События

Арча районы Ташкичү мәктәбе укытучылары Казанда Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә катнашты 14.11.2016

Арча районы Ташкичү мәктәбе укытучылары Казанда Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә катнашты

11 ноябрь көнне Казан шәһәренең Милли Дәүләт музеенда “Тукай һәм Мәрҗан” исеме астында Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе узды. Кичәдә Рәзил Вәлиев, М.Галәүнең тормышын, иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган Флера Ганиева, М.Галәүнең оныгы Олег Надир улы Галәветдинов, аның кызы Анастасия Олеговна Галәветдиновалар белән беррәттән Ташкичү мәктәбе директоры Илгиз Гыйбадуллин һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары М. Гарифжанов та катнашты һәм М.Галәүнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү турында чыгыш ясадылар.

12 нче ноябрь көнне кичәнең икенче өлеше Ташкичү төп мәктәбендә узды. Олег Надирович һәм Анастасия Олеговна бабалары Галәветдиннең кабере янында булдылар, төп нигезнең урынын карадылар, мәктәп коллективын бабайлары Мәхмүт Галәүнең архивы, аның соңгы көннәрен тасвирлаган документлар белән таныштырдылар. Ә мәктәп коллективы кунакларга язучы бабаларына багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Кичәнең ахырында Мәхмүт Галәүнең тормыш юлы, иҗаты, авыл тормышы, андагы үзгәрешләр турында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды, мәктәп музее, авылның элеккеге һәм хәзерге тормышын чагылдырган фотоальбомнар каралды. Олег Надирович һәм Анастасия Олеговна кабат кайтырга вәгъдә бирделәр, мәктәп кысаларында М.Галәү туганнары белән очрашу оештыру турында планнар корып киттеләр.

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение