События

Арчада республика “Сәйяр” театр фестиваленең зона туры узды 17.11.2016

Арчада республика “Сәйяр” театр фестиваленең зона туры узды

17 нче ноябрь көнне Арча сәнгать мәктәбе театр сөюче яшь дусларын үзендә туплады. Балалар һәм яшүсмерләрнең Республикакүләм “Сәйар” театр фестиваленең зона туры биредә узды.

Арча (Шушмабаш, Ашытбаш, Иске Кырлай мәктәпләре), Биектау, Саба, Теләче, Балтач районнарының мәктәп театр коллективлары үзара көч сынашты. Укучыларның һәр чыгышы ныклап әзерләнгән, соклангыч иде. Зиннур Хөснияр рәислегендәге мәртәбәле жюри членнарының эше бер дә җиңелләрдән булмады. Жюри тарафыннан һәрбер коллективның сәхнә бизәлеше, киемнәре, сәнгати әзерлеге югары бәяләнде, мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә иң-иңнәре 8 нче декабрь көнне Казанга, К. Тинчурин исемендәге театрга, финал ярышларына чакырылачак.

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение