События

Арчада узган җомга киче күңелле булды 07.11.2016

Арчада узган җомга киче күңелле булды

Авыл жирлекләре арасында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән иҗат концертлары старт алды. Узган җомгада Арча мәдәният йортында Ташкичү авыл җирлегенә кергән ун авыл үзешчәннәре, аларның да иң–иңнәре, чыгыш ясады.

Көзгә керү белән Арча мәдәният йорты сәхнәсенә татар эстрадасы артистлары явы башланды. Көн дә концерт һәм көн дә, исең китәрлек, зал тулы тамашачы. Ә менә үзебезнекеләр чыгышын карарга килүче аз булды. Һәм ялгышты. Чөнки үзешчәннәр дә артистлардан бер дә кимен куймады. Бәлки, беренче концерт булганга арчалар белеп бетермәгәндер? Исегездә тотыгыз, шушы көннән башлап һәр атна җомга көнне “Җомга көн кич белән” дигән иҗат концертлары булачак. Бушка. Срприз да бар – үзешчәннәр белән беррәттән шул төбәктән чыккан эстрада артистлары да чыгыш ясаячак.

Ташкичү авыл җирлеге чыгышы кул эшләре күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Анда Гүзәлия Хәкимованың кәгазьдән һәм бисердан ясалган чәчәкләре, Рамил Мәгъсүмовның тимер эшләнмәләре, Айзилә Фәйзрахманованың чигелгән картиналары  куелган, алар янында Мәмсәдән Резеда Зәйнуллинаның икмәкләре, пешкән ризыклары урын алган иде.

– Иске Ашыт мәктәбендә Руфина Галиева, Ашытбаш мәдәният йортында Гөлгенә Абдуллаҗанова җитәкчелегендә оста куллар түгәрәкләре эшләп килә. Анда балалар бик күп нәрсәгә өйрәнә, – диде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.

Аннан концерт башланды. Башта ул “тоныграк” барган кебек тоелса, тора–бара сәхнәдәге тамаша кызганнан–кызды. Шунысы игътибарга лаек, җирлеккә кергән ун авылның берсе генә дә читтә калмаган. Ә аларның барысын бергә туплап бер концерт оештыру искиткеч зур хезмәт. Яшьләр генә түгел, ветераннар, балалар да үз талантларын күрсәтте ул көнне. Иске Ашыттан укучы Руслан Әхмәтшин, Кыснадан сәхнә ветераны Рәшит Шәвәлиев җырлауларын тамашачы көчле кул чабулар белән бәяләде. Яшь кенә булса да, Руслан үзен сәхнәдә бик иркен тота. Ә Рәшит абыйның матур тавышы яңгырап тора.

Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина җитәкчелегендәге “Өммегөлсем” фольклор ансамбленең “Кодалар төшерү” күренеше күңелле генә килеп чыкты. Өлкәннәр яшь чакларын искә төшерсә, яшьләр өчен ул үзенчә кызык. Шуннан ук “Умырзая” бию төркеме башкарган керәшен халыклары биюе бик ошады. Бәйрәм кунаклары Шәүкәт Вәлишин (җырчы, нәфис сүз остасы, гармунчы, шигырьләр дә иҗат итә), Фәрит Әхмәтов  (Иске Ашытта туып–үскән, озак еллар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы инженер булып эшләгән, лаеклы ялда булуына карамастан, шунда хезмәтен дәвам итә) чыгышларын да Арча тамашачысы яратты. Иске Кенәрдән Лилия Вәлиуллова җырлавы да берәүне дә битараф калдырмады. Гомумән, һәр чыгыш үзенчә матур, аларның һәрберсен санап китеп булмый.

Концертны Талия Сабитова белән Айгөл Фәйзрахманова алып барды.  “Ярдәмгә” Иске Ашыт халык театры артистлары Зөлфия Фәтхуллина, Гөлсинә Халикова килде. Аларның геройлары – авыл карчыклары Маһирә белән Хупҗамал күңелле чыгышлары белән концертны тулыландырып, ямьләндереп җибәрде, тамашачыны көлдерде. “Шаярыгыз, көлегез, тормыш шулай күңелле, белегез”, – дип тәмамладылар концертны Хупҗамал белән Маһирә, ягъни Гөлсинә белән Зөлфия.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение