События

Арчада Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды 28.11.2016

Арчада Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

Әниләр көне уңаеннан Арча мәдәният йортында “Жәннәт әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән кичә булды. Беренче булып сүзне район башлыгы Илшат Нуриев алды. Ул әниләрне бәйрәмнәре белән котлады, Яңа Кенәрдән биш бала анасы Гүзәл Садыйковага, Үрнәктән шулай ук биш бала анасы Алсу Нуриевага “Ана даны” медале, Арчадан Энҗе Миннебаева, Югары Пошалымнан Алсу Закировага “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.

Бәйрәм уңаеннан сәхнәгә күп балалы, үрнәк, хезмәт алдынгылары булган аналар чыкты. “Арча” спорт мәктәбеннән бокс буенча тренер, дүрт бала анасы Ләйсән Галиевага яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Иске Ашыт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Иске Ашыт халык театры ның үзешчән артисткасы Зөлфия Фәтхуллинага Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, “Илком” ширкәтенең баш хисапчысы Наҗия Мәрдәновага җитәкчесе Ильяс Хәкимов, Наласа мәктәбе укытучысы һәм  китапханәчесе Гүзәл Вахитовага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтовага хәрби комиссар Алмаз Борһанов чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

– Рузия Нурмөхәммәтованың бер улы армиядә хезмәт итеп, ике медаль белән кайтты. Хәзер икенче улы армиядә, әлеге вакытта абыйсы хезмәт иткән Нахимов орденлы “Москва” крейсерында ерак сәфәрдә. Командиры егеткә яхшы характеристика биреп, әнисенә рәхмәт хаты җибәрде, – диде Алмаз Борһанов.

Соңыннан Арча балалар бакчалары коллективлары “Әнкәемнең күңел сандыгы” дигән искиткеч матур, эчтәлекле, үзенчәлекле фольклор тамаша күрсәтте. Ул җырлар, биюләр белән баетылды.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение