События

Арчага Герой космонавт Мәскәүнең үзеннән кайтты 06.12.2016

Арчага Герой космонавт Мәскәүнең үзеннән кайтты

Арчаның 3нче мәктәбендә геройлар белән очрашу булды. Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы—комонавт Анатолий Павлович Арцебарский кайтты.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов җитәкчелегендә Арчаның 3нче мәктәбенә (директоры Люция Фатыйхова) Советлар Союзы Герое, очучы—космонавт Анатолий Арцебарский, Әфгастанда хәрби хезмәт үткән ир—егетләр, районның «Сугышчан дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Яңа Кенәр мәктәбендә  космос фәнен балаларга өйрәтүче педагог Хәлил Гайнетдинов килде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Геройлар белән очрашу балаларга кызыклы булды.

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение