События

Арчада балалар бакчасыннан ук уен-йолаларны белеп үсәләр 05.11.2016

Арчада балалар бакчасыннан ук уен-йолаларны белеп үсәләр

Кунакчыллык, чисталык, кешелеклелек – татар халкының иң күркәм сыйфатлары.  Кәче балалар бакчасында уздырылган “Каз өмәсе”  моның ачык мисалы. Өмәдә зурлар төркеме бик актив катнашты, кечкенәләр дә сынатмады.

“Каз өмәсе” казлар булып киенгән балаларның чыгышлары белән башланып китте. Талгын гына татар халык көенә кызлар көянтәләренә чиләкләр асып залга керде. Түшкәләрне алларына алып, каз йолкыган рәвеш китерделәр, үзара сөйләштеләр, көлештеләр. “Без-без идек” дигән уен да уйнадылар. Гореф-гадәтләр буенча “Каз өмәсе”нә егетләр дә килде.  Алар эш турында мәкаль-әйтемнәр алып килгәннәр,  кызларның белемнәрен сынап карадылар. Бергәләшеп “Ефәк элдем читәнгә” җырлы-биюле уен уйнадылар. Егетләрне бәлеш белән дә сыйладылар. “Каз өмәсе” җыры бәйрәмне тулыландырды. Төрле-төрле җырлар, уеннар белән чара үрелеп барды. Бик күп төрле биюләр башкарылды. Татар, рус халык биюләре, “Уенчыклар”, “Дуслык”, “Кулчатырлар”, “Гөмбәләр”, “Шарлар белән”, “Эх, алмасы” биюләре килешле килеп чыкты.  Кечкенәләр башкаруындагы “Матрёшкалар” биюе белән “Каз өмәсе” тәмамланды.

Ә чиратта – көзге ярминкә! Ярминкә “Татар халык ашлары”  исеме белән үткәрелде. Әниләр үзләренең аш-суга осталыклары белән   шаккаттырдылар. Ярминкә кайнар чәй һәм коймак белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашкан, уздырырга ярдәм иткән әти-әниләргә, хезмәттәшләремә зур рәхмәтемне белдерәм.

Флера Җәләлетдинова, тәрбияче

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение