События

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның юбилее уңаеннан зур концерт булды! 03.12.2016

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның юбилее уңаеннан зур концерт булды!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Дуслар котлавы» дип исемләнгән зур концерт–тамаша уздырылды.

Концертта татар эстрадасының күренекле җырчылары чыгыш ясады. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Илназ Бах, Филүс Каһиров, Фирзәр Мортазин, Резедә Төхфәтуллина, Зөлфия Минһаҗева, Гөлзада Сафиуллина, Гүзәлия, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Мәүлидә Нургали, Раяз Фасыйхов, Роберт Мортазин, Венера Шәмиева. Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» камера оркестры чыгышы тамашаны тагын да ямьләндереп җибәрде. Концертны Зөфәр Харисов, Рөстәм Гайзуллин, Раил Садриев һәм Илсур Мортаза алып барды.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение