События

Арчада полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте 09.11.2016

Арчада полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бүген Арча мәдәният йортында Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иң мактаулы хезмәткәрләргә район башлыгы Илшат Нуриевның рәхмәт хатларын тапшырды.

– Сез намуслы хезмәтегез белән генә халык ышанычын яулый аласыз. Кешеләргә карата якты йөзле булыгыз, сезгә мөрәҗәгать иткән һәрберсенә  ярдәм итәргә тырышыгыз, – диде Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев. – Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Сау–сәламәт булыгыз.

Ул алдынгы хезмәткәрләргә мактау грамоталары, күкрәк билгеләре тапшырды.

Соңыннан Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары зур концерт куйды. Һәрберсенең чыгышы полиция хезмәткәрләренә бәйрәм котлавы булып яңгырады.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение