Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча районы көрәшчеләре Казаннан уңышлар белән кайтты
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Төрле шәһәр һәм районнардан 42 команда катнашты. Көрәшчеләр 10 үлчәү категориясендә бил алышты.
Ярышны ачу тантанасында юбиляр көрәшче шәхесләребезне котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында Арчадан Таһир Лотфуллин бар иде. Ул – озак еллар көрәшчеләр әзерләгән “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры. Таһир Лотфуллин 60 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Арча районы данын менә кемнәр яклады: Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов (60 кг), Арчадан Рөстәм Гаптелбәров (60 кг), Яңа Кенәрдән Зөлфәт Хәйруллин (70 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (70кг), Наласадан Дамир Әһлиуллин (75 кг), Арчадан Азат Гасыймов (80 кг), Наласадан Фаяз Зарипов (85 кг), Арчадан Илшат Идиятов (90 кг), 130 кг нан югары авырлыктагылар арасында Арчадан Илнур Зәйнуллин, Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков.
Зөлфәт Хәйруллин үз үлчәү категориясендә 3нче урынга лаек булды. Илшат Фазылҗанов, Рөстәм Гаптелбәров, Рамил Хәсәнов, Фаяз Зарипов беренче унлыкка керделәр. Арча районы командасы ярышта 9нчы урынны алды. Егетләргә киләсе бил алышуларда тагы да югарырак уңышларга ирешүләрен телибез. Ярышка көрәшчеләрне тренер Фәнис Зарипов һәм Илшат Идиятов әзерләде. Шуны да әйтеп үтәсе килә: республика күләмендәге ярышларда безнең үз районыбыз егетләре катнаша, ә кайбер районнарда спортчыларны читтән тарту күренеше бар.
Ринат Алеев,
спорт мастеры.
Чыганак: Арча Хәбәрләре