События

Арчада педагогларның шигырьләре тупланган «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды 30.11.2016

Арчада педагогларның шигырьләре тупланган «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Арчаның 3 нче мәктәбендә «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапка Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган.

Темаларның ниндие генә юк! Педагоглар, нигездә, тормыш фәлсәфәсе, туган җир, мәхәббәт темаларына тукталса да, һәрберсенең иҗатында балалар темасы үз урынын алган.

Китапка бәлки шигырь язучы барлык укытучының шигыре кереп тә бетмәгәндер, аларның иҗатын киләчәктә чыгачак китапларда күрергә өметләнә мөгаллимнәр.

dsc_0066Кичәдә Ташкичү мәктәбенең техник хезмәткәре Диләрә Баһавиева да бар иде, китапка кергән 32 педагогның иҗат җимешләре арасында аның шигырьләре дә бар. 25 ел техник хезмәткәр булып эшләсә дә, кечкенәдән ачылган сәләте тынгы бирми Диләрә ханымга, күңелендәге хисләрен кәгазь битләренә төшерергә әйди.»Әтием Наил шундый җор телле кеше иде. Кара-каршы сөйләшеп торган арада да шигырь чыгарып куя торган иде. Миңа аның сәләте күчкәндер», — ди һәвәскәр шагыйрә. Инде онык сөяргә әзерләнеп йөрсә дә (кызы Илүзә Баһавиева районыбызның Гариф Ахунов премиясе лауреаты, хәзер кияүдә), балачактан хыялланган югары белемгә дә ия булган Диләрә апа, күптән түгел АСОны тәмамлаган.

«Мин тыныч атмосферада язарга яратам», — ди ул.

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение