События

Арчада Фәрит Минхәировның иҗат кичәсе булды 04.12.2016

Арчада Фәрит Минхәировның иҗат кичәсе булды

Арабызда шундый кешеләр яши: аларны көн дә диярлек күрәбез, аралашабыз, гади булуы, һәркемне тигез күрүе өчен хөрмәт итәбез. Ә баксаң, ул исеме зур хәрефләр белән язылып куела торган шәхес икән. Фәрит Минхәиров шундыйлардан.

Аның турында яза башласаң, бер китап язылыр сыман. Гомеренең дүрт дистәдән артык елын балалар укытуга багышлаган шәхес бүгенге көндә инвалид балалар шөгыльләнә торган спорт төре (бочче) буенча тренер. Йөрәкне нишләтәсең, ул көче бармы, юкмы икәнлекне белми, каядыр ашкына, һаман яңа эзләнүләр, шөгыльләр таба, уңышларга омтыла. Йөрәк дигәннән, аның белән шаяра торган түгел, бер үзенең барлыгын нык сиздергәч, хас- таханә һаваларын шактый суларга туры килде аңа. Хәтта табиблардан спортны калдырып тору турында да күрсәтмә булды. Әнә шул чакларда иҗат эшенә чумды да ул. Рәхәтләнеп яз да яз, вакыт күп, тема аяк астында.

Шул чакларда Фәрит Минхәировның иҗат дәфтәрендәге битләр арта башлый. Язылган иҗат җимеше, әлбәттә, бүгенге чор, килер буын вәкилләренә дә файда китерергә тиеш. Әнә шул нияте язучының бер-бер артлы китаплары дөнья күрә башлауга этәргеч бирә. Бүгенге көндә аның 7 китабы бар. Китаплар артык калын булмаса да, эче тулы төш кенә. “Ел саен берәр китап чыгара Фәрит, — ди 40 ел иңгә-иң куеп яшәүче тормыш иптәше Ольга Ивановна. — Иң беренче укучысы да, тән-        кыйтьчесе дә мин. Кайчак төнге өчләрдә дә торып язарга мөмкин. Шигырен язып бетерә дә, шундук миңа күрсәтә. Минем фикергә дә колак сала, әлбәттә. Ул һәрвакыт эштә, алны-ялны белми. Бер елны уку елы башлангач, яңа елга кадәр ял итәрме икән, дип махсус билгеләп бардым, ике көн ял  итте”.

Ял итәргә яраткан кеше уңыш- ларга ирешә алмый шул ул, тормыш тырышларны ярата. Фәрит Фәтхи улы спорт белән иҗатны бергә алып бара, ә уңышлары күз алдында. Педагогика көллиятендә туризм базасы булдырылган. 1995 елдан аның студентлары һәр ярыштан диярлек  чемпион булып кайта башлый. Россия шәһәрләрен күп гизә алар. Сәяхәт, ярышларда әллә ниләр ишетергә, күрергә, шаһит булырга туры килә. Шул чакларда ук спортчы-язучы күргәннәрен кәгазь битләренә төшерә башлый — дөньяга хикәяләр, шигырьләр туа. Темалар үзләре эзләп таба аны. Табигать гел яңалык, үзгәреш әзерли. Урманнарда йөрергә яраткан хыялый җанга тайгада бервакыт аю белән дә очрашырга туры килгән. Ә ул очрашуның тәэсирен кәгазь битләренә генә тасвирлап бетерү мөмкин түгел. Ләкин Фәрит Минхәиров күңелендәге хис-кичерешләрен гади тел белән артык купшыландырмыйча ничек бар, шулай әйтеп бирү остасы, укучы нәкъ менә шундый булганы өчен үз итә дә аны. Һәр чыккан китабын район китапханәсенә һәм музейга бүләк итәргә ярата ул.

Эш аның өчен ял дисәң дә ялгыш булмас. Гомумән, эшеннән тәм табып яшәүче андый фанатлар өчен дип әйтүем. Юк, ялга барыбер вакыт табарга тырыша ул: укучылары белән очрашу, “Каурый каләм”леләр белән аралашу җанына рухи азык бирә спортчы язучының. Ноябрь аенда гына үзенең күп санлы укучылары, хезмәттәшләре, дуслары белән “Казан арты” музеенда иҗат кичәсендә күрешеп, иҗатына илһам алды ул. Ә мондый кичәләр әле шунда гына тукталып калмас, иншалла, киләчәктә дә һәр ел яңа китап дөнья күрсә, укучылары белән очрашу мөмкинлеге дә күбәя дигән сүз…

Розалия Зиннәтова  

Чыганак: Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение