События

Казиле каян килеп чыккан? 11.12.2016

Казиле каян килеп чыккан?

Беркөнне «Яңа гасыр» каналында Арча районының Казиле авылы турында сөйләделәр.

Авылның килеп чыгышы «Каз иле» атамасы  йорт кошы – каз яисә казый дигән сүз белән бәйле дип аңлатылды. Әмма, минемчә, боларның икесе дә шикле.

Казиле авылы Питрәч, Алабуга, Кама Тамагы районнарында да бар. Минемчә, «Каз иле» – чиктә утырган халык, чиктәге кешеләр дигән мәгънәдә. Монда «Ил» – кешеләр, бер төркем халык мәгънәсендә. Нәкъ умарта корты күчен «Корт иле» дигән кебек. Казан суы буенда утырган кала атамасы Казан да шундый мәгънәгә иядер. Әгәр Казанны таркатсак, Каз+ ан булып чыга, «ан» кушымчасы күплекне белдерә. Тур+ ан, Тур иле, Чирмеш+ ән, Чирмеш иле дигән кебек. Әгәр «з» авазының «р»лашу күренешен истә тотсак, Каран, Кар иле дә, шул ук Казан, Каз иледер. Каран дип аталган авыллар Татарстанда, Башкортстанда да бар. «Каран» дип аталган елга да ага. Чикнең елга белән билгеләнүе табигый. Кыргызстандагы Касанай елгасы яки Төркмәнстан белән Әфган чигендә дә Кашан елгасы ага. «Без тарихта эзлебез» тапшыруында Идел Болгариясенең картасын күрсәттеләр. Анда Казаннан көньяктарак Кашан исемле торак пункт теркәлгән. Кешелек тарихы ул – миграция тарихы. Димәк, чик әүвәл башта Кашанда булып, кысрыкланып, ул Казансу елгасына кадәрге чиккә киңәйгән. Кыс­касы, Каз иле (Казан), Кар иле (Каран), Каш иле (Кашан) һәммәсе бер үк мәгънәгә ия – чикне һәм анда яшәүчеләрне (ил) белдерә. Иң борынгы формасы «Кас» булса кирәк. Борынгы Хәрәзмнең баш шәһәре Кят әүвәл Кас исемен йөрткән. Гуз халкы белән чиктәш булганга, «Капу Кас» дигәннәр. Ягъни гузлар тарафыннан чыга торган «Чик капка». Менә шундый фаразлар.

Габдерәшид ТУКТАРОВ, Биектау

Шәһри Казан


Возврат к списку


0
Guest
Баш ватасы юк инде монда, Казиле - "казый иле" дигән сүзләрдән килеп чыккан. Анда атаклы казый яшәгән. Ил - авыл мәгънәсенгдә килә, ягъни казый авылы.
Имя Цитировать 0
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение