События

Якташыбыз Хәлил Гайнетдинов: «Татарлар ник галәмгә күтәрелми?» 27.11.2016

Якташыбыз Хәлил Гайнетдинов: «Татарлар ник галәмгә күтәрелми?»

Ишеткәнсездер, Бөгелмәдә туып үскән егетебез Сергей Рыжиков бүген Галәм киңлекләрен иңли. Ул 19 октябрь көнне Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты булып, космоска старт алды. “Союз МС-02” корабының экипаж командиры, Халыкара космик станциянең борт инженеры. Якташларыбыз арасыннан Сергей Галәмгә беренче юл яручы булса да, безнең Җиһанны үзләштерү өлкәсенә керткән өлешебез искиткеч саллы. Ким Шакиров белән берлектә “Җиһангирлар, безне космос чакыра!” китабының авторы Хәлил Гайнетдинов белән әнә шул хакта гәпләштек.

– Хәлил Шәйхнурович, ки­тапның кереш өлешендә үк языл­ган теләкләрегез тормышка ашты кебек. Сергей Ры­жи­ков­ның Галәмгә очуы “Җиһан­гирлар, безне Бөек Җиһан кө­тә!” дигән шигарьгә кайтаваз кебек булды. Гомумән, мондый эчтәлектәге китап язу идеясе ничек туган иде?

– Казан – бүген дә Россиядә иң эре аэрокосмик үзәкләрнең берсе. Татарстан исә инновацион үсеш буенча лидерлардан санала. Ди­мәк, “йолдызлы” эшне дәвам итү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар дигән сүз. Бу китап әнә шул колачлы эшне дәвам итәргә ярдәме тияр дигән теләктән язылган иде. Сталин репрессиясе елларында, Бөек Ватан сугышы чорында бездә совет космонавтикасына нигез салучылар – С. Королев, В. Глушко,          М. Келдыш кебек галимнәр хезмәт иткән. Казан авиация институтында, дөнья­да беренчеләрдән булып, реактив двигательләр кафедрасы оештырылган. Әнә шул уку йортын тә­мам­лаган кызларыбыз һәм егет­ләребез космонавтика тармагында армый-талмый эшләгәннәр дә инде.

– Ярты гасыр эчендә космос­ка 37 илдән 548 кеше очты. Алар арасында урыслар, америкалылар, французлар, японнар, әфган­нар, сүриялеләр һәм башка ил вәкил­ләре бар. Россия космонавтлары исемлегендә чуаш, украин, белорус, үзбәк, мордва милләтләрен күрергә була. Инде Җиһанга гаилә белән оча башладылар. Ә татарлар һаман күренми. Шундый шартлар, мөм­кинлекләр була торып, әллә дәгъва кылучылар булмаганмы?

– Бу җәһәттән күпләр халык теленә кергән бер мәзәкне искә төшерәләр. Никита Хрущев, Гагарин – космоста, дигән сүзләрне ишеткәч: “Татарин космоста! Тиз арада кире кайтарырга!” – дип, чыгырыннан чыккан, имеш. “Татарларны космоска кем җибәрсен инде?” – дигән сүзләр дә, бу – сәясәткә бәйле дигән фикерләр дә ишетел­гәли. Ә без бу сорауга җавап бирү өчен Җиһанга очарга дәгъва кылган милләт­тәш­ләребезнең ничек итеп әзерлек үтүләрен тикшердек.

– Космос тармагына өлеш кертү ул – Галәмгә очу гына түгел бит әле. Без, мәсәлән, тарихи чыганаклардан беренче космонавт Юрий Гагарин белән якын элем­тәдә булган милләт­тәшләребезне дә беләбез.

– Әйе, беренче космонавтка иң якын кешеләрнең берсе дип, аның остазын – Ядкәр Акбулатовны атап үтәргә кирәктер. Гагарин 1955-1957 елларда Оренбург шәһәрен­дәге К.Е.Ворошилов исемендәге хәрби-авиация очучылар училищесында данлыклы инструктор кул астында укыган. Космостан әйләнеп кайткач та Юрий Алексеевич училищега килә. Остазын ерактан күреп ала да, халык ташкынын ерып, Ядкәр Шакир улына рәхмәтләрен җит­керә. Мондый якынлыкның сере дә була. Гел “5”кә генә укыган Гагарин, югалып каламы, әллә башка берәр сәбәп беләнме, чыгарылыш имтиханнарында теорияне “4” кә бирә. Акбулатов моның белән килешми. Үзе йөреп, егетне дә психологик яктан әзерләп, имтиханны яңадан “5”кә бир­дертүгә ирешә.

Гагаринның шәхси шоферы, чыннан да, Сарман районындагы Теләнче Тамак авылыннан 20 яшьлек Гариф Сәйфиев була. Ул Звездный шәһәрендәге хәрби частьта  өч ел армия хезмәтен үти. 1962 елда космоска юл яруның бер еллыгы уңаеннан шәһәргә алты “Волга” машинасы кайтаралар. Берсен Юрий Гагаринга бирәләр. Юрий Алексеевич Гариф янына үзе килә. “Сиңа машиналарның кайсы ошый? Әйдә, сайлап ал да бергә йөрер­без”, – дип тәкъдим итә. Ял көн­нә­рендә алар бик еш Гжатскига, кос­монавтның әнисе янына кайталар. Беренче кайтуында ук Анна Тимофеевна Гарифны өстәл янына чакыра. Егет оялып баш тарта. Шунда Юрий Алексеевич аңа: “Без синең белән адашлар бит: син – татарин, мин – Гагарин, син – авыл малае, мин дә – авылныкы”,– ди. Хезмәт итү вакыты беткәч, космонавт аңа хәтта Звездныйда яшәп калырга фатир да тәкъдим итә. Тик Гариф, әнием – авыл карчыгы мондый җир­ләрдә яши алмас, дип баш тарта.

Эзләнә башласаң, чыннан да, Гагарин тормышында татарлар зур роль уйнаган. Әйтик, беренче космонавтлар отрядын туплау барышында сайлап алу эшендә медицина хезмәткәре Аделия Котовская катнашкан. Беренче космонавт өчен иң куркыныч участок булып, Җиргә әйләнеп кайту саналган. Нәкъ менә шушы урында күренекле галим Хәлил Рәхмәтул­лин проекты ярдәмгә килгән. Шулай туры килүен күр әле! Саратов өлкәсенең Смеловка авылына килеп төшкәч тә, җиһан корабын беренчеләрдән булып оныгы Румия белән милләттәшебез Әни хәят апа Тахтарова күреп ала.

– Хәлил Шәйхнурович, ә бит “Гагарин отряды”нда да татар егете булган…

– Әйе, Марс Рафиков, әмма, ни кызганыч, безнең милләттәшебез “Галәмгә очудан мәхрүм калган җиһангирлар” исемлегенең башында тора. Кыргызстанда туып үскән Марс Рафиков 1960 елның апрелендә космонавтлар отрядына кабул ителгәч, “Восток” космик корабының системасын һәм матди ягын өйрәнә. Күнекмәләрне дәвам итә. 1961 елда беренче космонавтны очуга әзерләгән эшләре өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәрби һава инженерлык академиясендә укый. Әмма 1962 елның 24 мартында Хәрби Һава Көчләре Башкомандующие боерыгы белән аны “режимны бозган өчен” отрядтан чыгаралар. Рәсми сәбәп итеп частьны үз белдеге белән калдырып китү күрсә­телгән. Соңрак Марс Закир улы үзе әйтүенчә, төп сәбәп хатыны белән аерылышу булган. Отряд командиры Гагарин да, баш конструктор Королев та аның белән сөйлә­шә­ләр, гаиләдәге мөнә­сә­бәтләрне җай­га салырга киңәш итәләр. Әм­ма барысы да юкка. Әлбәттә инде, отрядтан чыгару Рафиков өчен көтелмәгән вакыйга була. Ул аптырап кала, гафу үтенә, бер елдан кабат отрядка алуларын үтенә. Әмма маршал Малиновский үз сүзендә нык тора. Башкаларга сабак булсын, дип әйтергә дә онытмый.

– Космонавтлар отрядына эләгү бәхетенә ирешкән мил­ләт­тәшләребез тагын бар дип беләм.

– Бар, әлбәттә. 1961 елның 23 декабрендә КПСС ҮК отрядка 60 кеше сайлап алу турында карар кабул итә. Менә шунда, “җиһан бумы” башлана да инде. Күпләрнең космонавт буласы килә. Бу исем­леккә Казаннан Рафаэль Закиров та элә­гә. Туган шәһәрендә Хәрби Һава Көч­ләренең махсус мәк­­тәбен, Мәс­кәүдә Н.Е.Жуко­в­ский исемен­дәге хәрби һава инженерлык академиясен тәмамлаган, беренче авиакосмик тренажерларны про­ект­лау­да катнашкан егетебез бик перспективалы була. Әмма, ни кызганыч, ул да Галәмгә оча алмый. 1962 елда Рафаэль Абдулла улын космонавтлар отрядыннан “Анадырь” опе­рациясенә күчерә­ләр. 1962 елда Кубада урта ераклыктагы баллистик ракеталар урнаштыру буенча бу операция тарихка “Кариб кризисы” буларак кереп калды. Ул заманда бу яшерен операция иң җитдиләрдән саналган космос өлкәсеннән дә мөһимрәк булган, күрәсең.

– Башка кандидатларның язмышы ничегрәк?

– 1965 елда яңа отряд җыя башлыйлар. Сайлап алу барышында таләпләр бик кырыс була. Шуңа күрә баштарак исемлеккә языл­ган­нарның күбесе Мәскәүгә килү­дән баш тарта. Әмма батырлар табыла һәм отрядка эләгү­челәр арасында ике милләт­тәшебез дә була. Башкортстаннан Зөфәр Габдуллин һәм Чиләбе өлкәсеннән Әнсар Шәрә­фет­ди­нов. Кызганыч, башта медицина комиссиясен уңышлы үтсә­ләр дә, соңрак “сәламәт­лек­ләре как­шау сәбәпле” аларны гагаринчылар отрядыннан азат итәләр. Шулай ук табиблар С.П.Королев кулы астында эшлә­гән Закиров Уралны җи­һанга уздырмыйлар. Чүп­рәле районы, Иске Шәйморза авылында туып үскән егетебез Марс Фаткуллинны, физика-мате­ма­тика фән­нәре кандидаты, зур галим буларак, “йол­дызлы” шә­һәргә чакырып алалар. Ул отрядта кү­нек­мәләр дә ала башлый. Әмма нәкъ шул вакытта төркемне җитәк­ләргә алынган Георгий Катыс хәрби космонавтларга өс­тен­лек бирә. Ни­һаять, берни барып чыкмаслыгын аңлаган Марс Фаткуллин отрядтан үз теләге белән китәргә мәҗ­бүр була. Тагын бер кандидатыбыз – Зыятдин Әбүзә­ров­ның да җиһанга багышланган язмыш бит­ләре аянычлы. Ул 1971 елда СССР Академия фән­нәре космонавтлары төр­кеменә кабул ите­лә. Өч булачак космо­навт-га­лим Айга очу программасында әзер­ләнә башлый. Әмма нәкъ шул елны космос­тан төш­кәндә өч космонавт һәлак була. Орбитага җибә­релгән стан­цияләр дә берсе артыннан берсе уңыш­сызлыкка оч­рый. Го­му­мән, бу чорда космос өлкәсенә игътибар кискен кими, Айга очу программасы ябыла. Шулай итеп, галим-кос­монавтларның хыялы тормышка ашмый кала.

– Галимнәр дигәннән, галәм киңлекләрен иңләргә мөмкин­лек булмаса да, совет космонавтикасын үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребез бар бит безнең.

– Бар гына түгел, күп алар. Һәрберсе турында аерым-аерым китап язарлык. Иң беренче, әлбәт­тә инде, академик Роальд Сәгъ­диев­не әйтеп китү кирәктер. Ул озак еллар СССР Фәннәр акаде­миясенең Космик тикшеренүләр институтын җитәкләде. Аның эшен тагын бер милләттәшебез Альберт Галиев дәвам итте. Җи­һанны өйрә­нүчеләр арасында Рәшит Сөнәев иң дәрәҗәле урын алып тора. Шагыйрь, күренекле сәнәгатьче Дәрд­мәнд – Мөхәм­мәтзакир Рә­ми­ев­нең оныгы Бә­шир Искәндәр улы – космик комплекслар белән ида­рә итүче беренче совет ЭВМна­рының авторы. Совет ракеталары белән ида­рә итүче системаларны җыю өчен интеграль схемалар җитеш­терүче “Микрон” заводы җитәк­чесе Камил Вәлиев Ленин пре­миясенә лаек булды! Ә космонавтика өл­кәсенә өлеш керткән фи­зик­ларны, химикларны, астроном­нарны санап бетерерлек түгел! Әле бу исемлеккә космодром төзү­че, космик полигоннарда хез­мәт итүче милләттәш­ләре­безне дә кертергә кирәк.

 – Сез үзегез дә нәкъ менә шул исем­леккә керәсез бугай.

– Язмыш кушуы буенчадыр инде, шулай килеп чыкты: педагогия институтында укыганда тулай торакта бергә яшәгән ике бүлмәдә­шем Рифкат Саттаров белән Сергей Рысаевка һәм миңа Байконурда хезмәт итәргә туры килде. Мине хәтта “Байконурны төзүче” дигән күкрәк билгесе белән дә бүләклә­деләр. Бервакыт шулай данлыклы хәрби полигонга багышланган стенд ясарга задание бирделәр. “Яшерен” тамгасы сугылган Байконур  турындагы материаллар бе­лән беренче тапкыр шунда таныштым. Дөрес, хәзер инде бу документлар сер булып саналмый. Әмма ул чакта космонавтика белән кызыксынып китәргә форсат туды.

– Шунысын шикләнмичә әйтергә мөмкин: нинди генә өл­кәгә алынсагыз да, Сез беренче чиратта педагог булып каласыз.

– Шулайдыр. Мин бит педагог­лар гаиләсендә туып үстем. Әтием Шәйхнур Мөхәммәтдин улы бе­лән әнием Гөлсинә Рәхмәтулла кызы Арча педагогия училищесында укыттылар. Мин үзем дә башта шул белем йортын тәмам­ладым. Институттан соң математика, инфокоммуникацион техно­логияләр фәннәрен укыттым. Арчада Татар­с­танда беренчеләрдән булып компьютер үзәге, физика-математика компьютер мәктәбе оештырдым. Дөньякүләм танылган “Сәләт” республика укыту-фәнни лагереның беренче директоры булдым һәм “Сәләт” фондына нигез салучы­ларның берсе булып саналам. Арча педагогия училищесында, мәк­тәпләрдә, Икътисад, идарә һәм хокук институтында укыттым, төрле җитәкче вазыйфалар башкардым.

– …һәм шулар янәшәсендә космонавтика?

– Бүген мин “Җиһангирлар” инициатив төрке­мен җитәклим. Балалар өчен “Җи­һангирлар иле – яшь гагаринчылар” хәрәкәте дә эшләп килә. Яш­үсмерләр өчен “Җиһангирлар бакчалары һәм урманнары!”, “Җиһан­гирлар мәк­тәбе”, “Җиһан безне бер­ләштерә!” дигән проектларым бар. Мәктәп балаларына “Безнең галәм” дип аталган, ә мәгариф хезмәткәр­ләренә инфокоммуникацион компетентлылыкны күтәрү курслары уздырдым. Моннан тыш бик күп фәнни конференцияләрдә катнаштым, фәнни эшләрем дә шактый.

– Димәк, Cез космосны белү, өйрәнү һәркемгә кирәк дип саныйсыз? Ни өчен?

– Тумышыбыз буенча без барыбыз да җиһангирлар. Анабыз Җир булса, атабыз – Бөек Җиһан! К.Э.Циолковский әйтүенчә, гомеребезне Ана карамагында би­шектә уздыру килешми, Атабыз – Җиһан  киңлегенә чыгу зарури. Космосны үзләштерү ул – цивилизация, икътисад, сәяси потенциал һәм башка яклардан да бик мөһим күрсәткеч. Ә Татарстан исә соңгы елларда күп өлкәләр буенча Рос­сиядә, дөньяда алдынгы урыннарны били. Шулай булгач, татарның үз космонавты тәгаен булырга тиеш. Гомумән, чын җи­һангирлар Галәмне үзләш­те­рер­гә, моңа омты­лырга тиеш. Гади генә фикер йөрт­кәндә дә, кешелек тарихы яңадан-яңа тер­ри­то­рияләрне үзләште­рүдән гыйба­рәт бит.

Ватаным Татарстан


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение