События

Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра 16.12.2016

Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра

Туризм буенча республикада алга киткән төбәкләрдән саналмасак та, бу өлкәдә күтәрелергә, алга чыгарга омтылышыбыз зур. Күрсәтерлек, туристларны җәлеп итәрлек урыннарыбыз да бар. Арчадагы “Казан арты” тарих–этнография, “Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать  музейлары, Казан Су пляжы, Җиңү паркы һәм башкаларны килгән кунаклар бик яратып карый, уңай эмоцияләр, тәэсирләр белән китә. Ә Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей–комплексы, Сәгъди карт йорты – безнең горурлыгыбыз.

Яңа Кырлайдагы “Кырлай” шәһәр арты комплексы, Каенсар авылындагы бик матур урында урнашкан “Каенсар” агро–туристик комплекс, “Балыкчы авылы” авыл йортында яшәп карыйсы, авыл һавасы сулыйсы килгән туристлар өчен бик уңай урыннар. Аларда хәтта чит илләрдән килгән туристлар да ял итеп һәм бик ошатып киткән.

Дүшәмбе көнне республика массакүләм–мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин шул турында тулы мәгълүмат бирде, эчке туризмны җәелдерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, район белән таныштырды.

– Бездә зур шәһәрләр белән чагыштырганда хезмәт хаклары кечкенә. Максатыбыз һәм бурычыбыз – шуны күздә тотып,  халыкны ял итәргә тарту. Эчке туристик проектларыбыз да шуннан чыгып төзелгән, – диде үзенең чыгышында Олег Спичкин.

– “Тукай ягы” проекты барлык ел фасылларын үз эченә ала. Язгы программаның төп герое Шурәле булса, көзен күрше районнардан да КВН командаларын чакырып, “Тукай FEST” үткәрдек. Моның өчен аерым күчмә кубок булдырдык. Быел ул КВНда җиңү яулаган Кукмара районына китте. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Җәйге программаның төп мизгеле – Сабантуй. Кышын балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә Арча стадионына ТатАрча Кар бабаена кунакка чакырабыз, – диде Арча районы туризм үзәге җитәкчесе Лиана Калинина.

Яңа Кырлайда Кыш бабай резиденциясе эшләячәк. Теләгән кешегә юл ачык. Әмма ишек катында барында түргә узма, дигән халык мәкале бар. Башта Арча стадионда үзәк чыршы янында ТатАрча Кар бабае белән очрашып карарга кирәк. Искиткеч бай һәм мавыктыргыч программа көтә балаларны. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык булыр, дип уйлыйбыз.

Күз алдыгызга китерегез, стадион капкасыннан атлап керүгә һәр йорт каршында әкият геройлары каршы ала һәм сезне серле дөньяга сәяхәткә алып китә. Убырлы карчык белән әкиятләрне, мультфильмнарны искә төшерәсез, кул остасы Марья белән уенчыклар ясыйсыз, Курку Йортында Үлемсез Кощей  каршы алачак, Шүрәле белән биергә туры киләчәк. Ә бишенче йортта сюрпризның иң зурысы – Кар бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә. Тәмле коймаклар белән чәй, кар чанасында йөрү, үзәк чыршы тирәсендә уеннар, җыр, бию – яхшы кәеф, күңел ачу өчен бар да булачак. Бу чаралар 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Блаларыгызга менә дигән Яңа ел бүләге бу.

Бар да кызык, мавыктыргыч һәм күңелле. Тик ничек ял итү урыннарына барырга? Очрашуга кайткан журналистларны шул сорауга җавап кызыксындырды. Әйе, бу өлкәдә проблемалар бар, әмма чишә алмаслык түгел.

– Арча районындагы туризм үзәгенә шалтыратыгыз. Хәл итәргә тырышырбыз, – диде Олег Спичкин.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение