События

Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды 15.12.2016

Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды

Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары

2016 нчы елның 13 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте. Фәнни-гамәли конференциянең максаты:

  • Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнү;

  • әдәби иҗатка сәләте булган укучыларны ачыклау;

  • укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстерү ;

  • матур әдәбият аша туган телгә, милләткә, туган җиребезгә карата хөрмәт тәрбияләү.

Конференция укучыларның “Сагынабыз Сезне, Мөхәммәт ага” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициясе белән башланып китте. Конференциядә түбәндәге темалар буенча фәнни-гамәли һәм иҗат эшләре каралды, нәтиҗәләр ясалды. “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 1-4 нче класс укучылары катнашты. Укучылар “Туган як җылысы” темасына шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр буенча һәр катнашучыга дипломнар бирелде. “Хикәя остасы” юнәлешендә 5-6 нчы класс укучылары катнашты. Укучылардан “Туган ягым, туган туфрагым!” темасына үзләре язган хикәя кабул ителде. 7-11 нче класс укучылар өчен фәнни-гамәли эшләрнең 4 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. Укучылар түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар:

  • “М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы”;

  • “М.Мәһдиевнең иҗади мирасы”;

  • “Тормыштан алынган геройлар”;

  • “М.Мәһдиев әсәрләренең тел-сурәтләү чаралары”.

Мәгариф идарәсе методисты Мостафина Э.Г. укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение