События

Фәнис Мөсәгыйтовның партадашы: “Дәрес әзерләмичә дә “5”ле ала иде” 07.12.2016

Фәнис Мөсәгыйтовның партадашы: “Дәрес әзерләмичә дә “5”ле ала иде”

Якташыбыз, Казанбашта туып үскән егет, башкалабызның Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бөтен Казанны шаулатып юбилеен уздырды. Шул уңайдан республика матбугатында аның белән әңгәмәләр дә шактый күренде. Ә «Акчарлак» газетасы журналисты Фәнис әфәнденең сыйныфташы, партадашы Рамил Хәбибуллин белән әңгәмә корган.

– Рамил әфәнде, Фәнис Наил улын сездән дә әйбәт белүче юк диләр. Юбилярның яшьлегенә кайтып килик әле…

– Икебез дә Арча районының Казанбаш авылында үстек. Бергә балалар бакчасына йөрдек. Бергә мәктәптә укыдык. 1-3 сыйныфларда безне кызлар белән утырттылар. 4 сыйныфтан алып, мәктәпне тәмамлаганчы Фәнис белән бер парта артында утырдык.

Балалар бакчасына йөргәндә кызыклы да, кызганыч та хәл булды. Безнең авыл аша Казансу елгасы ага. Бакчага барганда басмадан чыгасы. Фәнис – алдан, мин арттан барам. Кызурак барырга теләгәнмен, күрәсең, аңа юл бирмәгәнмен дә, суга төртеп төшергәнмен үзен.

– Абау, ул вакытта сезгә ничә яшь иде?

– Төгәл хәтерләмим. 4-5 яшьләрдер. Тәрбияче апалар якамнан алып, коймага элеп куйганнар иде.

– Партадашыгыз мәктәптә ничек укыды?

– Фәнис бервакытта да дәрес әзерләми иде. Дәресләр вакытында нинди белем ала, шуны истә калдырып сөйли. Өенә кайтып, сумкасын ыргыта торган булган. Бөтен әйберләрне дә исендә калдырып, икенче көнгә җавап биргәндә “5”ле ала иде. Бик башлы һәм тәртипле егет иде. Эчү, тарту белән мавыкмады. Мәктәпне тәмамлагач төзү эшләрендә йөрде. Аннары спортфакка укырга керде. Ә мин –татар бүлегенә. Шуннан армиягә китте ул. 3 ел диңгезче булып хезмәт итте. Кыш көне бер тельняшкадан гына кайтып төште. Кызу канлы иде. Армиядән кайткач, сак җитәкчесе булып та эшләде.

– Авыл җирендә кушамат дигән нәрсә дә бар бит әле. Дустыгызның кушаматы бар идеме?

– Бар – “хыялый”. Чөнки ул бик каты хыяллана иде.

– Нәрсә турында?

– Техника ясау белән хыялланып йөрде. Иске мотоцикллар табып, шуннан аэроплан ясап, мәш килеп ята иде. Техника белән мавыкты. “100 елга бер туа” диләр андый кеше турында. Аңарда булган энергия, андагы фантазия… Каян барысына да өлгерә… Кайчакта Фәнискә шаккатам. Физик яктан андый әйберләрнең барысын да эшләп бетереп булмас иде. Йомыш белән килүчеләргә ул беркайчан да “юк” дими. Ярдәм итәргә генә тора. Аннары гел юлда ул. Бүген –Казанда, иртәгә Чаллыда йә Сургутта булырга мөмкин. Якын дустым булуы белән горурланам! Партадашыма бары исәнлек кенә телим!

Чыганак: «Акчарлак» газетасы


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение