События

Яңа Кенәрдән «Хыял» триосы “Идел көзе” конкурсында катнашып кайтты 23.11.2016

Яңа Кенәрдән «Хыял» триосы “Идел көзе” конкурсында катнашып кайтты

Казанда узган “Идел көзе” республика фольклор конкурсындагы катнашучылар арасында удмурт, керәшен, рус, татар, марилылар арасында Яңа Кенәр балаларының “Хыял” триосы да үз чыгышлары белән сәхнәне ямьләде. Алар халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын аккордеонга кушылып башкарып, жюриның югары бәясенә лаек булды. Трионы килсе елга да чакырып калдылар.

Трионың җитәкчесе Алсу Сәмигуллина 6 ел Яңа Кенәр мәктәбендә музыка укыта. “Без төрле чараларда чыгышлар ясыйбыз. Мин балаларны иҗат ярдәмендә, күңелләренә җыр-моң аша миһербанлылык, зәвыклылык, кече күңеллелек сеңеп үссен дигән фикер белән тәрбияләргә тырышам. Тәрбия эшендә өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре дә читтә калмый. Шул уңайдан, атна саен Яңа Кенәрдәге өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгендә концертлар куеп, әби-бабайларга сихри моңнар бүләк итәбез”, — ди ул.

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение