысулларын, үгет-нәсыйхәтләрен, әйтемнәрен, ырымнарын, мәкальләрен кулланырга киңәш итәбез. Безнең 2нче номерлы балалар бакчасында  ел саен өч буын арасында дуслык, татулык мөнәсәбәтләрен  ныгытырдай, өлкәннәргә зур хөрмәт тәрбияләргә этәргеч булырдай “Әбиемнең күңел  сандыгы”, “Әби-бабайларны  хөрмәтлик” дип исемләнгән бәйрәм кичәләре үтә. Бу очрашулар вакытында балалар үзләренең әби-бабалары белән горурланалар, ә өлкән буын вәкилләре үзләренең  оныклары өчен  канәгатьлек хисләре кичереп, сөенеп утыралар. Аларның үзләрен кирәкле итеп тоюларын, эчке бер рәхәтлек алуларын күрү – безнең өчен дә зур шатлык була.

Ә менә быел Өлкәннәр көне  уңаеннан  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар  белән  өлкәннәр  һәм  инвалидлар  йортына  хәйрия  концерты белән бардык. Анда  безне  бик  җылы каршы алдылар. Балалар  бу йортта тәрбияләнүче әби-бабайларны матур концерт программасы  белән  куандырдылар: җырлар  җырладылар, шигырьләр  сөйләделәр, заманча  биюләр  башкардылар, үз  куллары белән  ясаган  бүләкләр  тапшырдылар. Балаларның  һәр  чыгышын  өлкәннәр  алкышларга  күмде. “Балаларның  чыгыш  ясавы  безгә зур шатлык!” – дип  кабатладылар алар.  Кыска  вакытка  гына  булса да әбиләр-бабайлар үзләренең проблемаларын, борчуларын онытып тордылар кебек  тоелды безгә. Шулай итеп балалар бик игелекле эш эшләделәр: өлкәннәргә  җылылык  һәм  игътибар  бүләк иттеләр.

Гөлүсә Галиәхмәтова, 2нче балалар бакчасы  тәрбиячесе

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение