События

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды 01.11.2016

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды

“Казан арты” тарих–этнография музеенда Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды. Аны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов алып барды.

“Каурый каләм”леләр соңгы вакытта бик актив иҗат эшчәнлеге башлап җибәрделәр. Район җитәкчеләренең аларга һәрчак ярдәм итәргә әзер торулары да моңа зур этәргеч ясады.

Шушы араларда үзешчән шагыйрьләребез күрше Биектау, Кукмара, Әтнә районнарында булып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Алдагы көннәргә планнары – Балтач, Саба районнары иҗатчылары белән очрашу.

– Бу ел районда әдәбиятчылар өчен бик бай булды. Китапларны тәкъдир итү кичәләре күп оештырылды. Күрше районнарга барып тәҗрибә уртаклашуыгыз да игътибарга лаек, – диде Рамил Мөхетдинов. – Иҗат белән шөгыльләнүче яшьләрне, балаларны да үз арагызга тартырга, моның өчен мәктәпләр, педагогика көллияте белән элемтәгә керергә, очрашулар оештырып, аларны да монда чакырырга кирәк. Әдәбият һәм мәдәният эшен берләштерү дә уңай нәтиҗә бирәчәк. Бүгенге көндә сценарийлар язучылар юк. Сез дә үз тәкъдимнәрегезне кертә, мәдәни чараларда катнаша аласыз.

Очрашуда “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова чыгыш ясады, күрше районнардагы иҗатчылар белән очрашулардан алган тәэсирләре, аларның уңай тәҗрибәләре белән уртаклашты.

– Аларда да иҗат берләшмәләре бар. Кайсында көчле, кайсында, киресенчә, баш калкытып кына килә. Әтнәдә иҗат итүче яшьләр күп. Биектауда радиода махсус сәхифә булдырып, даими рәвештә үзешчән шагыйрьләр белән таныштыру, аларның шигырьләрен укуны оештырганнар. Кукмарада район редакциясе каршында  “Салават күпере” әдәби берләшмәсе эшләп килә. “Ак калфак” район оешмасы, китапханә, мәгариф, мәдәният идарәләре белән берлектә һәм тыгыз элемтәдә, – диде ул үзенең чыгышында.

Биектау районында очрашуда шул якта туып–үскән, әле дә араларны өзмичә ярдәмен күрсәтеп торган Данияр Хәбриев (Әбри Хәбри) та катнашты, Ул Татарстанның безнең төбәк районнары үзешчән әдәбиятчыларын туплап, Тукай яшәгән Арча ягында фестиваль үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим кертте.

Мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсендә уңышларга ирешкән укучылар һәм яшьләргә ел да районның Гариф Ахунов исемендәге премиясе тапшырылып килә. Премия алучыларның барысы да аңа лаекмы? Бүләк алганнан соң да алар иҗат белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләрме? Бәлки, ул бүләкне бирүне өч, биш елга бер үткәрергә һәм географияне дә киңәйтергә кирәктер? Эшлекле сөйләшүдә әнә шул хакта да сүз булды.

Моннан тыш “Каурый каләм”леләр иҗатын чагылдырган газета, Арча радиосында әдәби сәхифә чыгару, әдәби бәхәсләр оештыру, тәнкыйть төркеме булдыру турында да сүз алып барылды.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение