События

Түбән Мәтәскә мәктәбенең сәләтле укучылары онлайн-чемпионат бүләгенә ия булды 12.12.2016

Түбән Мәтәскә мәктәбенең сәләтле укучылары онлайн-чемпионат бүләгенә ия булды

Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары Россия күләмендә игълан ителгән “Интернетны өйрән-аның белән идарә ит”исемле 5 нче онлайн-чемпионатта катнаштылар . Әлеге чемпионат берничә этапта барды. Бу чемпионатта 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З., 11 нче класс укучылары Гасимов А., Кәбиров С., Камалиева Э., Нигъмәтҗанова Р.,Рәхимҗанова Д., Рәхимҗанова Р., Хәбибуллин И., Хәйретдинов И., Шиһабиева Э. катнаштылар.

Әлеге проектның җитәкчесе һәм эшлекле команданың капитаны да –информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы. Көтелгән уңыш безнең кулларда: укучылар II урынга ия булдылар. Аларга кыйммәтле бүләкләр-смартфоннар тапшырылды. Укучыларның гомуми җыелышы вакытында бу зур бүләкләрне тапшыру мәктәп тарихына тагын бер бит өстәде. Сәләтле укучыларыбызның инициативасы, үз эшенең остасы булган педагогыбыз көче белән яулап алынган әлеге уңышка без бик шатландык.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение