События

Арчада II Халыкара фәнни-практик конференция узды 12.11.2016

Арчада II Халыкара фәнни-практик конференция узды

Миллилекнең үрнәге син, Арчабыз

Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү II Халыкара фәнни-практик конференция кунакларын кабул итте.

86 еллык тарихка ия уку йорты элек-электән чын милли кадрлар әзерләп чыгарган һәм шул дәрәҗәсенә бүген дә тугры калып көн итә. 2013 елда ул лаеклы рәвештә милли кадрлар әзерләү статусын ала. “Бу статус безгә яңа мөмкинлекләр ачты, көллият каршында гимназия сыйныфлары эшли башлады”, — ди директор Гөлнара Гарипова. “Рухи тәрбия контекстында милли-мәдәни компонент” темасына багышланган конференция көллияткә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган иде. Тукай исеме көллияткә 1946 елда, шагыйрьнең тууына 60 ел тулган уңайга бирелгән, ләкин ниндидер сәбәпләр белән документлар уку йортына кайтып җитми. 10 ел элек көллиятнең эзтабарлары Милли архивтан эзләп таба ул документны.

Бүгенге конференциягә 250дән артык кеше катнашырга теләк белдергән, 180 кеше катнашты. Чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр чит илдән дә шактый булган. Тик фән кешесенең үз мәшәкатьләре, килә алмаганнар видеоязмаларын юллаган. Милләтәшебез, бүгенге конференция кунагы Лилия Касерта Америкада үзе эшләгән Мичиган штатындагы Феррис исемендәге дәүләт университеты турында, студентлар белән толерантлык- ка багышланган әңгәмәләр, үзләрендә эшләп килүче музей эшчәнлеге турында сөйләде. Киләсе елның февраль аенда әлеге университет белән Арча педагогика көллияте арасында хезмәттәшлекнең бер үрнәге булып стажировка планлаштырыла: Америка укытучылары безгә киләчәк.

Чит ил вәкилләреннән шулай ук Кытайдан килеп КФУның 4 курсында белем алучы студентлар бар иде. Үзләрендәге баш киемнәренең һәм ит ризыкларының үзенчәлеге, охшаш яклары турында кызык- лы гына чыгыш ясады алар. Мәсәлән, бер генә мисал, кытайлыларның гаиләлеме яисә ялгызмы икәнлеген белү өчен башларындагы түбәтәйгә бер күз ташлау җитә икән — әгәр егет өйләнмәгән булса, бадәм (чигелеш үрнәге) берәү генә була, өйләнгән икән — икәү чигелә, ә туташлар түбәтәйгә бер, ханымнар ике роза чәчәге беркетеп куя.

“Төрле милләт вәкилләренең һәм дөньяның төрле җирләрендә яшәүче милләттәшләребез, галимнәрнең  мондый рухта очрашулары Бөтендөнья фән дуслыгы көненә билгеләп узган чорга туры килүе дә игътибарга лаек, — дип билгеләп узды КФУ доценты. ТР мәгарифне үстерү институтының кафед- ра мөдире Рәсимә Шәмсет- динова. — Арча — милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап яшәүче үзәк. Ә биредәге көллият Габдулла Тукай исемен лаеклы йөртергә тиеш. Минем өчен һәрвакыт иң биек трибуна булып Арча педагогика көллияте трибунасында чыгыш ясау. Биредән чын укытучылар, тәрбиячеләр чыга”.

Быелгы уку елында мәктәп- ләргә сөйләм телен үстерү, укучыларны тәрбияләү һәм тел-стилистик чараларны үз эченә алган министрлык тарафыннан яңа басылган дәреслекләр таратылган. КФУ доценты Рамилә Сәгъ- диева дәреслекләрдәге мисалларның уңайлылыгын, укыту процессында балаларга аңлаешлы мисаллар китереп сөйләде. “Татар телен яратып укыткан укытучылар гына балага милли белем дә, тәрбия дә бирә ала”, — диде ул.

Конференциянең пленар өлешеннән соң мөгаллимнәр, тел белгечләре миллилекнең мәктәпкәчә, һөнәри белем бирү, өстәмә белем бирүдә, түгәрәкләр, аерым фән дәресләрендә, музей эшчәнлегендә кулланылышына багышланган темаларны киңрәк планда уртага салып сөйләшүне, тәҗрибә уртаклашуны 8 секциядә дәвам итте.

Розалия Зиннәтова

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение