События

Үрнәктән Камалетдиновлар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләнде 01.11.2016

Үрнәктән Камалетдиновлар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләнде

Октябрь аенда Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә  “Әти-әниләрнең милли ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган конкурска йомгак ясалды. Шунысы куанычлы — Россия күләмендә узган конкурста безнең районнан да җиңүче гаилә бар. Ул — Үрнәктә яшәүче Камалетдиновлар гаиләсе.

Әлеге “Гаиләнең бәхетле мизгелләре” Интернет фотоконкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында барды һәм хезмәтләр өч төрле номинациядә бәяләнгән. Камалетдиновлар гаиләсенең бәхетле мизгелләрен — гаиләнең бергә җыелышып кул эшләнмәлре ясаган кич утыруны чагылдырган фотосурәт “Гаилә традицияләре” номинациясендә 1500 хезмәт арасында 1 урынга лаек булган! Гаилә башлыгы өлкән кызы белән Мәскәү кадәр Мәскәүгә барып бүләк алып кайткан!

Алсу һәм Илгиз Камалетдиновлар 3 бала үстерә. Ике кыздан соң көттереп дөньяга килгән төпчекләре — 5 яшьлек Ильяс Үрнәк балалар бакчасына йөри. Алсу үзе дә шушы бакчада эшли. Гаиләне кул эшләнмәләре, сувенирлар ясауга тарту да аның хезмәт җимеше. Аның кул җылысы аша үткән эшләнмәләр балалар бакчасын да бизи. Күптән кулы нәрсә дә булса эшләргә “кычытып” торган Алсу бу өлкәдә хезмәтен үз бакчаларын ямьләндерүдән башлаган дисәң дә ялгыш булмас: иске табак, лпастик шешә, чуерташлар, тагын башка күп кенә чүпкә ташланасы әйберләр аның кулы аша үтеп тиз арада бакчаны ямьли башлаган. Кышкы озын кичләрдә, вакыты янга кала башлагач ул бу хезмәткә иркенләп бирелә. Аның пластик шешәдән ясаган павлин кошларын, попугайларын беренче карашка җансыз икәнлеген белмәсәң, чын дип тә кабул итәргә мөмкин. Әни кеше янына әкренләп балалар җыела башлый. Әтиләре Илгиз дә, баштарак читтә йөрергә тырышса да, шундый матурлыкны күргәч читтә кала алмый. Хәзер шөрепләргә беркетү, чыбыклар белән урау кебек эшләр аның өстендә. Ә Ильяс – һәркемнең ярдәмчесе. Гаилә бергә җыелып хезмәткә тотынса, Ильяс әле берәүгә, әле икенчесенә булышып алҗып бетә.

fam-trad-01Бу сәләте Алсуга әнисеннән күчкән. Әнисе кызы гаиләсенә кунакка килгәч әле дә яратып башкарган шөгыль ул ана белән кызның. Куллары эшли, серләр бушатыла, киңәшләр бирелә — берничә куянның койрыгы бергә тотыла да куя!

Бүгенге вакыт җитмәүгә, тормыш авырлыгына зарланган заманда шундый фанатлар яшәве — һәркем өчен үрнәк! Һәр гаиләнең шундый рухтагы бәхетле мизгелләре күп булса иде ул.


Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение