События

Нәни Сөмбеләләр ярышты 02.11.2016

Нәни Сөмбеләләр ярышты

Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә билгеләп үтелә. Сөмбелә башак дигән сүз ул. Бу вакытта инде уңыш җыелып беткән, көзге чәчү дә тәмамлап киләләр. Уңыш кибәннәргә куелып, амбар-келәтләргә тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә кереп күңел ача. Бәйрәмнең хуҗабикәсе — Сөмбелә исемле алтын сары толымлы кыз. Кызлар аңа алтын башаклардан Сөмбелә толымы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан.

Шушы уңайдан Арча сәнгать мәктәбендә “Нәни Сөмбелә” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә район һәм авыл бакчаларыннан 20 нәни Сөмбеләбез чыгыш ясады. Алар үзләре белән таныштырды һәм иҗади яктан оста итеп үзләрен танытты. Һәр Сөмбелә үзенчә матур, сәләтле, ягымлы, оста. Аларга карап шатланып һәм горурланып утырдык.

Бәйрәм бик күңелле, кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрелде. Әкияттән  кунакка килгән Карлсон балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Бәйгедә катнашкан бер бала да бүләксез калмады. Аларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Безнең Наласа балалар бакчасыннан Язгөл Мөхетдинова  “Ялкын Сөмбелә” исемен алды.

Бәйгене оештыручыларга һәм алып баручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Эшегездә зур уңгышлар, сәламәтлек телибез.

Римма Хөсәенова,

Наласа балалар бакчасы тәрбиячесе

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение