События

Курса Почмак мәктәбендә Илдар Хаҗиевны искә алдылар 29.11.2016

Курса Почмак мәктәбендә Илдар Хаҗиевны искә алдылар

25 ноябрь көнне Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбендә “Бир кулыңны, туганым” исемле якташыбыз Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булып узды.

Илдар Мөбәрак улы Хаҗиев 1946 нчы елда Саба районының Керәнле авылында тимер юлчы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Мөбәрак ага, төп эше тимер юлында булса да, ишле гаиләне туендырыр өчен, буш вакытларында итек басу, умартачылык кебек эшләр белән шөгыльләнә. Илдарга 4 яшь чагында, алар Арча районының Курса станциясенә күчеп китәләр. Илдар Хаҗи башлангыч белемне Курса станциясендә ала. Аннары 4 ел Курса Почмак сигезьеллык мәктәбендә укый. Балачактан ук җырларга ярата Илдар. Кемнән берәр җыр ишеттеме, шундук отып ала һәм сәгатьләр буе аны авыз эчендә көйләп йөри. 30 яшьлек ир Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрларында, Минзәлә татар дәүләт театрында эшли, татар цирк коллективын оештыруда катнаша. 

Илдар Хаҗиның профессиональ сәхнәдә иҗат иткән һәм зур осталык белән башкарган әсәрләре шактый. 20дән артык төрле характердагы, төрле яссылыктагы, берсеннән-берсе катлаулы образлар иҗат ителгән. Илдар Хаҗи һәр образга үз ачкычын таба, аларның һәрберсен йөрәге аша уздырып, нәкъ тормыштагыча гәүдәләндерә. “Вакыты белән чиксез горур, кайчакта тәкәббер, кайчакта үтә дә гади, кайчакта чиксез борчулы, әмма һәрчак мәрхәмәтле һәм зыялы”, дип искә алалар аны танышлары. 

Илдар Хаҗиның күпкырлы эшчәнлегендә, уңышларга ирешүендә иң зур ярдәмчесе, таянычы һәм булышчысы аның тормыш иптәше Венера ханым булды. Ул һәрвакыт иренә эшләр өчен уңай мөмкинлекләр тудырып, гаиләдә татулык, дустанә, җылы мөнәсәбәт булдырырга тырышып, аңа булышып торды. Тату гаиләдә алар бер ул, бер кыз үстерделәр. Кызлары Гөлназ Чаллыда, уллары Алмаз бүгенге көндә Казанда яшиләр. 

Кичәбезгә Илдар Хаҗиның кызы Гөлназ ханым да кайтты. Ул әтисенең истәлекләре белән уртаклашты. Казан этнография музее директор урынбасары, Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Ш.З. җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре якташыбыз Илдар Хаҗиның киңкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар. Алар алып килгән истәлекләр, тормышын яктырткан мәгълүматлар, искиткеч күп яңалыклар безнең барыбыз өчен дә файдалы булды. Кичәбез Илдар Хаҗи үзе иҗат иткән шигырьләр, аның шигырьләренә көй салынган җырлар, ул уйнаган театрлардагы өзекләр белән үрелеп барды. Кичәне тәрбия эшләре директор урынбасары Шакирова Л.Х. әзерләде һәм алып барды.

Чыганак: Арча телерадиокомпаниясе


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение