События

Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде 09.11.2016

Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде

Арча районы күренекле шәхесләргә бик бай. Алар безнең горурлыгыбыз. Танылган шагыйрьләр һәм прозаиклар белән беррәттән исемнәре дәреслекләргә кертелмәгәннәре дә күп. Безнең арада аларның җимешләрен барлап, саклап торучылар бар. Күптән түгел дөнья күргән 3 томлы хрестоматияне чыгаруга алар күп көч куйган. 

Китапларны чыгаруга зур өлешләрен керткән район башлыгы Илшат Нуриевка, “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга, музей җитәкчесе Ришат Камаловка, аның урынбасары Шәфигулла Гариповка безнең арабыздан мәңгелеккә киткән авторларның балалары, туганнары исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Әсәрләр яшь буында туган якка мәхәббәт уятуга зур өлеш кертер, дип ышанам.

Зур ихтирам белән Рәисә Насретдинованың кызы Наилә Галимуллина.

Яңа Кырлай

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение