События

Иске Чүриле мәктәбе укучысы Инсаф III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе җиңүчесе 21.11.2016

Иске Чүриле мәктәбе укучысы Инсаф III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе җиңүчесе

Укытучы өчен укучысының уңышына сөенеп яшәүдән дә куанычлы вакыйга бармы икән? Укучыларыбызның яхшы укып, зыялы, тәрбияле, әдәпле, шәфкатьле булулары бер куаныч булса, аларның төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаулары – икенче сөенеч.

Шөкер, андый балаларыбыз бар, димәк, киләчәгебез ышанычлы кулларда. Шундый укучыларымның берсе – мәктәбебезнең горурлыгы булган Гарифуллин Инсаф белән сезне дә таныштырасым килә.  Эчкерсез, сабыр һәм талантлы укучым белән чын күңелдән горурланам мин. Инсаф 11 нче сыйныфта “бишле” билгеләренә генә укый, бик матур җырлый, гитарада уйный. Мәктәптә узган бер чара да Инсафтан башка узмый. Инсаф – район хакимияте стипендиаты да әле Район олимпиадаларында күпсанлы җиңүләр, татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада Арча данын яклау, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете… Әле октябрь аенда гына Россия Федерациясе телләре буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында катнашып, призер булуы – минем өчен икеләтә куаныч. 

Шушы юлларны язып утырганда, янә бер куанычлы хәбәр килеп иреште: Инсафыбыз «Бала хокук даирәсендә» III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесендә җиңеп чыккан. 18 ноябрьдә Яшь тамашачылар театрында узган бүләкләү тантанасында 419 катнашучы арасыннан җиңүче булып, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова кулыннан 20 меңлек сертификат алуы – мәктәбебез өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур шатлык. Ә фәнни җитәкчесе, укытучысы, әтисе Рамил Харисович өчен – олы горурлык.

Инсаф — гаиләдә әти-әнисе, 2 сеңелесе һәм энесенең ныклы терәге. Олылар киңәшен тотып, тормышка, моңга гашыйк булып киләчәккә атлый укучым. Тормышка, яшәешкә үз карашы, үз фикере, киләчәккә хыяллары бар аның. Үз кыйблаңа тугъры калып, әти-әниеңне, укытучыларыңны сөендереп яшә, Инсаф! Матур киләчәк сиңа, кадерле укучым!

Вәлиева Ләйсән Фоат кызы,

Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение