События

КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр) 15.12.2016

КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр)

Чәчкә Зәйнуллина, Хәйдәр Зәйнуллин

Кәрим коесы (Һәр сүзе “к” хәрефеннән башланган әсәр)

Китапның авторлары:

Зәйнуллин Хәйдәр Хәйрулла улы — Арча районы Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы.

Зәйнуллина Чәчкә Хәйдәр кызы —   Арча 2 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, район укучылары арасында Гариф Ахунов премиясе лауреаты.

Корректор: Нәбиуллина Фәрдия Хәмит кызы - Арча 2 нче мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кыскача эчтәлеге:

Әсәрдә төп герой Кәримнең дөньяга килүеннән алып картаймыш көннәренә кадәр  тормыш юлы сурәтләнгән. Кәрим күпләргә үрнәк булырлык, үзенең тырышлыгы  белән үзенә юл ярып бар-ган , заманасында чәчәк аткан эчкечелеккә каршы көрәшкән , күп кенә кызларның күңелләрен тиб-рәткән , беркемнән дә  курыкмаучы көчле шәхес. Күрше кызы Кәримә белән гаилә корып, кеше-ләргә күп кенә игелекләр кылалар, тормыш юлындагы авырлыкларны бергәләшеп җиңеп чыгалар, балаларын да эш сөючән итеп үстерәләр. Картлык көннәрендә дә бәхетле гомер кичерәләр. Әсәр 20 нче гасырның 60 нчы елларыннан алып хәзерге көнгә кадәр кечкенә генә Каенсар авылында барган вакыйгаларны үз эченә ала.

Әсәр Казанда үткәрелгән VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр кон-курсында “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Кеше көнкүреше кыска,

Көнкүрештә кыю кал.

Кулларыңнан килгән кадәр

Кешелеклелек кылып кал.

(Кирамов Кәрим Камалович, Каенсарның кыю, кешелекле кешесе)

Кечкенә  Каенсарда Кирамов Камал Кимович, кәләше Кирамова ( кияүгә килгәнче Котдусова) Кифая Камаловна, каршы күршеләре Кәлимуллин Камил Кудерметович, Камилнең кәләше Кәлимуллина ( кәләшләнгәнче Ка-шапова) Кафия Камалетдиновна күңелле көн күрәләр.

Кайчандыр Камал Камил кәләше Кафиягә кызыгып, кинәт кенә Казаннан Кафияләргә кунакка кайткан Кифая кармагына килеп капты – кәләшләнде.

Кафия, Камалдан колак каккач, күпмедер көннәр күңелсезләнде, кисәк кенә кырыкка килеп кергәч, кияүсез калудан куркып, Куркак Куян кушаматлы Камилгә (кызлардан курка) кияүгә килде.

Каенсарда кушаматлар күп. Кушаматсыз кеше — канатсыз кош кебек. Камалның кушаматы Кабак (каян килгәндер) , кәләше Кифаяныкы кияүгә килгәнче Керпе (кайвакыт, кызып киткәндә, керпе кебек кабарынып куя, кызган Кифая кырыена килмәвең күпкә кулайрак), Куркак Куян Камиле Кафиясенеке Күгәрчен (күгәрчен кебек кызу – кызу , көй көйли – көйли каядыр китә, кинәт кенә кызуланып кире кайтып керә).

Кифая Кафиядән, Кафия Кифаядан кияүләрен , Камил Камалдан, Камал Камилдән кәләшләрен көнләмиләр, кунакка күп кергәлиләр, Камил, Камал күбрәк капкалаганда – кайтырлык көчләре калмаганда, Камилләр Камал-ларда, кайвакыт Камаллар Камилләрдә  кунгалап калгалыйлар.

Күршеләрнең кәсепләренә күчик. Камал, кышлар китеп, көзләр килгәнче колхоз көтүен көтә, кыш көннәрендә канюшняда колыннар карый. Кәләше Кифая клуб кательнясында кочегар, көндезләрен колхозның кыяр, кишер кишәрлекләрендә көч куя. Камил кичләрен колхоз кәнсәсен, клубын каравыл-лый, көндезләрен колхоз кардасына каз көтүен күзәткәләргә, казларга капкаларга куеп китәргә килә. Камил Кафиясе киномеханик, Каенсар кеше-ләренә Казаннан кайтартып кызыклы кинофильмнар күрсәтә. Кино карарга кеше күп килә, кечкенәләр кача-кача карыйлар. Клуб кырыеннан кеч-кенәләрне куалар, Кафия качып кино караган кечкенәләрне күрмәгән кебек кылана: карасыннар, карыйсылары киләдер.

Камалныкылар каядыр киткәләгәндә Камилләр, Камилнекеләр каядыр киткәндә Камаллар күршеләренең каралты-кураларына, кош-кортларына күз-колакка калалар. Көнкүрешләреннән канәгать күршеләр.

Көзен күршеләргә көтелгән күңелле күренешләр килде: Камалның Кифая-сы Камалга кечкенә Кәрим, Камилнең Кафиясе Камилгә кечкенә кыз Кәримә китерделәр. Каенсарлылар Кәрим, Кәримәне котларга килергә керештеләр. Калаларда көн күрүчеләр күпләп кайттылар. Камалныкылар, Камилнекеләр, Кифаяныкылар, Кафиянекеләр, Кәрим, Кәримәне күрергә кайсылары көндез-ләрен, кайберләре кичтән килеп, кунып киткәләделәр.

Камал , Камил күпмедер көн кунаклар кабулладылар: кунакларга , күрше-ләргә, кайнешләргә, кайнагайларга, күз күргән кешеләргә, Каенсар картла-рына кырыгар килограммлы кырык кисмәк куылган карлыган, крыжовник көмешкәсе, катлаулырак, күренеклерәк, киләчәктә кирәгрәк, культуралырак күренгән кунакларга Казаннан кайтартып кырыклап катылыгы кырыклы “Ка-занская, “Кедр”, куатле “ Кавказская королева “ коньяклары , кызыл “Кара-белла”лар, кыйммәтле кабымлыклар, Кәрим, Кәримәне күрергә кызыксынып килгән кечкенәләр кулына конфетлар, компасилар, калач-клиндерләр куелды.

Колхозның “Колос” комбайннары карабодай, көнбагыш, кукуруз кырында көмешкәгә киткән комбайнчыларын көттеләр, күбесе кечкенә Кәрим, Кәри-мәне котларга килеп, күп көннәр комбайннарына кире кайтмадылар. Кырда-гы карабодайның, кукурузның , көнбагышның, кайбер культураларның , кле-вер, костерның  күбесен кар каплап китте. Кырдагы көпчәкләре катып калган комбайннарны  көчкә кузгатып  кырык  көндә кассир Казыйхан, Кисмәк  ку-шаматлы  Канәфи    “ К – 700”ында клуб кырыена кайтарып куйдылар.

Кайбер кызмача Каенсар кешеләренең көмешкәне күп кулланудан кү-бесенең күзләренә кызыклы – кызыклы күренешләр күренгәләде: комбайнчы Кутуз космостан килгән көмеш комбинезоннар кигән күпләгән кечкенә кунакларны күргән, кунакларны Кутуз кызыксындырган – кызмача Кутузның кыяфәтеннән, кыланышларыннан кычкыра – кычкыра көлгәннәр. Киләчәктә Кентавр кометасына килеп, клоун кыяфәтендә кометада көн күрүчеләрне көлдереп китәргә кызыксындырганнар.

Кинәт Кутузның космоска китәсе килеп китте- Каенсарда калганчы, космик киңлекләргә китүең кулайрак. Кечкенәдән Кутуз, күккә карап, кемнедер көткән кебек кызыксынып, койрыклы кометаларны күзәткән кеше. Каенсар кешеләре кушкан кушаматы- Койрык ( комета койрыгын күп күр-гәнгә). Космоска киткәнче, Кутузның Каенсар кешеләренә каяндыр килгән кунакларны күрсәтәсе килде. Кичен Кутуз космос кунакларын күрергә Каен-сар кешеләрен космик корабль калган кырыйга китерде – кечкенә кешеләрне, космик корабльне , Кутуздан кала күрүче күренмәде. Күзенә кирәкмәгән күп күренешләр күренгәләгән Кутузны киләчәктәге кайнешләре Казан клини-касына кодированиегә китерделәр, кырык көнлек курсларда калдырдылар. Курслардан кайткач, капкалавыннан, күзенә кемнәрдер күренүләрдән котыл-ды. Күптән күзләгән күрше Карамалы кызы Канәфер Кутузга кияүгә килде.

Карга кушаматлы керәшен Коля каты кызмача килеш Кәрим, Кәримә кы-рыеннан кайтып килешли калкулыктагы каралты – курасы кырыенда күптән кабергә кергән карындашы Костяны күреп куркудан катып калган, каралты – курасына кереп кунарга курыккан, клуб кырыендагы “ Колос” комбайнына кереп качып, керфек какмыйча кунган. Куркуы киткәч, “Колос” комбайнын кабызып , күзенә көзге культуралар кебек күренгән кар көртләрен көлтәләргә керешкән, кемгәдер көлтәдәге “кукуруз”ны куярга КамАЗ китертергә , колхоз кухнясыннан капкаларга китерергә кушып кычкырган. Кәнсәләрдән килгән капкалауны күргәч кенә Коля комбайнын калдырып китеп, кызу-кызу капка-ларга кереште. Комбайнны көчкә кар көртләреннән коткарып, каравылчы Котбетдин кире клуб кырыена кайтарып  куйды. Капкалагач Коляга көч кереп китеп, кырыенда кайнашкан кешеләрне комбайн кебек кычкыра-кычкыра “көлтәләргә” кереште. Коляның кыланышларын күзәткән Кинжал кушаматлы Котлызаман (кайчандыр Кабулда контрразведкада көч куйган, коралсыз килеш каядыр китү куркынычы канына кереп калган, Каенсарга кайткач коралны кирәксенде) каты корычтан коелган кинжалын Коляның күзләре каршына куйгач, Коля кисәк куркудан катып калды, көзге культура “көлтәләре” күз каршыннан киттеләр. Коля күптәннән Котлызаманнан кортлардан курыккан кебек курка. Котлызаман Коляны кисәтте: “Кыланма. Күбрәк кылансаң кинжал кабыргаларың кырыена кереп кадалачак. Кабат кисәтүне кирәксенмим.”  Коля, каралты-курасына кайтып, кабалана-кабалана кырынды, купшы киемнәрен киеп, кеше кыяфәтенә керде.

Кабартма Камалетдины (колаклары кабартма кебек кабарган), Кенәри ку-шаматлы Кәшиф ( кыйнашканга каторгага күп киткәли), көпә – көндез кыз-мача килеш Кәрим, Кәримәне котлап кочаклашып кайтып килешли, Кав-каздан кунакка кайткан кикбоксер Карменга кагылып киткәннәр, Карменны котыртканнар, канын кыздырганнар. Кармен , кызып китеп, канын кыздыру-чыларга кыямәт көнен күрсәткән. Камалетдинның кабартма кебек колак-ларын келәшчә кебек кыскалап коймак кыяфәтенә керткән, колакларының кайбер кырыйларын күгәртеп карайткан. Көмешкәдән каннары кызган көчле Кенәри Кәшифе Карменга күпмедер каршылык күрсәтеп караган каравын, кикбоксерның каты куллары күз кырыйларына килеп кунгач, калын  кар каплаган, кипкән куе кычытканлыктагы куралыкка кадалып кычкырып калган, кичкә кабат кыйнашканга  Красноярскига каторгага китте. Катор-гадан котылгач, Красноярскида кемгәдер кияүләнеп, кибетләр каравылларга калган. Кайвакыт Каенсарга кунакка кайткалап киткәлиләр.

Көтүче Камайга кайчандыр каргалар куркытырга куйган карачкысы куа килгән кылычлы кавалерист кебек күренгәч, куркуыннан кырык кило-метрдагы Кәчегә кадәр качып, кырыгынчы көндә көчкә кичке караңгылыкта, кырынмаган килеш, коточкыч кыяфәттә, каршыларына килгән кешеләрне куркытып, Каенсарга кайтып керде.

Кайбер капкалаган кешеләр күзенә кышын күбәләкләр, күктә кыр казлары күренгәләде. Кыскасы, Каенсар кешеләре Кәрим, Кәримәне көчле котлады-лар, Камал, Камил котларга килүчеләргә көмешкәне, кабымлыкларны кыз-ганмадылар.

Кодалар Ким, Камал, Кудермәт, Камалетдин күпмедер көн Кифаялар ка-ралты – курасында, күпмедер көн Кафияләрдә көмешкә , күп кенә кабым-лыклар капкалап, кочаклашып, кычкырышып, кайвакыт көлешә — көлешә кү-ңеллеләнделәр, Кәрим, Кәримәнең күңелләрен күрделәр, кайбер кешеләрнең , Камил, Камал күршеләренең кыланышып күңелләрен катырдылар.

Кечкенәләр- Кәрим Камалович, Кәримә Камиловна киләчәктә Каенсарга кызыклы күренешләрне күп китерделәр.

Кәрим кечкенәдән күндәм, кешелекле, каралты – курада кайнашты: казлар, күркәләр карады, казларга, күркәләргә, калган кош-кортларга каралтылар корды, катокта кәшәкә көрәштерде, кул көрәштерә — көрәштерә , көрәшә-көрәшә корычтай каты куллыланды. Каенсардагы, күрше Каргалыдагы, Кара-малыдагы көрәшләрдә, кул көрәшләрендә , колгага күтәрелүләрдә катнашу Кәримгә күпләгән кубоклар, караватлар, кроссовкалар, кедалар, клюшкалар, кастрюльләр, калай кисүче кайчы, картиналар, кувшиннар, кассеталар, конь-ки, көрти, кәләпүш, күлмәкләр, костюм комплекты, кош-кортка кирәкле капчык-капчык комбикормалар, кайдагыдыр көрәштән кара кечкенә кәҗәгә кадәр китерде. Кәрим көрәштән кара кәҗә күтәреп кайтып килешли, күрше кызы Кәримәнең кәҗәгә кызыгып караганын күргәч, кәҗәне Кәримәгә кал-дырып, күршедәге каралты- курасына кереп китте. Кәримәнең Кәрим кал-дырган кәҗәгә куанганын күрсәгез! Кәҗә Кәримәләрдә көн күрергә калды.

Кәримгә Казан кунакларыннан кемдер күпмедер көнгә каратэ китаплары калдырып китте. Китапларны Казанга кире китерергә килгәч, Кәрим “Комсомолец” кинотеатрында “Коммандос”, “Кикбоксер”, “Кыю каратист-лар”, “Комиссар Катани” кинофильмнарын карады. Каенсарга кайткач келәт-ләрендә кичләрен, кешегә күренмичә, каратэ, кикбоксинг күнегүләрен кабат-ларга кереште. Күннән корыштырган кырыгар килограммлы “кешеләргә” каратистлар кебек каты кычкыра-кычкыра китереп-китереп кундырды, күтә-реп кисәк каплап куйгалады. Кайчакларда кырыйлары кителгән кызыл кирпечләрне каршына куеп, кисәк кирпечләргә кундырып, кулын каты-ландыра: кызыл кирпечләр, Кәримнең каты кулы килеп кунгач, кителеп-кителеп китәләр. Кеше кебек кыяфәткә китереп корылган карачкысына күп-ләгән каты корычтан коелган кинжалларын кадады. Күп көнне кичләрен, кайвакыт кояш караганчы каршыдагы карурман кырыйларыннан кроссланып кайта. Кәрим кинофильнардагы көчле, кыю кешеләрне кызыксынып карый, көчсез, куркак, кыланчык кешеләр Кәримне кызыксындырмый.

Кайбер кызу көннәрдә, керосинга корылган косилка корыштырып, кыр-лардан, кипкән күл кырыйларыннан, каршыда күренгән карурманнан күпләп клевер, костер корыштырып, кабартып, киптереп, каралты-куралары кыры-ендагы кипкән Каракүлгә кырыклап кибән куйды. Кабартканда, киптергәндә Кәримә килеп катнашып китте. Кыш көннәрендә кибәннәр Каенсардагы клевер, костер кирәк кешеләргә киткәч, Кәримнәргә күп кенә керем керде. Кәрим күрше Кәримәләргә күпмедер кибәнен кертеп куйды. Камил күпмедер керемне Кәримнең кулына куйгач, Кәрим керемне кире Кәримә кулына куйды. Көлемсерәп кенә Кәримәгә карап, кычкырып куйды: “Кәримәләргә Кәримнән кечкенә күчтәнәч”.

Киләчәктә Кәрим, Казанга кунакка килгән килеш, көрәшеп компьютер, кул көрәшендә катнашып ксерокс күтәреп кайтты. Кәримгә кемдер Казанга көрәш күнегүләренә килергә кушып караган, күнегүләрне кирәксенмичә, каршы килеп, кайтып киткән. Кәрим көчле кеше, көчлеләнергә күнегүләр кирәкми.

Кәримне, комсомолга кергәч, класста казначейлыкка куйдылар. Комсомол комитетына кирәкле кәгазъләрне, казнага керүче керемнәрне көйли. Кагыл-масалар, кешене кыйнамады , кешедән кыйнаттырмады, күп кешеле компа-нияләргә кермәде. Кызлар кырыенда кайнашмады, кызларга карамады, каникулларда , Камал күбрәк керем кертүче кәсепләргә (кешегә каралты-ку-ра, капка-койма коруга) киткәч, колхоз көтүен көтте, көтү көткәннән  Кәрим-гә күпмедер керем керде.

Кемнеңдер кемнедер кыерсытканын күрсә, килеп, кыерсыткан кешене ки-сәтә, киреләнеп каршы килсә, каш, күз кырыена китереп кундыра – күп кенә крутойлар Кәримнән куркалар. Каенсарда Кәримгә Калтырша кушаматы куштылар (кайвакыт каршы килгәләсәләр, киеренкелектән куллары , кыч-кыруы калтыранып киткәли).

Кәримә кечкенәдән куе кара кашлы, кара күзле кыз, каралты- курада кә-бестә, кишер, кыярлар, кара, кызыл карлыганнар, крыжовниклар кырыенда көч куйды, казлар, күркәләр карады, көзен күбесен каклады. Каклар койды. Кара, кызыл карлыганнардан, крыжовниклардан күп күләмдә кайнатмалар кайнатты. Класста культмассовик. Концерт куюларны кайгырта. Клубта күңелле кичәләр, КВНнар куйганда күп катнаша, кешене кичәләрдә катнаштыруга күп көч куя. Клубтагы “Көз кызы”, “Кар кызы”, “Каенсар кызы” конкурсларында катнашу Кәримә кулына күпләгән кубоклар, керем-нәр китерде.

Кәримәне кечкенәдән күпләр күзли, кырыена килеп карарга кыймыйлар. Кәримә күбрәк Кәрим кырыенда. Кәримәне күзләүчеләр Кәримнән куркалар. Кәрим Кәримә кырыенда кайнашасы килгәннәрнең күбесен Кәримә кыры-енда күренмәскә, кычкыртмаска, кочакламаска күптән кисәтеп куйды. Кисә-түгә каршы килеп караган “кыюлар”ның күбесе Кәримнән кыен күрделәр-күз кырыйлары карайды, кабыргалары какшады, куллары кара көйде. Кәримгә күрше кызы Кәримә кадерле, киләчәктә кара күзле, кыйгач кашлы Кәримәне кәләше кебек күрәсе килә. Кыргый кушаматлы Кәримә күптәннән күрше Кәримгә кызыга, Кәримәнең күзенә Кәрим Кәримәне күрмәгән кебек күренә.

Кечкенәдән, карлы кышлар килгәч, кипкән күл каршындагы каеннарга Кәрим, Кәримә кошларга күп кенә кормушкалар куйдылар, кечкенә кошлар-ның кабартма, күмәч кисәкләре, кипкән көнбагыш, карабодай капкалаган-нарын күзәткәләделәр. Кайчакларда кормушкаларга, көчле карлардан капкаларга кытлык кичергән, Каенсарга кире кайткан кара каргалар килгәләде. Киләчәктә картаймыш көннәренә кадәр кошларга карата кешелеклелек кылдылар, кайчакларда канатлары каерылган, канаган кош-кортларны каралты- кураларында карадылар.

Класста Кәримәне күрше Карамалыдан килүче Капитан кушаматлы Кот-дус күзли, кайчагында котыртып, кычкыртып киткәли, кайвакыт Кәримәне кочаклыйсы килә. Кәримә кыланчык Котдустан Кәрим кырыена кача. Кәрим-нең кырыс карашыннан куркып, Кәримәне Котдус Кәрим кырыенда кал-дырып китә. Кәрим Кәримәне Котдус кулыннан күп коткарып килде. Кәрим Кәримәне класста, коридорда кырын карый-карый күзәткәли, күрше кызының куе кыйгач кашлары, карлыгандай кара күзләре, кеткелдәп көлүләре күңелен күптәннән кытыклый.

Котдус класста король кебек купшыланып китте: кызларны кычкыртты,  кечкенәләрне кыйнады, кыерсытты – кесәләрендәге күпмедер капиталлары Котдус кесәсенә керде. Кәримнең Котдустан, компаниясеннән каны каткач, Котдусны класста кызлар , кыерсытылган кечкенәләр каршында каты кисәт-те. Котдус, компаниясе Кәримнең кисәтүеннән кычкырып көлделәр. Кәрим, Котдуска карап кыска кычкырды : “Карарбыз, Капитан, киләчәктә кем кем-нән көләр.”

Класстагы кемдер Котдуска Кәримне котырткан, кыйныйсы килгән кеше-нең Кәримнән каты кыйналып, кеше көлкесенә калачагын, кулының кувалда кебек катылыгын, каты кундырачагын кисәтеп карады, Кәримнең Казанда Кәримнәр классын кыерсытасы килгән казанлыларны кыйнау күренешен күрсәтте…

Кәримнәр классы Казанга культпоходка килгәч ( Карамалыдан Котдус, компаниясе культпоходны кирәксенмичә Карамалыда калдылар) “Комсо-молец” кинотеатры каршында классларын Казан компаниясе камый. Кулла-рына кара кастетлар, күз күрмәгән кораллар кигән, күсәкләр күтәргән кырык-лап кешене күргәч, кызлар куркуларыннан кычкырып куялар. Кәрим каушап калмый, казанлыларга кычкыра: “ Командирыгыз кем? Күрсәтегез. Клас-сташларыма кагылмагыз. Кыйнашасы килгән кешеләр кырыема килсеннәр: каратэ, кикбоксинг күрсәтәм. Кисәтеп куям, кемгәдер кагылсагыз, кыйнарга керешсәгез, кагылган кешеләрегез киләчәктә коляскада көн күрерләр.”

Кәримнең кисәтүе Казан компаниясен көлдерде. Кәрим кырыена , кулында-гы кара кастетын күрсәтә-күрсәтә, купшы кыяфәттә, көлемсерәп, компания командиры, Кувшин кушаматлы Касатон килде: “Көчле көлдердең. Карап карыйк каратэңны, кикбоксерлыгыңны.”

Касатон, кисәк кара кастетлы кулын күтәреп, Кәримгә кизәнде. Кәрим Касатонның кулына каршы кулын куйды, көтмәгәндә кулын каерып, Каса-тонның кастетлы кулын Касатонның күз кырыена кундырды. Кырыенда калкынган күпмедер күсәкләр күтәргән компания кешеләренә кызу-кызу каратэ, кайсыберләренә кикбоксинг күрсәтте. Көтелмәгән кызулыкта каратэ, кикбоксинг кабуллаган казанлылар кайсы-кая капландылар. Кәрим күзләре күперергә керешкән Кувшинга кычкырып каратэ күрсәткәч, Касатон койма кырыена килеп капланды. Кәрим Касатонны күтәреп, каешыннан корыч кой-мага киертеп куйды. Коточкыч күренешне күргән, күсәкләр күтәргән компа-ния калдыклары куркуларыннан, кыргый кешеләр кебек кычкырышып, күз күргән кырыйларга качыштылар. Классташлар Кәримнең кемлеген, кыю-лыгын, каты куллылыгын Казанда күрделәр. Кәрим, кырыенда кыйналудан кыймылдашкан компания кешеләренә карап, көлемсерәп кычкырып куйды: “Көчлелек, кыюлык кирәк. Күрәсез, Казанда куркыныч. Көчлеләнәсегез, кыюланасыгыз килсә келәтемә каратэ, кикбоксинг, кул көрәше күнегүләрен кабатларга килерсез. Күргәннәрегез күзләрегездә калсын, Каенсарга кайтып, кешеләр колагына кермәсен.”

Казаннан кайткач, кайбер классташлар кичләрен Кәримнәргә килеп, каратэ, кикбоксинг, кул көрәше күнегүләрен кабатларга керештеләр.

Котдус кына классташының киңәшләрен кирәксенмәде: “Кәримнән кур-кырга кирәкмәс. Котдусның кулы катымы, Кәримнекеме? Карап карарбыз”.

Күпмедер көннән Котдус куштаннарына, каршылык күрсәткән куркусыз, кыю Кәримне кыйнарга кушты. Катокта Кәримәгә кырыклы коньки киертергә керешкән Кәримнең кулына куштаннардан каты кар кисәкләре килеп кунды. Кәримнең кулында кып – кызыл кан күргәч, Кәримә кур-куыннан кычкырып куйды. Котдус, куштаннар кызык күргәндәй көлеште-ләр. Кәрим “күңелле” компанияне кисәтте – каток кырыеннан китәргә куш-ты. Котдус компаниясе кисәтүне кирәксенмәде – Кәримне кыйнарга, Кәри-мәне Кәрим каршында кыерсытырга Кәрим, Кәримә кырыенарак килделәр. Кәримә куркуыннан Кәримнең куенына кереп китте. Кәримәгә курыкмаска кушып, Кәрим кисәк кенә кәшәкәсен куштан Корбангалиның колак кырыена кундырды. Колагыннан кан китүен күргәч, Корбангали куркуыннан каток кырыендагы кар көртенә кадалды. Кәримнең корыч кебек каты кулы Кәрим кырыенда Кәримәне кыерсытырга, кычкыртырга керешкән Котдусның күзләре кырыена килеп кунгач, Котдусның күзләре күпереп күгәрделәр. Күзләре күрмәгән Котдус , куркуыннан кычкыра – кычкыра, кармалана – кар-малана каршыдагы клуб кырыена кереп качты. Калган куштаннар, Кәримнең  кувалда кебек каты кулын күтәреп каршыларына килүен күргәч, кайсы кая качыштылар.

Кәримә кыйнашу күренешләрен көлә — көлә карады. Кәримнең канаган ку-лына каты кар кисәкләре куеп кулының канаганын киметте, канаган кы-рыена кулъяулыгын кысып куйды. Кәримәнең күрше Кәримгә кызыгуы Котдусның, куштаннарының Кәримнән кыйналу күренешеннән кискен кабынып китте.

Кәрим, Кәримә кичкә кадәр катокта конькида куыштылар, көлешә — кө-лешә куштаннарның күзләре күперүдән күрмәгән, күзләрен кешегә күрсәтмәскә кара күзлек кигән Котдусны күтәреп, кайчакта култыклап күрше Карамалыга  кайтып китүләрен карадылар. Кәримәне капкаларына кадәр кайтарып куйгач, Кәрим кире катокка кәшәкә күнегүләрен кабатларга китте. Крутов, Касатонов, Константинов, Каменский, Капустин, Квартальнов, Коф-фи кебек кәшәкәчеләр, капкачы Кралик – Кәримнең кумирлары,  Канада кәшәкәчеләренең көндәшләрне  китереп – китереп кысулары Кәримне кызык-сындыралар. Кайвакыт Кәримә, Кәримгә күренмичә, каток кырыенарак ки-леп, Кәримнең кәшәкә күнегүләрен кызыксынып күзәтте, Кәримгә кызыгуы көннән — көн көчәйде. Кәрим класста күренмәгән көнне күңелсезләнде, Кот-дусның Кәрим килми калган көннәрдә Кәримәне кычкыртуларыннан, кыла-нышларыннан качып кайтып киткәләде.

Киләчәктә класста, коридорда кызларны кимсетүләр, кечкенәләрне кыер-сытуларны Кәрим кискен киметте. Кәримнән каты кыйналган карамалылар-ның Котдус компаниясе Каенсардагы класска кире кайтмады, күрше Карга-лыга киттеләр.

Классташлар Кәрим, Кәримәгә , киләчәктә, класстан класска күчеп, кулларына кызыл катыргы килде. Кемнәрдер Кәримгә КАИга , Кәримәгә КХТИга керергә кыстап карадылар. Кәримнең Казанга китәсе килмәгәч, Кәримәнең Каенсарда каласы килде.

Күптән көтелгән коммунизм килмәгәч, классташларның , Каенсар кеше-ләренең күбесе, керемнәре кискен кимегәч, каралты – кураларында карт – ко-рыларны калдырып, колхоздан качып, Казанга киттеләр. Күбесе Казанда көн күреп калуны кулайрак күрделәр.

Кәрим, Кәримә Каенсарда колхозда калдылар. Кәрим колхоз көтүен көтте, кичләрен колхоз каралтыларын, кәнсәсен, клубын, комбайннарын, “К-700”ларын, канюшнясын, келәтләрен каравыллады. Кәримә “Каенсар” кол-хозы кәнсәсендә кассир, Калын Китап кушаматлы Камәр кисәк кенә көтмә-гәндә күрше Карамалы комбайнчысы Кашафка кияүгә киткәч, кичләрен китапханәдә китапханәче. Кәримә көчен кызганмады — Казаннан күп кенә калын – калын кызыклы , кайбер кызганычлы китаплар, кечкенәләргә кари-катуралы кечкенә картоннар, китаплар куярга китап киштәләре  кайтартты. Китапханәгә картлар, карчыклар , китапханәсез калган күрше Карамалыдан килүчеләр күбәйде. Кичләрен китапханә кырмыска күче кебек кайный – кем-нәрдер китаплар, кайсылары көлә – көлә картоннардагы кызыклы кари-катураларны карыйлар, кайберләре китапларын китерә. Каенсардагы күп кенә кешеләр каралты – кураларындагы кулланылмаган күп кенә кызыклы китапларын китапханәгә китереп куйдылар. Китаплар күбәйде. Китап киш-тәләре калынаеп китте.

Кәримә Кәримне күпме китапханәгә китапка килергә күндереп карады, Кәрим киреләнде, китапханәгә килмәде – китаплар кырыенда кайнашуны кирәксенмәде . Кичләрен кайбер көннәрне кайтырга курыккан Кәримәне каралты – курасына кадәр кайтаргалап куйды. Кәримнең Кәримәне кайтарып куюы Кәримәгә күңел күтәренкелеге, канәгатьлек китерә. Кәрим Кәримәне капкаларыннан кертә, кырыс кына Кәримәгә карап куя, кире каравылына каракларны куркытырга китә. Кәримә, Кәрим киткәч, күңелсезләнеп кала. Кәрим Кәримәне күрмәгән кебек кылана, кыюлыгы килгәнне көтә, Кәримнең күңеленә күрше кызы Кәримә күптәннән кергән.

Киләсе көздә Кәримгә Казан комиссариатыннан кәгазь китерделәр. Китәсе көнне Кәримә Кәрим кулына күп кенә конверт, карточкасын, күгәрченнәр кү-пертелгән кулъяулык куйды: “Кайтуыңны көтәрмен, Кәрим”. Кәрим Кәри-мәне күкрәгенә кысты, көлемсерәп куйды: “Көт Кәримә, көт, киләсе көзнең киләсесендә  кайтып керермен”.

Кәрим, Казан комиссариатында комиссиягә күренгәч, Кубага киткән. Кубаны каравыллаучы  “Кратер” корабленә капитанлыкка куйганнар. Кәрим-нең Каенсардагы каралты-курасына, күрше кызы Кәримәгә Кәримнән кон-вертлы кәгазьләр күп килде. Кәримнең күңеленә Куба күп кенә күңелле күренешләр кертеп калдырды: кояш каты кыздыра, күп кеше кара, каты кабыклы куе какос кабып караган, каяндыр китертелгән кобра көтүе күрде, күптән кырынмаган кеше кыяфәтенә кергән Кубаның кыю командармы, куркусыз Кастроны күргән- “Кратер” кораблендә күрешкәннәр. Кастро капитан Кәримнең  кулын кысып күрешкән, киләчәктә Кубада калырга кыстап караган. Куба кызлары Кәримне күрергә корабль кырыена күпләп килгәннәр. Кубаның кара кызлары Кәримне кызыксындырмадылар. Кәрим-нең күңеле Каенсарда, күрше кызы , кара кашлы, кара күзле Кәримәдә, Кәримнең кайтуын көткән колхоз көтүендә. Көнгә кырык кат кесәсендәге Кәримәнең карточкасын карый.

Канадага командировкага киткән көе, Канада кубогына кәшәкә көрәш-ләрен карап кайтты. Канада кәшәкәчеләренең күбесе каска кимичә кәшәкә көрәштерә. Куркусыз кешеләр. Көчле кәшәкә көрәше күзәтелде: көчле кизә-нүләр, көндәшләрне китереп-китереп кысулар, капкачыларның кизәнүләрне кире кагулары, кайчакта керттереп куюлары. Канада капкачысы күп керт-терде. Кәримнең Капустин, Касатонов, Крутовларның канадалыларны көчле “кәҗә” калдыруларыннан күңеле күтәрелде, Канада кәшәкәчеләрен, капкачысын кызганып куйды: “Канада кадәр Канада кубоктан колак какты”.

Кызык күренеш күзәтелде: Касатоновлар командасы Канададан кубоксыз кайтып киттеләр (Канада кәшәкәчеләре кубокны качырып куйганнар). Күпмедер көннән кайсыдыр Канада кешеләре, күпмедер керемнәренә Канада кубогының копиясен койдырып, кубокны китереп, Крутовлар командасы кәшәкәчеләренең кулларын кысып, кубокны калдырып киттеләр, Канада кәшәкәчеләренең Канададагы кәшәкә көрәшләрендәге кыланышларын киче-рергә куштылар.

Кәрим Кубадагы корабленә Канададан канатланып кайтты: көчле кәшәкә көрәшен, Крутов, Касатонов, Капустин, Коффи кебек көчле кәшәкә көрәште-рүчеләрне күрде. Кәрим киләчәктә, Каенсарга кайткач, кәшәкә көрәшен күтәрергә карар кылды.

Кайту көне килде. Куба кояшында карайган Кәрим Каенсарга кокардалы, кап-кара кительле, киң каешлы, кап-кара күнитекләрдән, капитан кием-нәрендә кайтты, кулында кашкарыйлар. Каенсарга кергәнче Кәримне Кәримә каршылады. Кысып кочаклаштылар, көлештеләр. Кәрим Кәримәнең кулла-рына кашкарыйларны, Куба күчтәнәчләрен куйды, Кәримәне кулларында күккә күтәрде. Куба кадәр Кубадан кайткан Кәрим Каенсар кешеләрен кы-сыксындырды.

Кәримнең кайтуын Каенсарда көткәннәр: кичен клубта кичә кордылар, Кәримне клуб каршында Кубадан кайткан кунак кебек каршыладылар, кул-ларын кысып күрештеләр, классташлар кочаклап куйдылар. Кәримә, Каенсар кызлары кызыклы концерт куйдылар. Клубтагылар, кулдан-кулга күчереп, Кәримнең Кубадагы карточкаларын карадылар. Күп кенә Каенсар кызла-рының Кәримне күргәч, күзләре кызды, Кәрим кырыенда кайнашкан Кәри-мәгә көнләшеп карадылар. Клубтагы каршылау күренешеннән Кәримнең күңеле күтәрелде.

Киләсе көнне Кәрим колхоз көтүен көтәргә китте, кичләрен колхозның каралты-кураларын каравыллады. Колхоз көтүе Кәримне куанып каршыла-ды: Кәримгә карап кычкырып-кычкырып куйдылар. Кәрим Кубага киткәч, Каенсар кәҗәләрен колхоз көтүенә кушканнар. Кырларда күкрәгән кукуруз-ны, көзге культураларны күргәч Кәрим куанып куйды. Кәрим Каенсар көнкүрешенә кереп китте.

Каенсарга күп көннәр , кышлар, көзләр килде, китте. Колхоз көтүен көтү, көтүгә кушылган Каенсар кәҗәләрен  куу, кичләрен каравылда каракларны кисәтеп кыйнау күренешләреннән, колхоздан кергән керемнәрнең кимүен-нән Кәримнең күңеле катты. Каравылчы Кәримнән кача-кача кемнәрдер кичке караңгыда капчык күтәреп каракланып кайтып килә, кемнәрдер каракланырга китә. Колхоздан керемнәре кимегәч, Каенсар кешеләренең кү-бесе караклануга күчте. Колхоз, кассасына керәчәк керемнәренең күбесеннән колак какты. Капкалаган, капкалагач кычкырышкан, күңелсезләнешкән кешеләр күбәйде. Күп колхозларны корыткан кризис “Каенсар” колхозына килеп керде. Каенсарда көнкүреш көннән-көн күңелсезләнде.

Кулларыннан килгән кешеләрнең көнкүрешләренә кризис күп кыенлыклар китермәде. Кемнәрдер казларын, күркәләрен күбәйттеләр, каклар койдылар, кемнәрдер кешегә капка-койма, каралты-кура кору кәсебенә кереп киттеләр. Казлардан, күркәләрдән, койган какларыннан, корган каралты-кураларыннан, капка-коймаларыннан көндәлеккә кирәкле керемнәр керттеләр. Кәрим, каян-дыр күреп кайтып, кыярчылыкка күчеп карады. Кыярга корылма корып, кыш киткәнче кереште. Кеше кыярга керешкәнче, кыярдан күп кенә керемнәр кертеп куйды. Кырык кубометр каен китсә-китте, кереме күп керде. Каенсар кешеләренең күбесе кыярны кыйбатсындылар. Казан кешеләрен кыяр күбрәк кызыксындырды. Каенсарга кунакка кайткач, Кәримнәргә капчыкларын күтәреп киләләр: Кәримнең кыяр кирәкле клиентлары күп. Кәримнән күреп, Каенсарда күпмедер кеше киләсе кышны кыярга күчте. Кәримнең кон-курентлары күбәйде- киләчәктә кыярдан күп керем кермәячәк, керем кер-терлек кәсепкә керешергә кирәк. Кайбер колхозчылар, комбайнчылар, керемнәре кимегәч, күрше колхозларга, күпмеседер кайларгадыр коопе-ративларга китеп, контракт килешүләре кордылар. Күрше колхоз КамАЗлары Каенсарга килә, кичләрен колхозчыларны, комбайнчыларны кире кайтарып куя. Күпмедер Каенсар кешесе, киләчәктә кияүләнеп, кәләшләнеп, күрше колхозлар корган квартираларда көн күреп калдылар. Каенсарда кайбер комбайннарга, КамАЗларга куярга кеше калмады.

Кәрим Каенсарның коточкыч күңелсез киләчәген күзаллап куйды. Ки-чекмәстән Каенсарны коткарырга, көнкүрешне күңеллеләндерергә кирәк.

Кисәк Кәримнең күңеленә Каенсардагы каралты – курасы кырыенда кое, кое кырыена кечкенә күл казу , күл кырыена күпер кору күренешләре кереп , куллары кычытып китте. Күңеленә казылачак күлләренә коедан күлне киптермәскә канау казып калдырырга, күлгә кечкенә кызылканатлар, карплар, кыслалар, кыртышлар, карасьлар кайтару, күл кырыйларына кызынырга Казан комы кайтарту кереп калды. Кәрим киләчәктә карплардан, карасьлардан, кыслалар, кызылканатлар, кыртышлардан күп керем керәчәген күңеленә киртләп куйды. Күл кәсебенә Каенсарда кемдер керешкәнче кере-шеп китәргә кирәк.

Каенсарда күптәннән коелар калмады, Каракүл күле кырыс кызуларда кипте, кырыендагы куе камышлары корыдылар, кыр казлары күл кипкәннән Каенсарга кайтмыйлар. Кешеләр, колхоз коеларны, күлне , күперне кирәк-сенмиләр, күңелсез Каенсарда көн күрәләр.

Кое, күл, канау казырга, күпер корырга күп кул көче китәчәген күңеленнән кичереп куйды Кәрим: кулдан күп казырга, казылган кәзләрне каядыр куярга, кәзләрне күчерергә кемнедер көйләргә кирәк. Киләчәктә күренгән каршы-лыклар күплеге Кәримне куркытмады, киресенчә, күпмедер көч кертте.

Күңеленнән киләчәктәге кәсебен кат-кат кичереп карагач, күңелсезлектән күңеле каткан Кәрим колхоз кәнсәсенә кереп, колхоз көтүеннән , каравылдан китүен кисәтте. Каенсарда киләчәктә кое, күл казыячагын, күлгә кечкенә карп, карась, кысла, кыртыш, кызылканатлар, күл кырыйларына кызынырга ком кайтартачагын, күпер калтытачагын, киләчәктә колхоздан күпмедер капитал кирәген кабатлагач, кәнсәдә күптәнге кирәкмәгән, кайберләре килә-чәктә кирәкле калын-калын кәгазьләрдә кыймылдашкан кырыклап кеше , Кәримәдән кала, кычкыра – кычкыра көлделәр. Куе кыйгач кашлы күрше кызы Кәримәнең күңелле карашы Кәримгә күпмедер  көч  кертте.  Кәрим,  кулын  күтәреп,  кычкырып  куйды:  “ Көлегез, көл, кем кемнән көләр, килә-чәктә карап карарбыз. Колхозга керүче күп капиталдан колак кагасыз.”

Кәрим колхоз көтүенә көтүче, каравылга кеше куярга кушып, кәнсәләрдән каралты – курасына кайтты, кое казырга кирәкле көрәкләрен, костюмнарын, күнитекләрен, күп кенә кайбер кирәкле коралларны карап куярга кереште.

Кәрим киткәч, колхоз көтүен көтәргә Камыр кушаматлы Кыямны көчкә күндерделәр. Көтү Каенсардан  кузгалып китте, кире кайтып кермәде – күр-ше Карамалының кукуруз, Каргалының карабодай, клевер кырларына качканнар, көтүне куып карый – карый Кыямның кыяфәтләре калмаган. Көтүдәгеләрнең кайберләре күбенгәннәр. Кайчандыр Кәримнең кырыс карашларыннан, кычкыруыннан курыккан көтү Кыямны көтүче кебек күрмәде, Кыямнан көлгән  кебек качтылар. Качкан көтүне Каенсар кәнсә-сендәге кырыклап кеше кичке караңгыга кадәр көчкә кардага кайтарып куйдылар. Күбенеп кабарынганнарын карда кырыенда корсаклары каба-рынганнары кимегәнче кычкырып куркыта – куркыта кугаладылар. Кәнсә кешеләренең күбесе каралты – кураларына кичен көчкә кайтып керделәр. Кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләрнең кайтышлый күбесеннән Кәрим капкасы кырыенда көлеп кычкырып калды: “Көлке көлә килә. Килә-чәктә күбрәк көлкегә калачаксыз”.

Күпмедер кәҗә кырык километрдагы Кәчегә кадәр киткән. Киләсе көнне кәнсәдәге кешеләрнең кайберләре Кәчедәге кәҗәләрен кайтарырга китеп,  Кәчедә күз күргән кешеләрендә кунып калдылар. Кәҗәләрне, кәнсә кеше-ләрен Кәче КамАЗы , кырык капчык  “Каенсар” колхозының кипкән кара-бодаена килешеп, китереп китте.

Кичкә Кәрим калдырып киткән каравылга кара көчеге Колобогын калдыр-мыйча Карбыз Кавие килде. (Кайда карбыз күрсә, капкаламыйча китми.) Караклар компаниясе Колобокка калын киселгән колбаса, Кавига күпмедер карбыз, көмешкә куеп, кырыгар килограммлы кырык капчык киптерелгән карабодайны, күпмедер күләмдәге күп культуралар кушылган катнашманы (кормосмесь), КамАЗ кузовындагы кукурузны Каенсардагы каралты – кура-ларына күчерделәр. Киләсе көннәрдә кайтартылган карабодайны караклану күренешендә Каенсарның күп кешеләре катнаштылар:  капчык-капчык кара-бодай күтәреп кош-кортларына кайтарып куйдылар.

Күпмедер көннән, көмешкә каба – каба күзләренә кешеләр карбыз кебек күренгәч, күзләре кылыйланган Кавины каравылчылыктан кудылар, колхоз-дан киткән карабодай, кукурузларның керемнәрен капларга каралты – кура-сындагы көтүен колхоз кардасына китереп куйдылар.

Каенсар кәнсәсендә көн кадагында каравылчылыкка, колхоз көтүен көтәр-гә кешеләр кую каралды. Кәнсәгә китертеп, кемнәрнедер каравылга, көтү-челеккә кыстап, кызыксындырып карадылар, китертелгән кырыклап кеше, каршы килеп кайтып киттеләр. Каенсар кадәр Каенсарда каравылчылыкка кызыккан, көтү көтәргә кыюлыгы килгән кеше күренмәде.

Кәнсәләрдә кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләр колхоз көтүен көтәргә, каравылга куярга , Кәрим каршына килеп, көйләп, кызыксын-дырып, көйгә килмәгәч куркытып карадылар, көтү көтәргә, каравылга каршы килсә Каенсардан китәргә куштылар. Кәрим кәнсә кешеләренә катгый каршы килде, кәнсәдән килгән компаниядән кычкырып көлде.

Кәримне куркытып кара! Кәнсә кешеләренә Кәрим китәргә кушты, кырыс карап куйды. Китмәделәр. Кәрим кисәк каршындагы кырык килолы каты корычтан коелган  кувалданы күккә күтәреп кизәнде – кәнсәләрдән килгән кырыклап кеше кычкыра – кычкыра кайсы кая качып киттеләр. Качмаган Кәримәне күргәч, Кәрим күтәргән кувалдасын кире куйды, Кәримәгә килә-чәктә кое казырга килергә кушты. Кәримә куанычыннан Кәримне кочып куйды.

Кичен китапханәдән кайтканда Кәрим, Кәримә киләчәктә кое казу көнен килештеләр. Кәримгә кое, күл казырга керешергә каяндыр күпмедер керем кертергә кирәк, колхоз казнасыннан керем каралмады.

Колхоз көтүенә кеше килмәде. Көтү кардада камыл, кипкән клевер, костер,  кайвакыт кукуруз, көнбагыш кимереп, кышка кадәр кырлар күрмичә көн күрде. Каенсар кешеләренең каралты – кураларындагы кырыклап кәҗә көтүгә китәсе килеп кычкырып – кычкырып карадылар , кәҗә көтүен көтәсе килгән кеше күренмәде. Колхоз кардасы кырыеннан киткәндә Кәримгә кардадагы көтү, кипкән клевер, костер күшәгән кәҗәләр кычкырып – кыч-кырып калдылар – күңеле кителеп каткан Кәримне көтү кызыксындырмады.

Каравылга кеше килмәгәч, “Каенсар” колхозына Казаннан “Караул” компаниясеннән кораллы кырыс каравылчылар кайтартылды. Кайчандыр Кәрим каравыллаган колхоз каралтыларын кырыклап каравылчы кара-выллый. Кичке караңгылыкта Каенсарга кайтартылган кара киемдәге Казан каравылчыларын каенсарлылар күрми калдылар. Кайбер каравылчылар капчыкларын күтәреп карабодайга, карабодай калмагач, кукурузга килгән каракларны кыйнадылар, кайберләре караклардан каторгага китмәскә, куркытып, күпмедер капитал китерттерделәр, киләчәктә кабат күзгә күрен-мәскә куштылар. Каенсарда караклану кискен кимеде. Каравыллаганга кол-хоз кассасындагы күп кенә керем Казанга китте. Кергән керемнәренә “Кара-ул” компаниясе каравылчылары Казан кырыенда коттеджлар корып куйды-лар. Кәримсез калган колхоз кризис кичерде, кайчандыр Кәримнән кычкы-рып көлгән кәнсә кешеләренең күбесе кыскартылып, кайсы кая киттеләр.

Казан кырыендагы коттеджларның күбесен коруда, контракт килешүе корып, Кәрим катнашып кайтты. Казаннан Кәрим Каенсарга “Караул” компаниясе Кәримгә калдырган кызыл “Копейка”да кап – кара костюм комплектыннан ,  күгелҗем күлмәктән, кояшка каршы кара күзлектән, кара кроссовкалардан кайтып керде. Кәрим кайтканда колхоз кәнсәсе, кибет кырыенда кайнашкан Каенсар кешеләренең күбесе Кәримгә көнләшеп, кызлар кызыгып карадылар. Кайчандыр Казан каравылчыларына колхозның киткән керемнәренең күпмеседер  Кәрим кесәсендә кире Каенсарга кайтты. Кәримгә Каенсарда кое, күл казырга, күпер корырга, күлгә кечкенә кызыл-канатлар, карплар, карасьлар, кыртышлар, кыслалар, казылачак күл кырыйларына ком кайтартырлык, күп кенә көнкүреш кирәкләренә кирәкле керем керде. Кәрим Казаннан канатланып кайтты.

Кәрим,  Кәримә  килешенгән кое казу көне килде.  Кояш күренгәнче, Калтырша кушаматлы Кәрим, калтыр-колтыр килеп, кичтән карап куйган кы-зыл күлмәген, күн кепкасын, көрән курткасын,  кара, кичтән кремланган күнитеген киеп,   кояшка каршы кара күзлеген күзенә каплап, күңеленә кайчандыр кемнәндер килеп кергән Картуф көен көйли – көйли, каты корычтан коелган  көрәкне    кулларга кунаклатып, каешланып каткан каты кәзләрне каерып – каерып  кое казырга кереште.  Кояш кыздырганчы коеның күпмесендер казып калырга кирәк.

Көтү кугач, күрше Кафиянең куе кыйгач кашлы  кызы Кәримә кое кырыена Кирлемән кушаматлы (Кирлемән кебек кире) кызгылт-көрән көчеген китереп куйды, канатланып  Кәрим кырыенда кайнашты: кадаклар, кырык кило-граммлы кувалда, кәкрәйгән кадакларны кире кузгатып кагарга  келәшчә китерде, көчеге  кырыена килгән кош-кортны кугалады, Кәрим кузгаткан кәз кисәкләрен комачауламаска кырыйгарак күчереп куйгалады, кое казыганны кызыксынып карарга килгән картларны, карчыкларны кире кайтаргалап килде. Кәримгә капкаларга казылык, киптерелгән кызылканатлар, карасьлар, карплар, кечкенә-кечкенә кабартмалар, казылык, кильки консервасы, каклаган каз кисәге, калач-клиндер, кыздырылган көнбагыш, кавын-карбыз, кыяр, кызыл, кара карлыган, крыжовник кушылган кайнатма, квас, кока-кола китерде, каеннан кырылган кашыктан катык, кефир, кишер коктейле  каптыргалап куйды. Кырык килолы Кәримә Кәримгә кырын карый-карый кишер, казылык капкалады, калдыкларын көчеге Кирлемәнгә калдырды.  Кире кайтып, кое кырыенда кайнашкан Кәримгә күчтәнәчкә  кабак китереп куйды. Кабак күреп кабарынган  Кәрим Камалович (Камалның кушаматы кабак) көрәген кабакка кадады, күтәреп Кәримәгә кизәнде, кабакны каядыр куярга карар кылды. Кәримә куркуыннан куырылып килде, комач кебек кызарды. Кирлемән, кинәт Кәримәне коткарасы килеп, Кәримнең каршысына китте. Кәрим кулындагы кабак кадалган корыч көрәген күтәреп күккә күрсәтте, Кирлемәнгә килмәскә кушып каты кычкырды. Кирлемән, кур-куыннан , кишер, казылык калдыкларын коя-коя качты.  Кәримә Кәримгә кы-рын карап куйды. Каршы килсә , Кәрим Кәримәне кое кырыеннан куачак. Кырыс кыяфәт китереп, Кәрим кычкырып кына Кәримәгә кызыл калай кисеп китерергә кушты, каршысына калай кайчысы куйды. Кәримә, каушавыннан кулларын кискәли-кискәли, калайны көчкә кисеп Кәримнең кабак кадалган көрәкле кулына  китереп куйды. Кәрим кабак кадалган көрәкле кулына кара-гач кинәт кычкырып көлде, Кәримә кушылды. Кое каршысына Кәрим Кәри-мә кискән  кызыл калайга кадак кагып каен көянтә куйды.

Көтү кайтты. Кичен кое кырыендагы күптән корылган, кыйшайган киртә-ләргә кара карга, кызылтүш, карабүрек кебек күп кошлар килеп кундылар, карлыгачлар кычкыргалап киттеләр. Кәримә көчеге Кирлемән, кыюланып китеп, кое кырыенда күренгән, кемнеңдер каралты-курасыннан качкан кур-как куянын куарга кереште. Кинәт керпе күренде, Кирлемән , керпене күргәч, кире качты. Куян, котылып, куаклыкка кереп китте.

Кәрим коены киң казыды. Кое каршына күл кирәклеген  көн кадагына куйды. Кырык көндә Кәрим, Кәримә кулыннан күл казылды. Кәнсәдәгеләр, Каенсардагы кешеләр Кәрим, Кәримәнең кое, күл, канау казуларын кайвакыт кызыксынып күзәткәләделәр, килеп кушылучылар күренмәде. Кәримә, кәнсә-ләргә киткәнче, кәнсәләрдән кайткач, кичләрен китапханәгә китешли күп көннәр Кәрим кырыенда кое, күл казуда катнашты. Кәрим, Кәримәнең казыганнарын кушсак, кайбер көннәрдә кырыгар кубометр күл казылган. Кәрим казылган кәзләрне КамАЗ кузовына күтәртергә кырык килодан күбрәк күтәрешле кул краны корып куйды. Көрәктәге кәзләрне кранга куялар, Кәримнең кул көче крандагы кәзне кузовка күтәрә, кәзне коя, кәзне койгач, кран кире кайта. Кәримнең классташы Карамалыдан Колибри кушаматлы (кыска, кечкенә кеше) Кутуй КамАЗында күлдән казылган кәзләрне күптән кулланылмаган ком карьерына куеп килде. Каршыдагы күлгә кадәр канау казыдылар. Кәримгә күлне киптермәскә кирәк. Кәрим, Кәримәнең, кайчак-ларда Кәрим, Кәримәне кызганудан кәзләр казырга керешкән Кутуйның казый-казый куллары кытыршыландылар, канауга кайчандыр кемдер күмгән күгәргән кадаклар, кәкрәйгән кнопкалар, калай кисәкләре  кадалып куллары канадылар. Кырык көндә күл, кое, канау казыгандагы кәзләрне карьерга китереп кую, кайчакларда кәзләр казыганда катнашуы Кутуйга Кәримнән Карамалыда квартира корырлык керем китерде.

Канал кырыйларын, күл кырыйларын Кәрим, Кәримә катырып куйдылар, каналның күпмедер куркыныч кырыйларын калайладылар. Кое күпмедер көннән казылган коры күлне күл кыяфәтенә китерде.  Күпмедер көннән Кәримнең кулы коедан күлгә кадәр Кулибин күпере кебек круг кыяфәтендәге күпер калкытты. Кәрим күпергә каеннан кырып кырык култыкса куйды,  кое кырыйларына, кыйшайган коймаларны кубарып, күрше Каргалыдан кайтартып каен киртәләрдән кадаклап койма корды. Кадаклаганда күп кенә кадаклар кәкрәйде. Койма корырга кырык кило кадак китте. Кое, күл казыганга Кәрим Кәримә кулына Кәримә күз күрмәгән күләмдә керем (кыскартылганчыга кадәрле кәнсәдәге кырык кешенең кырык көнлек кереме) китереп куйды. Кәримә керемгә каршы килеп, карышып карады, Кәримнең кырыс карашын күргәч, керемне кесәсендә калдырды. Кәрим Кәримәгә көлемсерәп кенә кычкырып куйды: “ Киләчәктә кияүгә киткәндә-кәләшлән-гәндә кулланырсың”.

Киләчәктә каршыдагы күл кырыйларына кызынырга Казаннан кырык КамАЗ ком, күлгә кырыгар килограмм кечкенә кызылканатлар , карплар, карасьлар , кыслалар , кыртышлар, капчык- капчык комбикормалар  кайтарт-ты. Каенсарда Кәримгә Капиталист кушаматы куштылар, Кәрим Калтырша кушаматыннан котылды.

Күршеләр, Казан каласыннан кунакка кайткан кешеләр коедан , күлдән кинәнделәр: коендылар, киемнәрен кайнатып киптерделәр, күл кырыенда кояш кыздырган комда кызындылар. Күрше кызлары коега килергә көянтәләрен көйләттеләр, көянтәсезләре Казан каласыннан кайтарттылар. Күктәге кояш Кәрим , Кәримәгә карап көлде. Кәрим, Кәримә куандылар.

Кәрим, Кәримә кое кырыенда көзен куаклар: карлыганнар, крыжовниклар , кечкенә каеннар калкыттылар. Керпеләр күренде, казлар, күркәләр  каңгылдаштылар, күрше кәҗәләре кое кырыендагы киртәгә кысылган кычыткан, какы, кузгалакларны  кимергәләп киттеләр. Күктә күке кычкырып куйды. Күл кырыйларында куе камышлык калыкты, камышлыкта кешеләр-дән, көчекләрдән качып киек казлар, көртлекләр көн күрергә кереште. Каен-сарда көнкүреш күпкә күңеллеләнеп китте.

Кәримәнең Кәрим кырыенда кайнашуы кайчандыр Казахстаннан качак кыяфәтендә кайтып, күршедә көн күрүче кырыктагы Карачкы кушаматлы кылый күзле Каюмның кәефен кыра. Каюм Кәримәне күптәннән күзли, Кәримнән көнли, Кәримә каршы килмәсә кавышасы килә. Кәримәнең Каюм-ны күрәсе килми, күргәндә куркып кала, кача. Кәримә күптәннән күрше Кәримгә кызыга. Каюмга Кәрим каты комачаулый.

Карачкы Каюмы Кәримне кыйнарга карар кылды. Кәримгә каршы килергә Каюм курка- Кәримнең каратэ, кикбоксинг күнегүләрен кабатлаганын күр-гәләде. Кәримгә каршы көчле, күп кешеле компания куярга кирәк. Каенсарны куркыткан, калтыраткан Каторжан  кушаматлы Кәлимулла (каторгага күп китә) компаниясендәге куштан Кадыйр, карак Кәбир Каюмга кушылдылар. Капкалагач котырынган  Кәлимулланың килгәнен күрсәләр, капкалары, каралты-куралары кырыендагы кешеләр кайсы-кая качырга керешәләр. Кәримнән кала, каенсарлылар Кәлимулладан куркалар. Капкаламаганда Кәлимулла Кәрим кырыена килергә курка: кайвакыт капкалап, кешеләрне куркытканга, Кәрим кисәтеп, кисәтүгә килмәгәч, Кәлимуллага кундыргалап кайтарды. Күп көннәрдә Кәлимулланың күз кырыйлары кара көя. Кайвакыт Кәлимулла, карайган күз кырыйларын кешеләргә күрсәтмәскә кара күзлек киеп куйгалый.

Көч кертергә, кыюлыкка Каюм Кәлимулла компаниясендәгеләр каршына кильки консервасы, каклаган каз, колбаса кисеп куйды, кимендә килограмм керешле касәләргә кувшиннан кырык көн куылган куәтле  кишер көмешкәсе койды. Көмешкәне кабып куйгач, казылыклар, консервалар капкалагач, каралты-кураларында каты-коты капкалап көн күргән Кадыйрга, Кәбиргә, Кәлимуллага көч-куәт керде, кикерешеп куйдылар, каннары кызды, күзләре кылыйланды. Күл кырыена килеп , Кәримнең күренүен көттеләр. Каюм Кәримне куркытачак. Курыккан Кәрим киләчәктә Кәримә кырыена килмәячәк, Кәримә Каюмга калачак. Каюмның киләчәге күңелле күренгән кебек.

Кәрим кызларны кызыктырырлык Камырбатыр кебек көчле-куәтле, каты куллы, киң күңелле кеше. Карачтау көен көйли-көйли , күл кырыендагы күпергә карп, карась, кызылканатлар каптырырга килде:

Күлгә киләм, кармакларга

Карасьлар каптырырга.

Күрше кызы Кәримәне

Кирәктер каратырга.

Күрше Кафиянең кызын

Кечкенәдән күзлимен.

Кәримә кебек кызларны

Каенсарда күрмимен.

Кара күзле, кыйгач кашлы

Күрше кызы Кәримә.

Күктәге көлгән кояштай

Күренәдер күземә.

Кәримнең киң күңелләрен

Калдырасың күмергә.

Камил кызы Кәримәне

Кичен кирәк күрергә.

Күңелкәем канатлана

Кәримәне күрергә.

Күндерергә кирәк кызны

Кәләшлеккә килергә.

Кәләшлеккә килә калсаң

Кәрим кебек күршеңә,

Көнләштереп көн күрербез

Каенсарда кешегә.

Кәримә, камышлыкка кереп качып, Кәримне күзәтергә кереште. Кәримне кыйнарга килгән компания Кәримнең каршысына килә, качкан Кәримәне күрми. Күрешкән кыяфәт китереп, кинәт киң кара кепка, кыршылган күн куртка, кырыклы, кызыллы-каралы кроссовка кигән Каюм кулындагы кырык килолы күгәргән кувалдасын көчкә күтәреп Кәримгә кизәнде. Кәрим каушап калмады, каршысына килгән кувалдага каяндыр кисәк кулына кунаклаган каен киртә кисәген куйды, кармаклары Каюмга каршы киттеләр. Киртә кувалда көченнән күп кенә кечкенә кисәкләргә кителде. Кисәкләр Куштан Кадыйрның күзенә, Карак Кәбирнең колагына , Каторжан Кәлимулланың кулларына килеп кадалдылар, кувалда капылт кына ком күченә кереп китте. Каюмның колакларына, күзләренә ком керде, Кәримне күрми. Кулларына кармаклар килеп кадалгач, Каюмның кулыннан кып-кызыл кан китте. Кинәт күл кырыендагы камышлыктан, кычкыра-кычкыра, кап-кара колготки, кызыл кроссовкалар кигән кыйгач кашлы Кәримә килеп, Кәримне кысып кочаклады. Кыюланып киткән Кәрим, Каюмның күн курткасыннан күренгән канаган кулын каерып, Каюмны Кәримә каршына китерде, Кәримә каршында кабат кайнашмаска кушты, каты кисәтте, кара күнитеген киеп, күл кырыендагы карт каенга кысып, кычкырта-кычкырта, кушаяклап, кызганмыйча кыйнады. Каюмның күз кырыйлары күгәрде, колакларыннан кан китте, кашлары коел-галады. Компаниядәгеләр, Каюмның кыйналу күренешен күреп, куркудан катып калдылар. Кәримә кисәк кенә, Каюмны кызганудан, Кәримнең Каюмга кундырырга күтәрелгән кулына каршы кулын куеп, кисәтүне кирәксенде: “Кәрим, Каюмны каты кыйнап, кабергә кертә күрмә. Каторгага китәрсең.”

Кәримәнең кисәтүеннән Кәрим Каюмга кагылмады, кундырырга күтә-релгән кулы күктә калды, Каюмга качарга кушты. Куркуыннан күзендәге, колакларындагы кысылып калган комнарын коя-коя Каюм кара кепкасын, күн курткасын, кырыклы кроссовкаларын күл кырыенда калдырып, каралты-курасындагы караңгы кечкенә кетәклеккә кереп качты. Кетәклектәге кош-кортлар Каюмның кыяфәтеннән куркышып куйдылар. Кәримә кырыеннан киткәндә, Каюмның кыяфәтеннән Кәримә кычкырып көлеп калды: “Кәримә кирәк Каюмга, Кәримгә күбрәк кирәк Кәримә.”

Качып котылгач, киләчәктә Кәримә кырыена кирәксә-кирәкмәсә килмәс-кә карар кылды. Куркуыннан Каюмның күз кылыйлыклары кимеде, Кәрим кыйнаганнан коелмый калган кашларының кайберләре коелып күзләренә кереп кычыттырдылар, колаклары канап кутырладылар. Каюмның күңелле киләчәгенә Кәрим киртә куйды.

Кәрим, Каюмның калдырып качкан, комга кереп кадалган кырык килолы кувалдасын күккә күтәреп, куркудан катып калган компания каршысына китте. Куркудан куллары калтыранган Куштан Кадыйр Кәримгә куш-танланырга тотынды: колбаса, кильки консервасы, касәгә кувшиннан калган күпмедер көмешкәне  коеп кулына китереп куйды. Кәримнең кырыс кара-шыннан, кувалда күтәргән кулыннан куркып, кинәт комга кадалды, кым-шанырга курыкты. Кымшанса Кәбирнең колак кырыена кувалда киләчәген Кәрим каты кисәтеп куйды. Куштанның кыяфәтеннән кычкырып көлгәч, Кәрим касәдәге куәтле кишер көмешкәсен Куштан Кадыйрның колакларына , кулларына, күзләренә койды. Куатле көмешкәдән “котылган” касәне каты корычтай кулларында кысты. Кителгән касә кисәкләрен Куштанның күзләре каршына китереп күрсәткәч, куркуыннан котсыз калган Кадыйрның күзенә киләчәктә керәчәк кабере күренеп китте. Кадыйрның көмешкә кереп күзләре кычытты, күзләрен кашырга, кычкырырга курыкты, Кәрим киткәнче кузгалмады.

Кәрим кинәт каршында калкынган карак Кәбирнең кәкре кулына кесә-сендәге кармакны китереп кадады. Кулының канаганын күргәч, Кәбир, кечке-нә кызыл кулъяулыгын канаган кулына куеп, каушый-каушый, Кәрим корган күпергә кереп каен култыксаларына капланды, куркуыннан кесәсендәге колбаса кисәкләрен капкалый-капкалый , кыр казларын куркытып, куе  ка-мышлыкка  кереп качты. Кәримә көлә-көлә Кәбиргә кычкырып калды: ” Кә-бир, күлгә керә күрмә. Корбанланырсың. Камышлар кулыңны кисмәсен.”

Кәрим, кувалдасын кире комга куеп, каршында калтыранган Каторжан Кәлимулланың кулларына киң каеш киертеп, каршыдагы кырмыска күченә куйды. Кырмыскалар Кәлимулланың кулын кимерделәр, кислотага катыр-дылар. Кырмыска кислотасы кычыттыруыннан кычкырган Кәлимулла Кәримгә каршылык күрсәтергә кереште . Кәримнең кизәнеп кундыруыннан комга кадалды, күпмегәдер комага китте. Комадан кайткач, кызу-кызу күтәреп кенә кувшинда калган көмешкәне корсагына койды. Көмешкәнең катылыгы күпмегәдер Кәлимулланың кычытынуын киметте. Калтырша Кәриме Карачкы Каюм, Каторжан Кәлимулла компаниясендәге Куштан Кадыйр, Карак Кәбирләрне каты куркытты, калтыратты, Күгәрчен Кәримәсе , күпердән көрәшне күзәткән Каенсар кызлары каршында көлкегә калдырды. Кәримәгә Кәрим куркыныч килгәндә кыяга каршы күтәрелгән калкан кебек күренде.

Кинәт Кәрим күрше кызы Кәримәнең кара күзләренә, киң куе кыйгач каш-ларына, кояшта карайган кулларына кызыгып карап куйды. Кәримә Кәрим-нең күз карашыннан кызарды, күзләрен каршыдагы камышлы күлгә каратты. Кәрим, Кәримә каршысына килеп, кулына кулын куйды, кочагына кысты. Кәрим, күл кырыендагы комлыкта Каенсарның куркыныч компаниясенә каршы классик көрәш, кикбоксинг, кундыру күренешләре кергән кызыклы, киң “композиция” күрсәтте. Кәримә Кәримнең кочагына керү күренешеннән күңеллеләнеп көлемсерәп куйды. Кәримнең Кәримә кырыена килергә кыю-лыгы килде. Кәрим Кәримәнеке, Кәримә Кәримнеке. Күзгә-күз карашып куй-гач, Кәримнең компаниягә каршы кызыклы көрәшеннән көлешә-көлешә кул-тыклашып кайтып киттеләр. Күл кырыена кызык карарга килгән кешеләрнең, көрәшне күзәткән Каенсар кызларының күзенә Кәрим король кебек күренде.

Кәримәгә кызыккан Каюм, кыйналган көнне кичен кеше күрмәгәндә Казан каласына китеп, Кәримәнең кодачасы Карина квартирасына килеп, кияү кыя-фәтендә көн күрергә калды. Кайчандыр Кәримә Каюмга карамагач, Каюм Кәримәләргә кунакка кайткан Каринаны кичләрен клубтан кайтаргалап куйгалады. Каринаның күңеленә Каюм кереп калды. Квартирасына килеп кергән “кош”ны Карина куанып каршылады.

Каторжан Кәлимулла, Каенсарда кызмача килеш кеше кыйнап, кырык көннән кире Кокушкинога каторгага китте. Киткәндә каенсарлыларга кычкырып калган: “ Каенсар киләчәктә Кәрим кулына калачак. Кәрим- Каенсарның короле!”

Кәлимулла Каенсарга кире кайтмады. Киләчәге караңгы килеш калды.

Кемнәрдер Куштан Кадыйрны  кыйнап, Карак Кәбирне каракланганда кадап, киләчәктә кабергә керттеләр. Каенсар куркыныч компаниядән котыл-ды.

Кое кырыеннан кайтышлый күп кенә кызлар Кәримгә күз кысып, кызыгып калалар, кичләрен кирәксә-кирәкмәсә көянтәләрен күтәреп коега киләләр, көндезләрен комда кызынып, күпердә көлешә-көлешә күлдән кызылканатлар, карплар, карасьлар каптырып, Кәримне күзлиләр, Кәримәнең күңеленә корт кертәләр.

Күп кенә кызларның Кәримгә кызыкканнарын күргәч, күрше кызы Кәримә кызлардан Кәримне көнләде, кич кое кырыена килгәч, Кәримгә күгәрчен кү-пертелгән кулъяулык, кәләпүш калдырды. Кыюланып киткән Кәрим , кәлә-пүшне киеп, күршеләре Кафия, Камилнең каршыларына  килеп, кызлары  Кәримәнең кулын күкрәгенә куйды. Кафия күрше Кәримнең кияүлегенә кар-шы килмәде — кызы Кәримәнең    кияүсез калуыннан курыкты ( Кафия Камил-гә кырыкта  кияүгә килде). Камил, кинәт каушап китепме, киреләнепме, кар-шы килгән кебек кыланды . Кафия Камилга каршы килмәскә кушкач кына Камил каршы килмәде . Куе кыйгач кашлы Кәримә күгәрчен күпертелгән кәләпүш кигән Кәримнең кулына кулын куйды, Кәримгә карап көлемсерәде. Кәримә, кызу – кызу каралты – курасына кереп китеп, кәләш күлмәкләрен киеп куйды. Кәрим, кире кайтып, күгелҗем күлмәген, кап – кара костюм комплектын киеп килеп, кочак – кочак кашкарыйлар күтәреп, Кәримә каршы-на кереп китте. Кәримә, кызыл кәнәфидә килеш, Кәримнең кире килүен көт-те. Кәрим, килеп керүгә, Кәримәне кочагына кысты, кулына кочагындагы кашкарыйларны куйды. Кәримә Кәримнең куенына керде. Күзгә – күз кара-шып куйдылар. Кәрим, Кәримә күңелле кичерешләр кичерделәр.    Кәрим, кә-ләш күлмәкләре кигән, күктәге кояш кебек көлгән Кәримәне күтәреп кенә Кәримнәрнең каралты – курасына кайтарды. Капкадан кергәч, кайнатасы Ка-мал, кайнанасы Кифая Кәрим кияүгә, Кәримә кәләшкә, кагыйдәләрен ките-реп, көмеш кашыктан катык, компот каптырдылар. Кәрим, Кәримәнең кияү – кәләшләнү күренешләрен кызыксынып карарга килгән кешеләр кулына Кәрим, Кәримә конфетлар, кечкенә калач — клиндерләр, кекслар, күп кенә күчтәнәчләр калдырдылар.    Кәримә күрше Кәримгә кияүгә килде. Камал- Кәримәнең кайнатасы, Кифая- кайнанасы. Камил, Камал кодалаштылар, Кафия, Камал кәләше Кифая кодагыйлаштылар. Кияү, кәләшне кода-кода-чалар, күршеләр, Казаннан кайтартылган кырык КамАЗ комда кызынып карайган Казан кунаклары, кодачасы Карина, кияүләре- кылыйлыгы кимегән Каюм , Кәримгә кызыккан Каенсар, Каргалы, Карамалы кызларының кайбер-ләре кайнар котладылар. Кәрим, Каюм, кул кысыштылар, көлештеләр, кочак-лаштылар, кодалаштылар. Кәрим, Кәримә Каенсар кешеләре, кайбер Кәримгә кызыккан кызлар көтмәгәндә кисәк кенә кияү-кәләшләнеп куйдылар.

Кәрим казыган кое, күл, Каюмга, Кәлимулла компаниясенә каршы кызыклы көрәш Кәрим-Кәримәне кияү-кәләшләде, кемнәрнедер көнләштерде, кип-терде, Кәримне күзләгән күрше кызларының, күрше Карамалыдагы, Карга-лыдагы кырыклап кызның кәефен кырды, күңелләрен китте. Кәрим коесы, күле киләчәктә күп кенә кешеләрне кавыштырды. Кәримне күзләгән Кара-малы кызларының күбесе күрше Каргалыга, Каргалы кызлары Карамалыга кияүгә килделәр, кайберләре Казан каласына китеп кияүлеләнделәр.

Күп кенә кешеләрне  Кәрим, Кәримәнең киләчәктәге көнкүрешләре кызыксындырадыр. Кызыксынып карыйк.

Кәрим, кәләше Кәримә , Кәримәнең кайнатасы Камал, кайнанасы Кифая, Каенсарда Кәримнәрнең кечкенә каралты-курасында көн күреп калдылар. Кәрим күлне киңәйтте, күпмедер кечкенә-кечкенә карплар, карасьлар, кызылканатлар, кыртышлар, кыслалар, комбикормалар кайтартты, коесын, күперен карады, күл кырыена көймәләр куйды.  Кичләрен күлен кара-выллады. Күлдәге калынаерга керешкән карасьларны, карпларны, кыр-тышларны, кызылканатларны, кыслаларны каптырырга кызыгучылар күп. Караңгыда күлгә кергән көймәләр күренгәли. Кәрим кисәтеп кычкыргач качалар, күзгә күренергә кыюлыклары килми. Кайберләре Кәримгә каршы килеп , кыланышып карадылар, Кәримнең кундыруларыннан күл кыры-ендагы комга кадалдылар, киләчәктә күл кырыенда күренмәделәр. Кәрим күл кырыйларына күпләгән кисәтү кәгазъләре куйды: “ Кәримне күрмичә, күлдән карплар, карасьлар, кыртышлар, кызылканатлар, кыслалар каптырмаска. Күл, кое казыганда кайсыларыгыз килде. Килгән кешене күрмәдем. Күлгә, коега, комнар, кечкенә карплар, карасьлар, кыртышлар, кызылканатлар, кыслалар , комбикормалар кайтартырга киткән керемнәремнең күпмесендер кире кай-тарырга кирәк. Кыйммәтләрен килешербез. Кирәксенсәгез күл кырыендагы көймәләрне кулланыгыз. Кечкенәләрдән керемнәр кирәкми ”.

Кешеләрнең кармакка карплар, карасьлар, кыртышлар, кызылканатлар каптыруларыннан Кәримгә кисәкле керемнәр кергәләде, керемнәре ким кергән колхозчыларның китергән керемнәренең күбесен кире кайтарды. Күрше Каргалы, Карамалыдан, Казаннан кармакчылар күпләп килгәләделәр, Кәримгә көн күрерлек керемнәр калдырып киттеләр.

Кәрим киләчәктә көн кадагына каралты-курасын кызыл кирпечтән, каминнан коруны куйды. Казан коттеджларын корудан кайткан керем  кое, күл казыганда, кияүләнгәндә кереп китте. Күлдән кергән керемнәргә, күпмедер кредитка Коркачыктан кырык КамАЗ кызыл кирпеч, Казаннан кырык КрАЗ камин, комнар кайтартып клуб каршысына куйды.

Кунакка кайткан кодалары Каюм Кәримне, кодачалары Карина Кәримәне Казан каласына күченеп китәргә кызыксындырып карадылар. Каюм колбаса комбинатында каравылчы. Кеше килә, китә, комбинатка каравылчылар кирәк. Кәримне кыстап карады. Карина колбаса комбинаты каршындагы “Коймак” кафесында кассир. Күршедәге “Каймак” кибетендәге кибетче Катерина Кировка кияүгә киткән, кибетче кирәк. “Каймак” кибетенә каймак, кефир, калач-клиндерләр, кыяр, кока-колалар, карлыган, крыжовник кайнат-малары, квас, ”Коймак” кафесыннан кекслар, коржиклар, калын-калын коймаклар, күзикмәкләр, Каюм каравыллаган колбаса комбинатыннан казы-лыклар, каклаган каз, күркәләрне күпләп китерәләр. Кәримә кибетчелеккә кызыкты-Кәрим кырыенда кайнашканга кәнсәләрдә Кәримәгә күптән  күпләр кырын карый. Кәримә кыскартуларыннан курка. Кәрим Казан каласын, колбаса комбинатындагы каравылчылыкны (каравылдан каны каткан) катгый кире какты, коелы, кырыйларында куе камышлы Кәрим күлендә, Каенсарда киләчәктә көн күреп калуны кулайрак күрде, Кәримәгә, китәсе килсә, Казанга кибетчелеккә китәргә кушты. Кәримә Кәримсез каядыр китүне кирәксенмәде. Кәримгә каршы килмәде, Каринаның кызыксындыруын кире какты. Каюм, Карина, күңелсезләнеп, кире Казанга кайтып киттеләр.

Кинәт кенә Кәрим Каенсарда клуб каршысына кайтартылган кирпечләр-дән, каминнардан кибет корып куярга карар кылып , Кәримәне куандырды. Кәрим кибет корырга кирәкле кәгазьләрне көйләгәч , Кәримә колхоз кәнсә-сеннән , китапханәдән китте. Кырык көннән Кәрим, Кәримә кызыл кирпеч-тән, каминнардан “Кәримә” кибетен калкыттылар, кибет кырыйларын киртә-ләделәр. Кәримә кибетче, Кәрим кибетнең каравылчысы. Кибет киштәләренә Кәрим кышын каклаган кырык казын, күпмедер күркәсен, күленнән каптырып катырылган, киптерелгән кызылканатларын, карп, карасьларын, кыртышларын, Кәримә кичен кабартырга куйган камырдан кабартмалар, коймаклар, күзикмәкләрне, кечкенә-кечкенә кекслар, коржиклар, кайнанасы Кифая кайнаткан крыжовник кайнатмаларын, катырылган кара, кызыл карлыган, кырык кило кыяр, кәбестә, күпмедер кырдырылган кишерләрен, капчыктагы кыздырылган көнбагышын, кунаклар кайчандыр күчтәнәчкә кайтарган коробкалы коровка конфетларын китереп куйдылар. Кәрим Казаннан капчык-капчык карабодай, кока-колалар, калач-клиндерләр, күп кенә көнкүреш кирәкләре кайтартып куйды. Каенсар кешеләре кибеттән ки-нәнделәр. Күрше Каргалы, Карамалыдан кибеткә килүчеләр күбәйде. Кәримнәргә күп кенә керем керде.

Күпмедер көннән кибет кырыенда, кипкән кычытканнарны кырыштырып, Кәрим “Каенсар” кафесы корырга кереште. Кемнәрдер кирәкле кәгазьләрне килештермәгән кебек кыланып Кәримнең канын катырып карадылар. Кафега кагылган кыенлыклар күбәйде. Киләчәктә кемнеңдер кешесен кафега куярга, кемгәдер күпмедер каклаган каз, күркә кирәклеген кисәттеләр. Кәрим какла-ган казлар, күркәләр күтәреп килгәч, комачаулаучыларны каты кисәтеп куй-ды: “Килешенгәннәрне китердем. Кафе кирәккәнгә каршылык күрсәтмәдем. Кафега куярга кешегезне күрсәтегез, кирәкле кәгазьләрне көйләгез, кулла-рыгызны куегыз. Кабат комачаулап канымны катырмагыз. Кафе корырга күп-ме көч, керем керткәнемне күрәсездер. Кул кычытканнан кафе кормыйм. Кайсыгыз кафе корырга күпме керем калдырып китте? Китмәде. Кәримне куркытырлык кеше кешелеккә килмәгән. Кафе корылгач, кунакка килеп китәрсез”.

Кирәкле кәгазьләр көйләнгәч, Кәрим кафены калкытып куйды. Кафеның кырык квадратын кырык кешелек кияү-кәләшләнү, корпоративлар кулла-нырга квартира кебек көйләде. Кафе каршысын кафельләде, кафега керү кырыйларына кашполар куйды, кырыйларын кызыл кирпечтән катырып клумбалар казыды. Кафега кофе кайнаткычлар, какаолар, күптөрле кофелар, кока-колалар, көй көчәйткеч, күпмедер колонкалар кайтартты. Кафега ки-лешкәнчә “кемнеңдер кеме” Кадрияне куйды. Кадрияне күргәч, кандидату-расын кире какмады-кешелекле, күндәм, кирәккәндә кыю кыз күренә . Кад-рия күтәренке күңелле, кара күзле кыз, Каенсар кешеләренең күңелләренә кереп китте.

Кәримә кафега коймаклар, күзикмәкләр, кыстыбыйлар, коржиклар, кекслар, карлыган, крыжовник компотлары кайнатып кертә. “Кәримә” кибетенә күрше Каргалыдан, Карамалыдан килүчеләрне, кунакка кайткан кунакларны Кадрия  кафеда кыстый-кыстый көндезләрен, кичләрен кофе, какао, компотлар, коймаклар, күзикмәкләр, кыстыбыйлар, коржиклар, кекс-лар капкалаттырып күнелләрен күрә. Кафе кырыйлары күңелле көйләргә күмелде. Кәримнәргә керемнәр керү күбәйде.

Кәрим керемнәрдән кирпеч, камин кредитларын каплады. Казанга китеп КАНавтодан кредит корыштырып, кара корейский “Киа”да кайтты.  Кузовта капчык-капчык кавын, карбыз, киви, караҗимеш, күрәгә, карабодай, кырык коробка консерва, килолы коровка, “Карлыгач” конфетлары, кофе, какао, кодасы Каюмның  күчтәнәч копченый “Казанская” колбасаларын Кәрим кибеткә күтәреп килеп кергәч, Кәримә куанычыннан Кәримне кеше каршында кысып кочаклады.

Көз килде. Көннәр кырысланды.  Күл кырыендагы  камышлыкта көн күр-гән кыр казлары, Каенсардагы кара каргалар көньякка кышларга киттеләр. Кәрим күлендәге калынайган карась, карп, кызылканат, кыртышларны кап-тырып, кайсын катырып, кайсын киптереп кибеткә куйды, капчык-капчык кысланы Казанга кытай кухнясына килешенгәнчә китереп куйды.

Кысладан кергән керемгә күпмедер керемен кушып, Кәрим  күрше Кара-малыда “Кәрим” кибетен калкытты. Кибетчелеккә кайчандыр Кәримгә кы-зыккан, Кәрим кәләшләнгәч, Карамалыга кияүгә килгән Каенсар кызы Кояш-ны куйды. Кояш кияве көнче Кафилне каравылчылыкка куйганда Кәрим Кафилне кирәксә- кирәкмәсә көнләшмәскә каты кисәтте. Кафил Кәримнән курка, кисәтүенә каршы килмәде. “Кәримә” кибетендәге күпмедер көнкүреш кирәкләре Карамалыдагы “Кәрим” кибете киштәләренә күчте. Киләчәктә күрше Каргалыда, кырык километрдагы Кәчедә кибетләр кору каралды.

Кәримнең кайнеше Касыйм Кәримәнең Кәримгә кияүгә килүенә күптән-нән каршы килгән кеше. Кәримә Кәримгә кияүгә киткән көннән капкаларга кереште, кызу канлыланды. Кәрим кайнешкә күлләрне, кибетне каравылларга кушып карады. Касыйм, каравылчылыкка кимсенеп, киреләнеп, Каенсардан Казанга китте. КАИга кереп карады, кудылар, колбаса комбинатына кереп карады, каравылда капкалап, кызып китеп, кайчандыр Кәримәгә кызыкканга Кәримнән кыйналган Каюмны кыйнап, куылып, каторгага китүдән көчкә котылып( Кәрим, Казанда кайнешне коткарырга, кемнәрнедер көйләп, күпме-дер керемен калдырып кайтты) кире Каенсарга кайтып керде. Кайткан көйгә, купшыланып, кибетләр кырыена капкалап килеп, килгән-киткән кешеләрне куркытып, капитал калдырырга куша, кулында кара каты кастет. Кайбер кешеләр, куркып, күпмедер капиталларын калдыргаладылар, кайберләре Касыймга каршы көрәшеп карадылар.

Кызмача Касыйм Кәримәне кимсеткәндә кинәт кибеткә Кәрим килеп кер-де. Кәримне күргәч, Касыймның каннары кызды. Кулларын күккә күтәреп, Кәримне кыйнарга килде.  Кәрим, кинәт кенә, котырынып киткән кайнеше Касыймның кулларын каерып, күтәреп киштәгә каплады. Колакларыннан кан китеп, күзләре күгәргәнче кычкырта-кычкырта кыйнады, Кәримә каршында кабат-кабат кисәтте: “Кайнеш, кыйнашканыңны, кулыңдагы каты кара касте-тыңны, капкалаганыңны, Кәримәне, Каенсар кешеләрен куркытканыңны күрсәм, катырак кыйныйм, кабыргаларыңны кубарып күчерәм, кабереңне казытам, кабергә кертеп куям, куркыткан  кешеләреңә күмдертәм!”

Кисәткәч, Кәрим  Кәримәгә Касыймны кайтарып килергә кушты, Кәримә килгәнче кибеттә калды. Кәримә, каты кыйналган Касыймны каралты-кура-ларына кайтарып, караватына куеп килде.

Кич Касыйм, көчкә караватыннан кузгалып, көзге каршына килде: күзләр күгәреп күмелгәннәр, колаклар кителгән, колактагы каннар кибеп, кутырланып катканнар, кулларга, кабыргаларга Кәрим кыйнаганда көч килгән. Кырык көнләп караватта кымшанырга куркып, күзләренең күгәргәнен киметеп, кулларына көч кертеп, Кәримә килгәнне көтеп, көннәрне кичерде. Кәрим кайнеше Касыймга кереп карамады, Касыймның кыла-нышларыннан каны каткан. Кәримәгә Касыймның , капкалавыннан котылгач, каторгага китәсе килмәсә, Кәримне күрергә кирәклеген  кушып калдырган. Кәрим Касыймга карата кырысланды.

Касыймның каторгага китәсе килмәде – капкалавыннан котылды. Күпмедер көннән Касыйм, куркып кына, кибет кырыендагы кара “Киа”сы-ның көпчәкләрен кабартучы Кәримнең каршысына килде. Кул кысыштылар. Кәрим кайнеше Касыймның кыланышларын кичерде. Кәрим Касыймның күзенә күгәргәнлеге күренмәскә кара күзлек, кибеткә кергәч кызыл күлмәк, коречнивый костюм киертеп куйды. Касыйм Каенсардагы кибетләргә компьютер, ксерокс, кызыл кирпеч, камин кайтартуны кайгыртачак, күлне, кибетне каравыллаячак, Кәримгә Казанда Касыймны каторгага китүдән коткарырга киткән капиталын кайтарачак.

Кәримгә каршы килеп кара! Килештеләр. Кәгазьләргә куллар куеп, Касыйм КамАЗда Казанга компьютерларга, ксероксларга, компьютерга кирәкле кәгазьләргә китте, кайткач кичен Коркачыкка кызыл кирпечкә, каядыр каминга китәргә, күлне, кибетне каравылларга кирәк. Касыймның, Кәримәнең күңелләре күтәрелеп китте. Кәрим Касыймны куркыныч килә-чәктән коткарып калды.

Кышка керелде. Кар көртләре күлләрне, күл кырыендагы камышларны капладылар. Кәримә, Касыйм кайбер көннәрне кичләрен күпердәге карларны көрәделәр, куркыныч кырыйларына көлләр, комнар куйгаладылар. Кәрим кайнеше Касыймга күптәнге “Копейка”сын калдырды, Кәримәгә кыйммәтле кара “Королла” кайтартты, “Киа”га, “Королла “га кышкы көпчәкләр киертте, “Кәримә”кибетен киңәйтте: келәләр, көрәкләр, корыч казаннар, кадаклар, калаклар, кайраклар, кашыклар, клюшкалар, кувалда, келәшчә, кадаксуыргыч, көпчәкләр, камералар, кармак комплектлары, калайлар, кызыл кирпечләр, каминнар, кәрзиннәр, кувшиннар, каешлар, комганнар, канализация комплектлары, калай кисүче кайчылар, кәгазь кисүче кайчылар, капюшонлы курткалар, кофталар, картиналар, кулъяулыклар, кепкалар, кроссовкалар, кечкенәләргә коляскалар, караватлар, кашполар, киез кора-малар, келәмнәр, китаплар, китап куярга киштәләр, көртиләр, кәләпүшләр, контурлы карталар, канцелярия кнопкалары, Кукмарадан киез каталар, карандашлар, кимерүчеләргә каршы куе келәйләр, кечкенә корыч капкыннар, күп кесәле кошелёклар , компьютерлар, кассеталар, ксерокслар, компью-терга, ксерокопиягә кирәкле кәгазьләр, кызларга косметика, көянтәләр, колготкилар, кыршаулар , компьютерлар кырыена куеп, куркынычларын киметергә кактуслар, копировка кәгазьләре, корткычларга каршы күпләп “командор”, “корадо”лар , Каенсар кешеләренең күбесе күрмәгән күп кенә көнкүреш кирәкләрен кайтарды. Керемнәр күбәйде. Кәрим кибетләренә, кафесына коньяклар, кызыллар, катылыгы кырыклы “Казанская”, “Кедр” ларны кайтармады, Каенсарда кызмача кешеләрнең кыяфәтләреннән, кыланышларыннан каннары каткан. Кызмача кешеләргә кибет кырыенда күренмәскә кушып кисәтте, каршы килгәннәрен кискәләп кайтарды. Кәрим Каенсарда кызмача кешеләргә каршы кискен көрәште: кемнәрнедер куркы-тып кисәтте, катырак капкалаганнарын Казанга кодированиегә китереп, кап-калауларыннан котылдырды. Күпмедер көннән Каенсарда капкалап кеше көлдерүчеләр калмады.

Кәрим күп күрүчән, кызыксынучан, күзәтүчән кеше. Кыш көне Кук-марага киез катага килгәч катокта Кукмара-Кайбыч командалары катна-шында кәшәкә көрәшен күзәтеп, күңеле күтәрелеп кайтты. Кукмара коман-дасы күпкә көчлерәк-күчмә кубок Кукмарада калды.

Кукмарадан кайткач, каткан күлдә Кәрим каток корырга карар кылды. Каток корырга кеше күп килде. Катокны катырдылар, кирәкмәгән каты кар кисәкләрен кырдылар, каток кырыйларын каен киртәләрдән кордылар, капкалар куйдылар. Кәрим, кибеттә клюшкалар калмагач, күпләп Казаннан клюшкалар, киемнәр, канадский конькилар, кызларга кырыклап коньки кай-тартты. Катокта кар күренсә, Каенсар кешеләре көрәкләрен күтәреп кар кө-рәргә килделәр. Кар көрәүдә кайбер картлар, карчыклар күренгәләде. Күрше Карамалы, Каргалы, кырык километрдагы Кәчедән катокка килүчеләр күбәй-де. Катокта кичләрен күңелле-кеше күп. Кәчедә күптән каток катырмыйлар, кызыксынмыйлар, кемдер килеп катырганны көтәләр, кайвакыт күлдә кый-мылдашалар: кем конькида, кем киез катада кәшәкә көрәштерәләр.

Кемгә коньки, клюшка, киемнәр, каскалар кирәк, Кәримгә кайтартырга кушып китәләр. Кәрим кирәкле кешеләргә кайтара, Казаннан кайтканда конькилар, клюшкалар, киемнәр кыйммәтләнә, керем күп керә.

Кәрим көн кадагына Каенсарда күрше Карамалы, Каргалы, Кәче коман-далары катнашында кәшәкә көрәштерүне куйды. Каян килеп кая китми-Кәрим күрше командалар катнашында кәшәкә көрәшенә күпмедер кеременә Каенсар кәшәкә командасын киендереп куйды, Казандагы “Көмеш” кибе-теннән кырык килограммлы күчмә көмеш кубок, Карамалы коммерсантлары Каһир, Константин көчле кәшәкәчегә көмеш клюшка, калган кәшәкәчеләргә киемнәр, конькилар, каскалар, клюшкалар, кечкенә кубоклар кайтарттылар, Кәримә, Кадрия кәшәкә көрәшенә килгәннәргә “Каенсар” кафесында кайнар капкалауны кайгырттылар.

Каенсарга Кәрим кубогына Каенсар, Карамалы, Каргалы, Кәче коман-далары кәшәкә көрәштерергә килделәр. Көрәшне кызлар, кунаклар, Каен-сарның карт-корылары, Карамалы, Каргалыдан килгән күпләп кеше  көлә-көлә кызыксынып карады.

Карамалы, Каргалы, Кәче кәшәкәчеләренең кайберләре киез катада кә-шәкә куды, конькиларында куып кеше көлдерәселәре килмәде.

Кәрим Каенсар командасы капитаны, командасы канадский конькилардан, кырыйлары кәкре кәшәкәләрдән, кара каскалардан-калган командаларга кара-ганда күпкә купшырак күренәләр. Кәрим конькида котчыкмалы көчле килә, көндәшләрне каен киртәләргә китереп кыса, кәшәкәсен күтәреп кизәнгәндә көндәшләр куркып калалар, каршы команда капкачыларының кәшәкәләре кителделәр, каерылдылар. Кәримнәр командасы күп кертте. Карамалы, Кар-галы командалары катнашындагы кәшәкә көрәшендә Карамалы, Каргалы капитаннары Карәхмәт, Кадермәт кыйнаштылар, капкачылары, кайбер кәшә-кәчеләре кушылдылар. Кәрим капитаннарны, кыйнашучыларны кыйнаш-маска, кеше көлдермәскә кисәтте. Каргалы капитаны Кадермәт кисәтүгә кар-шы килмәде, кыйнашучы кәшәкәчеләрен кыйнашмаска күндерергә кереште. Карамалыныкы  Карәхмәт каршы килде, Кәримне котыртты. Кәрим, килә-килешкә Карамалы капитанына кундыргач, Карәхмәтнең каскасы кителеп, күз кырыйлары караеп күгәрде. Кәрим, кәшәкәле кулын күтәреп, коман-даларны кабат кыйнашмаска кисәткәч, кыйнашучылар Карәхмәтнең кыя-фәтеннән, Кәримнең кырыс карашыннан  куркып калдылар, кыйнашмаска кул кысыштылар, килештеләр.

Каенсар командасы Каргалы, Карамалы, Кәче командаларын “кәҗә калды-рып”, кырык килолы көмеш кубокны Каенсарда калдырды. Кәрим кубокны кулында күккә күтәрде. Көчле кәшәкәчегә көмеш клюшканы Каһир Каенсар командасы капитаны Кәрим кулына китереп куйды. Каенсар коман-дасындагы кәшәкәчеләр Кәрим кулындагы кырык килолы көмеш кубокны, кулдан-кулга күчерә-күчерә катокта күңеллеләнделәр: кул кысыштылар, кочаклаштылар, көлештеләр. Кәшәкә көрәше килгән, караган кешеләрнең күңелләренә кереп калды. Кәшәкәчеләр катоктан киткәндә, кәшәкә көрәшен карарга килгән кешеләр командаларга кычкырып калдылар: “Киләчәктә кәшәкә көрәшләренә күбрәк команда килсен. Карамалы, Каргалы, Кәче командалары, көчәебрәк килегез. Карарга киләчәкбез.”

Карамалы, Каргалы, Кәче кәшәкәчеләре, кайткач, Карамалыда, Каргалыда, Кәчедә катоклар кордылар, катокларга конькиларда, кәшәкәләрдә күне-гүләргә килделәр, кечкенә кызлары конькиларда куыштылар. Кәчедәге катокка көндезләрен кар көрәргә, каток катырырга кешеләрнең киләселәре килми, кичләрен көрәлгән, катырылган катокка конькиларын күтәреп күнегүләргә, кәшәкә көрәштерергә күпләп киләләр. Кайберләре каток кырыенда көнбагыш кимереп, калдыкларын катокта калдырып китәләр-культурасыз кешеләре күп Кәченең.

Киләсе кәшәкә көрәшләренә командалар Карамалыга, Каргалыга, Кәчегә килделәр. Каенсар командасына көчле каршылык күрсәткән команда күрен-мәде. Күчмә көмеш кубок Каенсар командасыннан (капитаны Кәрим) китмә-де, Карамалы, Каргалы, Кәчедәге кәшәкә көрәшләренән кире  Каенсарга кай-тып, Каенсар клубының киштәсенә куелды. Кәрим капитанлыгындагы Каен-сар командасына Карамалы, Каргалы, Кәчеләрнең көчсез кәшәкә көрәштерү командаларына каршы кәшәкә көрәштерү кызыксыз. Каенсар командасына көчлерәк көндәшләр кирәк.

Кабат Кукмарага киез каталарга килгәч, Кәрим Кукмараның кәшәкә көрәштерүче көчле командасын Каенсар командасына каршы көрәштереп карарга килешеп кайтты. Кәшәкә көрәшләре Каенсарда, күпмедер көннән Кукмарада каралды. Каенсардагы кәшәкә көрәшен карарга Каенсар кеше-ләреннән кала, күрше Карамалы, Каргалы, кырык километрдагы Кәчедән күп кеше килде. Кукмарадан килгән кунакларны Каенсарда кунакчыл каршы-ладылар: Каенсар кызлары клубта концерт куйдылар, Кәримә карасьлар, кызылканатлар кыздырды, Кәрим күп кенә кыйммәтле кабымлыклар китерде.  Кукмараның кәшәкә көрәштерүчеләре Каенсар китапханәчесе Камәрия куй-ган көлкеле “Комеди  Клаб” та катнаштылар , Кукмарадагы кызык-кызык күренешләрне күрсәтеп, караучы кунакларны күп көлдерделәр.

“Каенсар” кафесында капкалагач, кәшәкәчеләр катокка кәшәкә көрәш-терергә килделәр.   Кукмара кәшәкәчеләре кызыл, каенсарныкылар кара киемнәрдән киенделәр. Кукмара капитаны Кәрамулла, Каенсар капитаны Кәрим көлешә-көлешә күрештеләр, калган кәшәкәчеләр, капкачылар кушыл-дылар. Кукмарадан күчмә кубок килгән. “Кәҗә калган” команда кубоктан колак кага. Кукмара капитаны Кәрамулланың күңеле күтәренке: кеп-кечкенә Каенсарның кәшәкә көрәштерү командасы көчле каршылык күрсәтмәс, кыяфәтләре куркыныч күренми.

Кәшәкә көрәше киеренке китте. Кукмара капитаны Кәрамулла, кәшәкә көрәшен күзәтергә килгән кунак кызларны кызыксынып күзәткән Каенсар капкачысы Күктимер капкасына кертеп килде.  Кәрим Күктимергә кырын карап куйды. Капитанның кырыс карашыннан Күктимер куркып китте, кызлар кайгысы калмады. Күктимергә кабат керттермәскә кирәк, керттерсә Кәрим капкадан куачак, капкага Көнтимерне куячак. Кукмаралылар күпме кизәнеп карадылар, Күктимер керттермәде. Кәримнең котчыкмалы капкага килүеннән, каты кизәнүеннән Кукмара капкачысы Кәрамша каушап китеп, керттереп куйды. Кәшәкә көрәшенә килгән кешеләр Каенсар командасына күпмедер көч керттеләр. Кәшәкә кәрәштерүчеләр күбрәк Кукмара капкасы кырыенда кайнаштылар. Кукмара командасы каушап калды. Кәрим кизәнде, кәшәкәләрен куйды –күп кертте. Кәшәкә көрәшләрендә күпне күргән Кук-мара капитаны Кәрамулланың команданы кризистан коткарырга көче кал-мады: капкага Кәрамша качкач (каскалары кителгәч, каерылгач, куркуыннан күзләре күрмәсләнде), Кыяметдинне куйды, Кәримгә каршы көчле кәшә-кәчеләрне куеп карады- кеше көлдереп, “кәҗә калып”, кубокны Каенсарда калдырып,  кире Кукмарага кайтып киттеләр. Кайтып киткәнче капитаннар, Кукмарадагы кәшәкә көрәше көнен килешеп куйдылар, кәшәкә көрәш-терүчеләр кул кысыштылар, кәшәкә көрәшендәге кызыклы күренешләрдән көлештеләр. Кәрим, кукмаралыларга күчтәнәчкә капчык- капчык карп, карась, кызылканатлар, кирәксенгән кешегә күпмедер кысла китертте.

Кукмарага кайтып кергәнче кәшәкәчеләр, капитаннары Кәрамулла Каен-сардагы кәшәкә көрәшен күзаллап кайттылар. Каенсарлыларның кызу ком-бинацияләре, Кәримнең  Кукмара кәшәкәчеләрен кагыйдәгә китереп каты кысулары, капкачыларның каушаудан күп керттерүләре, күчмә кубокның кеп-кечкенә Каенсарда калу күренешләре күңелләрен китте.

Команданы Кукмарада каршыларга килгән кызлар, команданың кубоксыз кайтуын күргәч, кайгырыштылар, кайберләре кара көйделәр. Кәшәкә көрәш-терүчеләрнең кызлар күзенә карарга кыюлыклары килмәде. Кәрамулла кыз-ганыч: кояш кебек көлгән кеше Каенсардан күңелсезләнеп, караңгыланып кайтты. Корреспондент Ксенофонтка кәшәкәчеләр Каенсардагы кәшәкә көрә-шенең кулъязмасын, киносын Кукмарада күрсәтмәскә куштылар, Кукмара кешеләренең командаларыннан кычкырып көлүләреннән курыктылар.

Киләсе кәшәкә көрәшенә Каенсар командасы, кукмаралылардан калган күчмә кубокны , көмеш кәшәкәне кыстырып, Кукмарага китте. Күчмә кубок кырыена кырык килолы көмеш кубок кунаклады. Каенсар командасы көчле. Капкачы Күктимергә КХЛ дагы күпмедер клубтан контрактлар килде, Казан клубларын Кәрим кызыксындыра, кемнәргәдер кемдер кайсыдыр клубка кәшәкә көрәшенә килергә кушып киткән.

Каенсар кәшәкә командасын Кукмарага кергәнче каршыладылар. Кукмара кызлары Каенсар кәшәкәчеләренә кәләпүшләр киерттеләр, Кукмара капитаны Кәрамулла күчтәнәчкә кара киез каталар китертеп киертеп куйды. Каенсар командасын “Кукмара” кунакханәсендә кундырдылар, кәшәкәчеләргә Кукма-ра казнасыннан каклаган казлар, күркәләр, Каенсар кәшәкәчеләренең күбесе күрмәгән күп кенә кабымлыклар китерделәр. Кичен “Кукмара Корстон”ы кинотеатрында  “Кәшәкә көрәшләре: Канада кубоклары” киносын карадылар. Кинода Кәрим күренеп киткәч (Канада кубогын караганда кадрга кереп калган), кино караучылар Кәримгә  кызыгып карадылар: Кукмарага кәшәкә көрәштерергә кем килгән! Кинотеатрдан кайтканда каенсарлыларга Кукмара кызлары кызыгып карый-карый киттеләр.

Каток кырые кап-кара – кәшәкә көрәшен карарга кеше күп килгән. “Кубокны Кукмарада калдырырга”- Кукмара капитаны Кәрамулланың кара-ры кискен. Каенсарда кеше көлкесенә калып кайткач, Кукмара кәшәкәчеләре күпләгән күнегүләргә килделәр, Кәримгә каршы кемнәрне куясын килештеләр, Каенсардагы кәшәкә көрәшенең киносын кырык кат карадылар.

Кызыл киемнәрдәге кырыс карашлы Кукмара кәшәкәчеләре күптәннән катокта күнегүләрдә. Каток кырыенда кара киемнәрдән Каенсар командасы күренде. Кәшәкә көрәшен күзәтергә килүчеләр каток кырыенарак килделәр. Кәрим каток кырыена күчмә кубокны, кара капрон капчыктан кырык килолы көмеш кубокны, көчле кәшәкәчегә көмеш кәшәкәне китереп куйгач, кәшәкә көрәше карарга килүчеләр, Кукмара кәшәкәчеләре кызыксынудан катып калдылар. Көмеш кәшәкә, көмеш кубок күпләрне кызыксындырды-кулдан-кулга күчереп кәшәкәне, кубокны карагач, кире кечкенә күчмә кубок кы-рыена китереп куйдылар.

Капитаннар Кәрим, Кәрамулла көлешә-көлешә кул кысыштылар. Кубоклар күбәйде. Капитаннар Кәрим, Кәрамулла кечкенә кубокның “кәҗә калган” командада калачагын, көмеш кубокның күчмә кубок кебек көчле команда кулына күчәчәген килештеләр. Кәрамулла Кәримгә кырык килолы көмеш кубокның Кукмарада каласын кисәтеп куйды. Кәрим көлемсерәп кенә кычкырып куйды: “Карап карарбыз, Кәрамулла, кубок Кукмарада калырмы, кире Каенсарга китәрме”. Кәрим Кәрамуллага , Кукмара командасының кайбер көчле кәшәкәчеләренә каршы кырыс кәшәкәчеләрен  куйды. Каен-сарда команда көтелмәгән кызу кәшәкә комбинацияләрен күп кабатлады. Кукмара командасы Каенсар кәшәкәчеләре корыштырачак комбинация-ләрдән каушап калачак. Кәрим командасының карары катгый: Кукмарадагы кәшәкә көрәшеннән кырык килолы көмеш күчмә кубок, көчле кәшәкәчегә көмеш кәшәкә Каенсарга кире кайтып китәчәк.

Кәшәкә көрәше кабынып китте. Кәрамулланы Каенсар кәшәкәчеләре кыс-рыклап куйдылар. Каршы килүчеләрне, комачаулаучыларны Кәрим Канада кәшәкәчеләре кебек китереп-китереп кысты, кысылган Кукмара кәшә-кәчеләренең күзләренә космос күренешләре –“кометалар”  күренгәләде, кай-берләре катокта кадалышып калгаладылар. Кәрим кукмаралыларны китереп кысканда күп кешеләр кәшәкәчеләрен кызганып кычкыргалап куйдылар. Каенсарлыларга Кукмара капкачысы Кыяметдин керттерми, кукма-ралыларны Күктимер капкасы кырыена китермиләр.

Кисәк Кәрим, кырыйдан китеп, каты кизәнеп, Кыяметдинне кызык кына катокка каплап, кертеп килде. Кәшәкә көрәшен караучылар куанычтан кычкырып куйдылар. Киләчәктә Кәримнең котчыкмалы каты кизәнүеннән корыч капка кымшанып куйды, каушап киткән Кыяметдин кабат керттерде.

Кукмаралыларда кискен кризис. Каенсар кәшәкәчеләренең кызу, көтел-мәгән комбинацияләреннән Кукмара командасы каушап калды. Капитан Кәрамулла кубокның кабат Каенсарга китәчәген күзаллап куйды. Кәрим Кукмарага Каенсардагы кәшәкә көрәшенә караганда күпкә катырак кәшәкә көрәштерүче кискен , кырысрак командасын китерде.

Кукмара кәшәкәчесе Кашафетдин, Кәримгә каршы килешли, Кәримнең кырыс күз карашыннан куркып, каушап китеп, кәшәкәсен капитаны Кәра-мулланың каскасына кундырды. Кәрамулла, күзләрен кылыйландырып, каток кырыена капланды. Кәшәкә көрәше карарга килгән кешеләрнең кайберләре күзәтелгән күренештән көлделәр, күбесе Кәрамулланы кызганып кычкырып куйдылар. Кырыендагы Кәрим, каскасыз калган капитанны күтәреп куйды, каскаларын киертте. Кәрамулла Кәримнең кулын кысып куйды.

Кәрим командасы күп кертте, кукмаралыларга керттермәделәр. Көмеш кәшәкәне, күчмә кубокны Кәрим капитанлыгындагы Каенсар командасы кабат Каенсарга кайтарды. Көмеш кәшәкә Каенсар капкачысы Күктимер кулында. Күктимер Кукмара кәшәкәчеләренең кырыклап кизәнгәнен кире какты. Кукмара капитаны Кәрамулла кечкенә кубокны , Каенсар командасы капитаны Кәрим кырык килолы күчмә көмеш кубокны күтәреп каток кырыеннан кругка киттеләр, калган кәшәкәчеләр кушылдылар. Кәшәкә көрә-ше карарга килгән кешеләрнең кайберләре кычкырып куйдылар: “ Каенсар-дан көчле кәшәкә көрәштерүче команда килгән. Кукмаралылар, киләчәктә каенсарлылардан калышмагыз. Киләчәктә кәшәкә көрәштерүләр күбәйсен. Карарга килербез”.

Кукмара кызларының күбесе Кәримгә, капкачы Күктимергә кызыгып карадылар, Кәрим, Күктимер кырыенда карточкага керделәр. Каенсар кәшәкәчеләре Кукмара кешеләренең күңелләренә кереп калдылар. Килә-чәктәге Каенсар – Кукмара командалары катнашындагы кәшәкә көрәш-ләрендә , Кәрим картаеп , катоктан киткәч кенә, кукмаралылар кайберләрендә күчмә кубокны Кукмарага кайтардылар. Кәрим кәшәкә көрәшеннән киткәнче каенсарлылар кубокны, көчле кәшәкәчегә көмеш кәшәкәне кукмаралылар кулына калдырмадылар.

Кыш көннәрендә Каенсарда, Карамалыда, Кәчедә, Каргалыда кешеләр күңелле  көн күрделәр…

Кәримнең каралты-кура күтәртергә кайтартылган кырык КамАЗ кир-печеннән, каминыннан кибетләр, кафе күтәргәч кырыклап кирпеч, күпмедер камин, ком калды. Кыш көннәрендә Кәрим кабат күпләп Казаннан ком, камин, Коркачыктан кызыл кирпеч кайтартып күл каршысына куйды. Кайбер көннәрне, Кәрим кичке караңгыларга калгалаганда, керфек какмыйча, Кәримә Кәримнең кайтуын көтте, кайтып кергәч, капка кырыена каршысына килеп, куанычтан каты кысып кочаклый, Кәримнең капкалавын кызыксынып күзәтә. Кәрим, капкалап китешли, Кәримәнең кара күзләренә карап, кысып кочаклый, кулларына күтәреп кенә кәнәфигә куя. Көндәлек кызык – кызык күренешләрдән көлешәләр – күңелле, кешене көнләштерерлек көн күрәләр.

Карлы кышлар киткәч, каралты-кураны Кәрим, Кәримә кызыл кирпеч, ка-миннарны катнаштырып күтәреп куйдылар, кызыл калайдан калайладылар, күгәрмәүче корычтан, калайдан капка-коймалар кордылар. Кемнәрдер карал-ты- кура күтәргәндә килеп, кибеттәге кредитларын капладылар.

Күлгә капчык-капчык кечкенә карасьлар, карплар, кызылканатлар, кыр-тышлар, кыслалар, комбикормалар кайтартты. Көньяктан кара каргалар, кыр казлары, көзен каядыр киткән көртлекләр  кире күл кырыендагы камыш-лыкка кайттылар.

Кәримнең кибетләренә кызыгучылар күп: куркыталар, күпмедер капитал китерергә кушалар. Казанда “Киа”сының көпчәкләрен кисеп киттеләр, капо-тын кыршыдылар, көзгеләрен кубардылар. Кәрим күпмесендер кыйнады, күз- ләрен күгәртте, кайберләре качып котылды.

Кичә көпә-көндез Казаннан кайтып кемдер Кәримәне кибеттә куркытып киткән, Кәримгә конкурентлыктан китәргә кушкан. Кырык көннән кабат ки-ләчәген, кибетне калдырмаска кисәтү кәгазе калдырган. Кәгазьдә Камали (кушаматы Кысла, куллары кысла кармавычларыныкы кебек калтырый) кулы. Казанда Кәрим Камалины күргәләде, Кысла Кәримгә кырын карый, конкурентлыктан курка. Кәримнең Камалины кайда күргәне күңелендә калмаган, Камали Кәримнән кайчандыр Каенсар клубында каты кыйнал-ганын күңелендә калдырган…

Кәримә Кәримне кайтканда кибеттә курыккан килеш каршылады. Кәримәгә курыкмаска кушып, Кәрим Кыслага каршы көрәш көнен көтте: Кысла Камалиның кармавычларын кисәргә кирәк.

Кайчандыр күптән ( Кәрим, Кәримә кияү-кәләшләнгәнчегә кадәр) Казан коммерсанты Камали, күпләгән компаниясе кап-кара “Круз”ларда каяндыр кайтып килешли, кичен Каенсарга керәләр. Клубта кызларны кычкыртып, кешеләрне куркытырга керешәләр. Кемдер, клубтагы күренешне күреп, Кәрим кырыена килеп, клубтагы кызларны, кайткан кунакларны коткарырга кушты. Кәрим, кувалдасын күтәреп, клубка кешеләрне Казан компания-сеннән коткарырга китте. Клубка керә-керешкә, кулына компания капитаны, каты капкалаган Камали килеп керде. Кәримнең кан коясы килми- Камалины, компаниясен Каенсардан китәргә кисәтте. Казанлылар Кәримнән көлеш-теләр, Камали компаниясен Каенсар кызлары көчле кызыксындырды. Кинәт клубка, Кәримнең кувалдасын күтәреп клубка китүен күреп калган Кәримә килеп керде. Камалиның, куе кыйгач кашлы, кара күзле Кәримәне күргәч, күзләре кызды, Кәримә каршына Кәримәне кочакларга китте. Кәримә каршына килгәч, Камали Кәримәнең Камали кырыенда кара “Круз”да Казан-га китәчәген кисәтеп куйды. Кәримә куркынып кына Кәримгә карады. Кәрим курткасын кемнеңдер кулына куйгач, Кәримнең көрәшә-көрәшә катыланган, күпергән, кояшта кызынып карайган кулбашлары, корычтай күкрәкләре, күпләгән күнегүләрдән калкыган кубиклары күренеп китте. Камали, компа-ниясе, каршыларында кыю, көчле Каенсар каһарманы Кәримнең казан-лыларга каршы көрәшкә килгәнен күрделәр.

Кәрим, кинәт кенә Камалиның Кәримәне кочаклаган кулын каерып, кулбашына  кувалда кебек корыч кулын китереп кундырды. Камалиның кулы контузияләнеп калды- калтыранып китте. Кәрим Кәримәгә кырыйгарак китәргә кушып,  Камалиның күз кырыена китереп кундыргач, Камалиның кылыйланып киткән күзләренә космос күренешләре күренгәләде. Кәрим, каушап калган Камалины күтәреп, классик көрәштәге кебек , компаниясе каршысына күтәреп килеп, каплап куйды. Клубтагылар кычкырып куйдылар. Кәрим, Камалины коткарырга килгән компаниясенә каршы кувалдасын күтәреп кизәнде, каты кычкырып куйды: “Кемнең кабергә керәсе килә, каршыма килсен”. Кабергә керәсе килгән казанлы күренмәде. Кәрим клубтагы кешеләргә Казан компаниясен камарга, коралсызландырырга кушты. Каушап калган компания каршылык күрсәтмәде, каршылык күрсәткән “кыю”ларны кувалдасын күтәргән Кәрим көтә. Казан “кунаклары” кесәләреннән кырыклап кинжал, каты кастетлар, күп кенә кәгазь купюралар клубтагы картон коробкага куелды. Коробкадагы капиталның күплеген күрсәгез- Каенсар колхозының кассасы көнләшерлек!    Куркыныч компания-не коралсызландыргач, “космик киңлекләрне күргән космонавт ” Камали “космос”тан кайтты, күз каршында күктә Кәримнең кырыс карашын, каты корычтан коелган кувалдасын күрде. Кәрим кычкырып кисәтте: “ Командир, Казанга качасыңмы, кабергә кертимме? Кабергә керәсең килмәсә, кул-ларыңны күтәр, кыерсыткан кызлар каршысына кил. Кызлар кичерсә, Ка-занга китәрсең, кичермәсәләр, Кәрим кувалдасын күз кырыеңа кундырачак. Компанияң Казанга кайткач күмәр, кемнәрдер кабереңә клумбалар корыш-тырып куяр”.

Кызлар, Кәримә, куркудан калтыранган, кыяфәте калмаган, кулларын кү-тәргән Камалины кызгандылар, кыланышларын кичерделәр. Кәрим, Камали каршысына килеп, каты кисәтте: “ Күземә күренмәгез, кабат килсәгез, кыз-ганмыйм, кичермим. Казаныгызга кузгалыгыз”.

Компаниясе, куанган Камалины күтәреп кара “ Киа”сына күчерделәр, Каенсардан кызуланып Казанга кайтып киттеләр.

Киләчәктә Каенсар клубында Казанның “киң күңелле” кешеләре кал-дырган капиталдан Кәрим Каенсар клубына көчәйткеч, колонкалар, концерт күлмәкләре, колхозга “Колос” комбайны, КамАЗ, культиватор кайтартты. Кәрим кризис килгән колхозны, керемсез көн күргән клубны көчле күтәрде- кешелеклелек кылды.

Казанга кайткач, Камали куркак компаниясен куды, кулын каратты, кулы кысла кармавычлары кебек кыймылдый- калтыранып калды. Компаньоннары Камалига Кысла кушаматы куштылар. Кысла Камали, Казанда казиносында кастинглар корыштырып, кыю кешеләрдән компания корып куйды, ком-паниясен кара киемнәрдән киендерде, коралландырды. Камалиның “Казан-ның кара карчыгалары” компаниясенә кырыклап кеше- каратистлар, кикбок-серлар керде. Казанда Камали компаниясеннән куркалар. Казан Камали кулында. Казанны куркытканга, кайдадыр кеп-кечкенә Каенсардагы Кәримне куркытмаска. Киләчәктә кабат Каенсарга кайтып, Кәримне куркытып, кибетләрсез калдырырга, Каенсар клубында калдырылган капиталын кайтарырга, каршы килгәннәрне кыйнап кайтырга карар кылды Камали.

Каенсарга кайтырга күп кешене кирәксенмәде Камали. Камалиның кара “Королла”сында көчлеләрдән-көчле каратистлар, кикбоксерлар кайтачак. “Корыч кул” кушаматлы Константин Казанда кикбоксерлар кубогын күккә күтәргән кеше. Кинг-Конг, Клод, Кискен Кул кушаматлы каратистлар (Кирилл, Костя, Кашифлар) Казанның көчле каратистлары.

Камали киләсе көнне Кәрим, Кәримәнең кибетче киемнәрен, күзенә кара күзлек киеп, “Кәримә” кибетендә кибетче кыяфәтендә көтте. Кысла кара киемнән, күзлектән кибеткә килеп керде, кораллы компаниясе “Королла”да калган. Кибетчене куркыта башлаган. Кибеттәге  кешеләр куркып кала.

Кәрим Кысланы кулга-кул күрешергә күндерә. Камали котыра-котыра кулын Кәримнең корыч кебек каты кулына куя. Кәрим Кысланың кулын келәшчә кебек каты кыса, кимерчәкләр кыштыр-кыштыр килә, кул кон-тузияләнә. Кәрим кисәк кенә кулын “кунак”ның күзлеге каршына китереп кундыра. Күзлек кителеп коела, кыйпылчыклары Кысланың күзләренә керә. Куркудан кычкырган конкурентны Кәрим, кибет киштәләренә кысрыклап, кайчандыр Карачкы Каюмны кыйнаган кебек кыйный, комачауламаска каты кисәтә. Кимсеткәнгә, кибетче Кәримәне куркытканга кырык көнгә кадәр Казаннан кырык КамАЗ кызыл кирпеч, Кәримнең “Киа”сына көпчәкләр, капот, көзгеләр ( капитал Камали кесәсеннән) кайтартырга куша, кәгазьгә кул куйдырта. Каннары кызган Кәрим Камалига каты кычкырды: “Камали, күп кыландың, кырык көндә кырык КамАЗ кызыл кирпеч Каенсарга кайтмаса, Казанда каһәрләнгән кара “Киа”ма көпчәкләр, капот, көзгеләр күренмәсә, Казанга киләм, кибетләреңнең карарлыгын калдырмыйм, компанияңне, күпмедер капиталыма килешеп, киллер кулларына калдырам, кабергә керттерәм, кемдер көлеңне күккә күтәрер. Киләчәгеңне күзаллыйсыңдыр. Кабат кисәтмим” .

Колаклары канаган, күзләре күгәргән Камалины Кәрим , күтәреп, “Королла”сының капотына каплый. Кабинадан кикбоксер Константин, каратистлар Кирилл, Костя, Кашиф, кызу коелышып, Кәрим кырыена килделәр, Кәримне камадылар. Кәрим камаучыларны кисәтеп куйды: “Командирыгызны “Королла”гызга күчерегез, кире кайтып китегез. Китмәсәгез, күрмәгәнегезне күрсәтәм”. Казанлылар кинжалларын, кастет-ларын, каратистлар Кәримне куркытырга каратэ күнегүләре күрсәткәч, Кәрим, кибетенә кире кереп, кувалдасын күтәреп, компания каршысына килде, кунакларга Кәрим каршысына көрәшкә килергә кушты. Кикбоксер Константин Кәримгә каршы килеп карарга карар кылды. Кулларын күтәреп кинәт Кәримгә кундырасы килде. Кәрим Константин кулына каршы корычтай кулын куйды, кисәк кенә Константинның күз кырыйларына кундырды. Көтелмәгән кундырудан Константин Камалиның “Королла”сы кырыена капланды, күгәреп кабарган күзләрен күккә каратып катып калды. Каршыларындагы күренештән каратистлар каушап киттеләр. Кырыс карашлы Кәрим, каршында калкынган каратистка каратэ күрсәткәч, каратист Кирилл, күзләрен кызык кына кылыйландырып, көлемсерәп, кикбоксер Константинның кинжалына кадалды. Кинжал кадалган кабырга кырыйларыннан кан китте. Калган каратистларга Кәрим, кинолардагы кебек кулларын күккә күтәреп, коралларын каршысына китереп куярга  кушты. Каршы килсәләр, каш кырыйларына кувалда киләчәген кисәтте. Казан кадәр Казанда каршылык күрмәгән Камали компаниясенә кеп-кечкенә Каенсарда Кәрим каты каршылык күрсәтте. Каратистлар Костя, Кашиф, куркышып, күзгә-күз карашып куйдылар: Кәримгә каршы килү-кабергә керү кебек. Кар-шы килү кирәкмәс.  Кулларын күтәреп, коралларны Кәрим каршына китереп куеп, Камалины капоттан “Каролла”га күчереп, кабинага кикбоксер Константинны, каратист Кириллны кыстырып, куркуларыннан кызу-кызу кире Казанга кайтып киттеләр. Кысла Казанда күзләрен каратты: күзләргә кырыклап күзлек кыйпылчыгы кергән. Кулы контузияләнгән килеш катып калды: кыймылдамый.

Күзләрен караткач, Каенсарга Камалидан кырык КамАЗ кызыл кирпеч, “Киа”сына күп кенә көпчәкләр, кап-кара капот кайтарып киттеләр. Кәримгә кәгазь китерәләр: “Кирпечне кайтарам. Комачауламам. Кичерә күр. Камали.”

Көз көне Кәримәдән Кәримнәргә кызлар кайтты: Камилә, Канилә. Кәрим, куанып, кунаклар каршылады, Каенсардагы картларга, карчыкларга , керем-нәре ким колхозчыларга капчыклап күчтәнәч карплар китерде, Казаннан клубка консерваториядән концерт кайтартты. Күршеләр, Кәримнең кибетчеләре, Каенсар, Карамалы, Каргалы кешеләренең кайберләре кечкенә кызларны котлап, коробкалы конфетлар, курчаклар, курткалар, кулъяулыклар, кечкенә карават, Казандагы кодалары Каюм, кодачалары Карина киң көпчәкле, күп камералы кызыл коляска китерделәр. Кысла Камали Казаннан кызларны котлап, “Калина”, күчтәнәчләр, Кәримәгә коречнивый күн куртка, Кәримгә Кореяда корылган күтәрү краны кайтарды. Кәрим, Камали- компаньоннар, кәгазьләргә куллар куйдылар. Каюм, Карина, Кәримнәрнең кызыл кирпечтән, каминнан күтәртелгән каралты-кураларын, кибетләрен, кафесын күргәч көнләшүдән, кызыксынудан катып калдылар. Каюм каравыллаган колбаса комбинаты, кассир Каринаның “Коймак” кафесы кинәт какшап киттеләр, квартирларына колбаса, казылык, коймаклар, күзикмәкләр кайту кебек күңелле күренешләр калмагач, Каюм кара-вылчылыктан, Карина кафедан киттеләр.

Кәрим кунакка кайткан Каюмны, Каринаны Казандагы квартираларына кеше кертеп, кире Каенсарга күченеп кайтырга күндерде. Кырык көндә Камали кайтарган кирпечләрдән, калган каминнардан, комнардан Кәрим, Каюм, Карина каралты-кура калкыттылар. Кәримә кызларны карый, кайвакыт Карамалыдагы кибетне күзәтеп кайта. Карина “Кәримә” кибетендә кибетче, Каюм кибеттә, күлдә каравылчы, колхозның кыр корабы- “Колос” комбайнында- комбайнчы.

Күлдәге карплар, карасьлар, кызылканатлар, кыртышлар , кыслалар калы-найгач, кунакка  Казаннан кара “Королла”сында Кәримнең компаньоны Камали, ”Круз”да компаниясе кайтты. Кәрим кунакларга каралты-курасын, коесын, камышлы күлләрен, күперен күрсәтте. Кунаклар күңелләрен күреп карадылар: көтү киткәнне күзәттеләр, күлдә коендылар, комда кызындылар, күпердән кармакка карплар, карасьлар, кызылканатлар, кыртышлар каптырдылар. Камали кыртыштан курыкты, кулына кылчыкларын кадады. Кичкә кадәр кырык капчык карп, кызылканат каптырдылар, күчтәнәчләрне Казанга китәргә КамАЗга күчерделәр, кыртыш, карасьларны кирәк-сенмәделәр. Кергәләгән карасьларның, кыртышларның Кәрим кайсыларын киптерергә, кайсыларын катырырга куйды, күпмесендер Каюм “Кәримә” ки-бетенә кертте. Кәрим Камалига күл кырыйларындагы кармавычларын  кый-мылдатып кайнашкан кыслаларны күрсәткәч, Камали көлемсерәп куйды ( ку-шаматы Кысла). Камали Казанда кытай кухнясына кереп, кыслалар капкалап кайта.  Кырык кило кысла Камалиның  кара “Королла”сына күчте. Кич, көтү кайткач, кунаклар Кәримнең, Каюмның кулларын кысып, кире Казан каласына кайтып киттеләр.

Кәрим, Кәримәнең кызлары Канилә, Камилә Кәримә кебек кара күзле, куе кыйгач кашлы, киң күңелле кызлар. Кечкенә кызларны Кәримәнең кайнатасы Камал, кайнанасы Кифая караштылар, кайвакыт кызларны күз-колакка кода-кодагыйлары Кафия, Камилгә калдыргаладылар.

Кызлар кечкенәдән Кәримә кырыенда кайнаштылар: Кәрим күленнән, кармакка каптырып, кызылканатларны, карпларны, карасьларны, кыртыш-ларны киптерделәр, катырдылар, кыздырдылар, кибет киштәләренә кертеп куйдылар. Кара карлыган, крыжовник, кызыл карлыган кайнатмалары кай-наттылар, каклар койдылар, казлар, күркәләр карадылар, көзләрен какла-дылар, каралты-курадагы кишер, кәбестә, керән, кыярларны, кабакларны, кузаклы культураларны карадылар. Кәримә кибеттән киткәләгәндә Камилә, Канилә-кибетчеләр. Киләчәктә Каниләне кибетчелек кызыксындыра, Ками-ләнең Казахстандагы космодромга китәсе килә.

Кәримә, киләчәкләрен күрәсе килеп, Көтектәге күрәзәче Кәшифәгә күренеп кайтты. Кәшифә Кәримнең, кызлары Камилә, Каниләнең карточкаларын карады. Карталар күрсәтте: Кәримгә күп кенә кызлар кызыгалар, Кәримәдән көнләшәләр, киләчәктә кибетләрдән кергән керем кимеп китәчәк, кризис киләчәк. Кызлар киләчәктә “Казан  кызы” конкурсында катнашып, кырыклап кызны койрыкта калдырып, королева калачаклар, керем-Камиләгә Казанда квартира, Каниләгә кыйммәтле “Королла” каралачак. Кәрим, кызларның капиталын кулланып, кризистан китәчәк. Камилә киләчәктә Казахстандагы космодромга китеп космонавтлар киеме киячәк. Космик киңлекләргә китәр-ме, космос корабы кырыйларында кайнашып калырмы-киләчәк күрсәтер. Канилә Каенсарда калачак, кияүгә Казан кешесе Кыямга китәчәк, кырык көннән кире Каенсарга кайтып кибетләргә керәчәкләр.  Кәрим, Кәримә, Кыям, Канилә күңелле көн күрәчәкләр.

Киләчәкне күзаллаган күрәзәче Кәшифәгә күчтәнәчләрен: каклаган казын, күркә казылыкларын, катырылган карпларны, киптерелгән кыртышларны , күп кенә килгән күчтәнәчләрен калдырып, Кәримә, куанып, кичен, көтү кайт-кач, Каенсарга кара “Королла”сында кайтып керде. Кәримгә киләчәктә кри-зис киләчәген кисәтеп куйды. Кәрим Кәримәне күкрәгенә каты кысып, көлемсерәп кенә кычкырып куйды: “Кризис килгәч карарбыз. Көнкүрешне көйләрбез, Кәримә. Куркып калма”.

Кәрим, Кәримәләрнең киләчәкләре Көтек күрәзәчесе Кәшифә күзал-лаганча килде. Кәримгә картайганчы күп кызлар, күбесенчә, кияүдән кайткан карт кызлар кызыктылар, Кәримәгә көнләшеп карадылар.

Кризисны кибет кырыенда колхоз квартирында көн күрүче Кытай куша-матлы Клара ( күзләре кытайларныкы кебек кыяфәттә) китерде. Кәримәгә көнчелектән, ( Кәрим Кларага карамады) кеше-кара күрмәгәндә, кибеттә ко-робкаларда кыргаяклар, кандалалар, кимерүчеләр ( кечкенә кырыклап күсе), көя күбәләкләре калдырып киткән…

Кайчандыр Клара кыланып күрсәтте: Кәримгә Калтырша кушаматы куш-ты, Кәрим Кларага “кызыгып” (күрше кызы Кәримәне көнләштерәсе килеп китте) килгәч, көләсен- көлеп, кабат килмәскә кушып куып кайтарды. Казан-га колбаса комбинатына китте, каракланганда куылып, кеше көлдереп, кире Каенсарга кайтты. Кайткач Кәримгә килде. Кәрим кыланчык Клараны куып кайтарды, кабат күзенә күренмәскә кушты. Клара, карт кыз кыяфәтендә, кияүгә китмичә калды…

Кимерүчеләр капчыклардагы карабодайларны, коробкалы конфетларны, күзикмәкләрне, кексларны, коржикларны , кабартмаларны, күмәчләрне, күп кенә киемнәрне, көпчәкләрне кимерделәр, кыргаяклар, кандалалар кибеттәге киштәләргә, көя күбәләкләре киемнәргә, киез каталарга кереп качтылар.

Кәрим, Кәримәнең кәефләре китте. Кәрим колбаса кисәкләрен кыстырып капкыннар, картоннарга куе келәйләр куйды. Кандалалар, кыргаяклар, киме-рүчеләр, көя күбәләкләре кискен кимеде. Кичләрен кибеткә күл кырый-ларында көн күргән керпеләрне керттеләр. Керпенең кыштыр-кыштыр килүеннән куркып , калган кимерүчеләр, каяндыр качып котылып, кире Клараның каралты-курасына кайттылар.

Кәрим Кларага кибетләренә кермәскә кушты. Кибет кырыена Касыйм Капкорсак (корсагы күперенке) кушаматлы көчеген китереп куйды. Кап-корсак- Кәримә көчеге Кирлемәннең карындашы. Көчек кимерүчеләрне куркытты, күбесен кире кибеткә керешли корбанлады: корсагына кертте. Клараны кибет кырыена китерми (кайчандыр Клара кечкенә Капкорсакны котырткан, кыерсыткан, кыйнаган). Клара, көчекне күргәч, куркып кала, кире квартирасына кереп кача.

Кимерелгән карабодайларны, калачларны, конфетларны, күмәчләрне, кекс, коржикларны, күзикмәкләрне, көпчәкләрне, киемнәрне Кәрим Кларага керттерде, кризистан керми калган керемен кырык көннән кибеткә кертергә кушты, керем күренмәсә каторгага куачагын каты кисәтте. Клара каторгага китүне кулайрак күрде. Каторгадан котылгач, кире Каенсарга кайтмады, кая киткәндер.

Кларага кертелгән карабодайларны, калачларны, күмәчләрне, кекс, коржикларны карпларга, карасьларга кирәкле комбикормага куштылар, көп-чәкләрне, киемнәрне күл кырыенда күмделәр, Кәрим кимерүчеләр кимергән коробкалы конфетларны Каенсардагы кортчы Карәмгә китереп куйды.

Кышкы каникулда  Казанда “Казан кызы” конкурсы күзәтеләчәк. Кәрим кызларына конкурста катнашып карарга кушты. Кәримә каршы килмәде.

Кәримнең  кызлары Канилә, Камилә Кәримәнең кара “Королла”сында “Казан кызы” конкурсында катнашырга киттеләр. Кәримә кызларны киендерде, капиталны кызганмады. Казандагы “Киемнәр” кибетеннән кызыл күлмәкләр, “Королева красоты” кибетеннән кара каблуклар, колготкилар, косметика карадылар. “Казан” кунакханәсенә кайткач, Кәримә кызларга күлмәкләрен, колготкиларын, каблукларын киертеп куйды, күзләрен, керфекләрен косметикага катырды.

Конкурста  Казаннан, Кайбычтан, Кукмарадан, калган калалардан кырык-лап кыз катнашты. Комиссия каршында кызлар киемнәрен, кунак каршылау күренешен, кызык, көлкеле күренешләр күрсәттеләр. Канилә, Камилә кызык, көлкеле күренешкә кайчандыр Каенсарда Кәрим, Кәримәнең кое казыгандагы кыяфәтләрен күрсәттеләр, комиссияне күп көлдерделәр. Камилә Кәрим, Канилә Кәримә кебек кыландылар. Көчекләре Кирлемән каты киреләнде, Кәримгә ( Камиләгә) Кәримәне ( Каниләне) коткарырга киләсенә, киреләнеп, комиссия каршысына килде. Комиссия кешеләре куркудан катып калдылар, комиссиядәге кызларның кайберләре көчектән куркып каравыл кычкырды. Комиссия кырыендагы Кәримә Кирлемәнгә керпене күрсәткәч кенә, Кирлемән, куркуыннан, комиссия каршыннан кире китеп, Канилә каршына килде. Көлкеле күренешкә комиссия кешеләре катнашкач, күпкә кызыграк күренеш күзәтелде. Камилә, Канилә “Казан кызы” конкурсының коро-левалары. Королеваларга Казанда квартира, “Королла”, кубоклар, “Королева красоты” кибетеннән калган конкурсантларга косметика, коробкалы конфетлар, кухня комбайннары, күпкатлы кастрюльләр каралган. Конкурста катнашучы кызлар Камиләне, Каниләне кайнар котлап кулларын кыстылар, кочакладылар, Кукмара кызлары кунакка кайтырга кыстадылар.

“Казан кызы” конкурсында каралган Камилә квартирасыннан (Камилә Казанга китмәячәк) кергән керемнең күпмеседер кризисны капларга китте. Калганыннан  Каргалыда “Камилә” кибете күтәрделәр. Канилә “Королла”сын Кәчедәге коммерчески кибеткә килеште. Касыйм күбрәк Кәче кибетендә. Кибетне киңәйтте, киштәләр куйды, коймалар корды. Кәрим кибетне карарга килгәч, Кәче кешеләре күпер кирәклеген киңәшләшергә килделәр. Күпер кирәклеген Кәрим күңеленә кертеп куйды: киләчәктә Кәчедә күпер калкачак, күп калмады, көтик.

Кәче күперен корырга Кәрим Казаннан кешеләр кайтартты. Күпер кырыйларын казыдылар, копёр кырыклап корыч казыкны кагып куйды. Күпернең күпчелеге каты корычтан корылды, култыксалар куелды. Күпер кырыйларына Кәрим Казан комы кайтартты, кечкенәләргә кояш кыздырган көннәрдә кызынырга кирәк. Күпер корырга Казан казнасыннан күп кенә керем килде. Компаньоны Камали күпер кырыйларын корырга кызыл кирпеч, күпмедер камин кайтарды.

Күпергә Кәрим Коркачыктан кырылган, кителгән кызыл кирпеч калдыклары кайтартып катоклатты, куе келәй кушылган катнашмадан катырдылар, кырыйларын кызыл кирпечтән кордылар. Кәче кешеләре күпердән канәгать калдылар.

Күпердән калган кызыл кирпечтән, Камали кайтарткан каминнардан Кәримнең кайнеше Касыйм кибет кырыена каралты-кура күтәрергә кереште. Кырык көндә Касыйм каралты-кураны корды. Кырыктагы Касыйм, Кәче кызы Кафилә, кавышып, Кәчедә көн күрергә калдылар.

Кәрим, Кәримә, кавышкан Касыймны, Кафиләне котлап, Касыймга кибетне калдырдылар, күпмедер керемне Кәримнең карточкасына компьютердан  күчереп кенә куярга килештеләр. Кафилә Касыйм кибетенә кибетчелеккә күчте. Кешеләр кибеткә күп килә, керем күп керә. Кәчедәге күп кенә кибетләр кризис кичерделәр: кибетчеләр кирәклектән, кибетчеләрнең күбесе Касыйм кибетенә күчтеләр.

Казан коммерсанты Кыям Каниләне “Казан кызы” конкурсында күреп калган. Кыям кызлар катнашындагы күп конкурсларны күздән кичерде, күңеленә керердәй кыз күренмәде. Канилә Кыямның күңелен кытыклады. Кырык көннән Каенсарга кайтып Каниләнең, Камиләнең, Кәрим, Кәримәнең күзләренә күренде. Кыямга кәләш кирәк-Канилә. Кәрим, Кәримә, Камилә каршы килмәделәр.

Кияү-кәләшләнеп, Кыям, Канилә Казанга киттеләр, көнкүрешне килеш-термичә, кырык көннән кире Каенсарга кайтып, кибетләргә керделәр.

Киләчәктә Кәрим, Кәримә, кызлары Канилә, кияүләре Кыям Каенсарда Кәримнәрнең кызыл кирпеч, камин катнаштырып корылган каралты –курасында күңелле көн күрделәр.

Канилә кияүгә киткәч, Камилә Казахстандагы космодромга курсларга китте. Космодром кибетендәге кибетче Камалетдин Камиләгә кызыккан. Кәрим, Кәримә Камалетдинның кияүлегенә, Камалетдинныкылар-Кәшә-фетдин, Карлыгач, Камиләнең кәләшлегенә каршы килмәделәр. Камилә Камалетдинга кияүгә килде, Казахстанда көн күреп калдылар. Кәрим, Кәримәнең кода-кодагыйлары күбәйде, көнкүреш күпкә күңеллеләнеп китте.

Кәримнең кайчандыр кое казуы киләчәктә күп күңелле күренешләр китерде: Кәрим, Кәримә кавыштылар, камышлы күл казылды, күпер корыл-ды, Каенсар, Карамалы, Каргалы, Кәчедә катоклар корылды, кешеләргә кирәкле кибетләр калыкты, Кәчедә күптән көтелгән күпер кулланылышка кертелде.

Кәрим, Кәримәнең картлык көннәрендәге көнкүрешләренә күчик.

Кәрим, Кәримә картлык көннәрен күңелләре күтәренке килеш каршыладылар. Кызлары Канилә кибетләр комплексында коммерсант, кияүләре Кыям күл кырыенда “Канилә” курорты корып куйды: күлгә катерлар, көймәләр, каноэлар кайтартты, күл кырыйларына кызынырга Казаннан күпләп ком китертеп куйды.

Кәримә, күзләренең күрүчәнлеге кимегәч, күзлек киде, кибетчелектән китеп, курортка кассирлыкка күчте. Курортка күрше Карамалы, Каргалы, Казан каласыннан күп кенә кешеләр кунакка кайтып комда кызыналар, күлдә коеналар, күпердән күлне, Каенсарны күзәтәләр, кармакка кызылканатлар, карплар, кыртышлар, карасьлар каптыралар, кайберләре катерда, көймәләрдә, каноэларда күлгә кереп китәләр – күл кырые көндезләрен, кичләрен кырмыска күче кебек кайный.

Кәрим, көч-куате кимегәч, кияүләре Кыям кырыенда кайнашты: күперне карады, катерларны, көймәләрне, каноэларны күзәтте, көймәләргә, катерларга, каноэларга, күл кырыйларына, күпергә коткару круглары куйды, курортка кирәк кадәр кармак комплектлары китерде, кияүләре Кыям, кызлары Каниләнең кечкенә кызлары –Кәүсәр, Кәүсәрияләрне карады, кыш көннәрендә каралты-кура, кибетләр кырыендагы карларны көрәде, катоктагы кар көрәүне көйләде.

Кәрим “Күңелләрдә кал, көмеш кыңгырау” кичәләренә килгәч, котлап, китүчеләрнең кулларына керемле конвертлар куйды, кичәне күңеллеләндерергә Казаннан, кайчакларда Кукмарадан кызыклы концертлар кайтартты. “ Каенсар” кафесында Кәримә, Кадрия кичәдә катнашучыларга кайнар капкалауны кайгырттылар. Кичәне Кәрим, кешеләрнең күңелләренә кереп калырлык күңелле корырга күп көчен куя.

Кәримнең күптәнге компаньоны Камали, Казандагы кыйммәтле квар-тирасын кызы Кирага калдырып, картаймыш көнендә Каенсарга кайтып, Кәрим каршысына каралты – кура корып куйды, киләчәктә көн күрергә Каен-сарга күченде. Компаньоннары кара “Королла”сын, КамАЗларын, кулла-нылмаган күпләгән “Калина”ларын, краннарын, күп кенә көнкүреш кирәкләрен кайтарып киттеләр. КамАЗларны, “Калина”ларны, краннарны Камали колхоз кырына куйдырды, каравылларга каравылчы куйды.

Камали, Кәрим Каенсарда көрәшне күтәрергә киңәшләштеләр. Камали кайчандыр коммерсантлыкка кадәр көрәштә кайнаган кеше. Күл кырыенда көз көннәрендә “Көрәш” комплексын кордыртып куйды. Каенсарда кырык-лап кеше көрәшкә, кул көрәшенә, каратэга , кикбоксингка кичләрен күне-гүләргә киләләр. Кәрим килгәннәргә каратэ, кикбоксинг күнегүләрен күрсәтә, кат-кат кабатлата. Каенсарда көрәш, кул көрәше, каратэ кискен күтәрелеп китте. Каенсар көрәшчеләре Каенсар кызларын килеп кыерсыткан күрше Карамалы, Каргалы, Казан крутойларын кыйнап кайтардылар. Күбесе куркудан Каенсар кызлары кырыена килмиләр, килгәннәрен кызларны кыерсытмаска Каенсар каратистлары каты кисәттеләр. Казаннар каенсар-лыларны кыйнарга кайтып-кайтып карадылар, каты кыйналып, кеше көлке-сенә калып, көчкә качып котылып, кире Казанга кайтып киттеләр.

Кыш көннәрендә Камали кубогына көрәшкә Каенсардан, Кенәрдән, Курсадан, Кәчедән, Карамалы, Каргалыдан, Кукмарадан киләләр, Казаннан көрәшчеләр кайта. Көрәшчеләр күп категориядә (килограммнарына карап) көрәшәләр. Көчле көрәшчеләргә Камали  көмеш кубоклар, көчлеләрнең көчлесенә “Калина” куя. Кәрим көрәшчеләргә, көрәш карарга килгәннәргә кайнар капкалауны кайгырта. Кәрим кияве Кыям килгән көрәшчеләргә, кунакларга кикбоксингчыларның, каратистларның күнегүләрен күрсәтә.

Картлар көрәшендә Кәримгә каршы күпме көрәшче кереп карады, Кәрим Карелин кебек күбесен келәмгә күтәреп кенә каплап куйды. Кайбер көрәшчеләр, Кәримнән куркып, Кәрим каршысына көрәшергә килгәч, көрәшмичә, Кәримнең кулын күтәреп кенә куйдылар.

Казахстаннан кайвакыт кунакка Кәрим, Кәримәнең кызлары Камилә, кияүләре Камалетдин, кызлары Камелия, Кафилә кайткалыйлар. Камилә космодромда космонавтлар кырыенда кайнаша – космостан кайткан космонавтларны, космик корабларны каршылый. Кияүләре Камалетдин космодромдагы кибеттә кибетче, Казахстанның каты куллы көрәшчесе, кул көрәштерүчесе. Кышкы кайтуларында көрәшчеләргә, кул көрәштерүчеләргә, кәшәкә көрәштерүчеләргә коробкалы конфетлар, кәләпүшләр, кәшәкәләр, каскалар, каратистларга кимонолар калдырып киттеләр. Камалетдин кубогына кул көрәштерүчеләрнең “Корыч кул” конкурсында көчле кул көрәштерүчеләргә кубоклар, көчсезләренә күчтәнәчләр кайтартты. Кама-летдиннар КамАЗда кайттылар.

Камалетдин көчле көрәшче. Каенсардагы көрәштән Казахстанга Камалиның кызыл “Калина”сында кайтып киттеләр ( Камалетдин, Камелия КамАЗда, Камилә, Кафилә “Калина”да). Кияве Камалетдинга каршы көрәшергә кыюлыгы килгән Кәримгә кырык килолы көмеш кубок   ( көрәш-челәрнең көрәшчесенә Камалетдин кубогы) калды, кәләпүш киертелде, картлар көрәшендә көчле көрәшкәнгә каршысына Камалиның кара “Калина” сы китереп куелды.

Кәримнең, күп кенә каенсарлыларның күтәренеп, Казанга китеп-кайткандагы кыенлыкларын күреп, күңеле китекләнә. Кәрим, кияве Кыямны, Камалины күреп, күп кенә керемнәрен кушып, Каенсарга кырык кешедән күбрәк керешле, Кореяда корылган киң көпчәкле, күп кондицианерлы, кояшка каршы кара күзлекләр куелган Kia Kosmos ( Киа Космос) кайтар-тырга килештеләр. Киа Космосның кыйммәте- “Кейс” комбайныныкы кадәр. Киа Космослык керемне кайдан кертергә? Камали керем кертергә “Кировец” кранын, кулланылмаган “Калина” сын куйды. Кәрим күлендәге кырыгар капчык карась, карп, кызылканат, кыртышларын, күпмедер кысласыннан керем кертәчәк, Кәрим кияве Кыям курорттан кергән күпмедер керемен куячак. Каенсардагы кайчандыр Кәрим коткарып калган кешеләр, Казаннан кунакка кайткан кайбер күп керемле камерсантлар Кәримгә күп кенә керем китерделәр.

Күпмедер көннән Кәрим, Кәримнең кодасы Каюмның кияве Кәримулла Казанга китеп, күгелҗем Киа Космоста кайттылар. Киа Космосны Каенсар кешеләре кунакны каршылаган кебек каршыладылар. “ Космос” кунакханәсе каршысына кеше күп килгән – кырмыска күче кебек кайный. Киа Космос каенсарлыларны кызыксындырды-кереп карадылар, креслоларын күзәттеләр, кондиционерларын кушкаладылар.

Киа Космоска Кәрим Кәримулланы, контролерлыкка Казандагы Компрес-сормаштан кыскартылып кайткан, керемнәрсез көн күрүче Кәринәне куйды.

Киа Космосны Каенсардагы класслар Казанга, Кукмарага культпоходлар-га, кирәк кеше кияү-кәләшләнү күренешләрендә кыз кайтартканда, күп кенә кирәкләренә, күпмедер керемнәр кертергә килешеп, кулланырга керештеләр. Киләчәктә Киа-Космос Каенсар-Каргалы-Карамалы- Кукмара-Казан-Каенсар кругында кешеләрне күчерергә көч куярга кузгалды. Кояш күренгәнче Каенсардан кузгалып китә, кич кире “Космос” кунакханәсе кырыена кайтып керә. Кояш кыздырганда кешеләр кондиционерларны кушалар, кара күзлек-ләр кияләр. Кабинага көй көчәйткеч, колонкалар куелган. Контролер Кәринә күңелле кеше- кешене күп көлдерә, кайбер кичләрне Каенсарга күмәкләшеп көйләр көйләп кайтып керәләр. Киа Космос керемнәрне күп кертергә кереш-те. Кергән керемнәренең күпмесендер Кәрим Камалига, кияве Кыямга, Кәримуллага, контролер Кәринәгә , Киа Космосның кирәкле кытлыкларына калдырды, калганын көнкүрешенә кертте.

Кәрим, көнкүреш кирәкләренә Казанга килгәч, Кабан күле каршындагы Камал кинотеатры кырыенда күлләр конкурсында катнашасы килгән кеше-ләрнең күлләрен кинофильга кертеп китерергә кушкан киноафишаны күреп кайтты. Кәрим, Кәримә, киңәшләшкәч, конкурста катнашып карарга карар кылдылар. Конкурска кадәр кырык көн калган. Кәрим кичекмәстән күлләрен, күперләрен карарга, конкурска китәчәк кинофильмга керерлек кыяфәткә китерергә кереште.

Күпернең каркасын Кәрим күптән корычтан корып куйды. Кәрим, кияве Кыям күпер каршыларына корычтан коеп капкалар калкыттылар, күпер кырыйларын, каршыларын кафельләделәр. Квадрат кебек кызыл кирпечле куймаларга кашкарыйлар, канәферләр кадалган күпләгән кашполар куйды-лар, күпер кырыйларын кирпечләп клумбалар казыдылар. Кәрим күпер кул-тыксаларына калайдан кисеп күгәрченнәр, кыр казлары, керпеләр, көлгән кебек кыяфәтле кояш кадаклап куйды. Кәримә калай күгәрченнәрне, кыр казларын, керпеләрне, кояшны кирәкле краскаларга коендырды. Күлнең күпере кешедәге күз кырыендагы калын каш кебек күлгә килешле килде, Каенсардагы күңеллелекне күбәйтте.

Кинофильмга керүче кызларның көянтәләрдән “Каенсар” көен көйләп күл кырыендагы күлгә килүләрен клубтагы китапханәче Камәрия кайгыртачак. Кинофильмлау көнен Кәрим Каенсар кешесе Камирның Кукмара кызы Каһи-рәгә кияү-кәләшләнү көненә китереп көйләде. Конкурска китәчәк күл күре-нешләрен киноларга күп кенә кәшәкә көрәшләрен кинолаган  Кукмара кино-мотографисты Ксенофонт килде. Кирәкле кешеләр килгәч, Ксенофонт күлне кинофильмга кертергә кереште…

Күпмедер көннән Кәрим, Кәримә “Каенсардагы Кәрим күле” кинофиль-мын кыстырып, кара “Королла” да Казанга конкурска киттеләр. Конкурста кырыклап кемнәрнеңдер күлләре, күп кенә колхозларның күлләре катнашты. Комиссия күлләрнең кинофильмнарын карый. Комиссиядәгеләрнең күбесе күзлектән. Күп кенә күлләрнең кинофильмы комиссиядәгеләрне кызыксын-дырмады- күбесе кызыграк күлләрне күргән кешеләр.

Кәрим күленең киносын караганда комиссиядәгеләрнең күпчелеге күзлек-ләрен кулларына куеп, кайберләре кашларына кадәр күтәрә-күтәрә , кабат кия-кия карадылар, кино карарга килгән Казан кешеләре, күңелле күренеш-ләрне күреп, кызыксынудан катып калдылар. Кинода “ Каенсар”, “Карачтау”, “Күл кырыена кил” кебек күңелле көйләр көйләнә. Кинофильга куе камыш-лы күл кырыйлары, күккә күтәрелеп-күтәрелеп киткән кыр казлары, кыштыр-кыштыр килгән керпеләр, көянтәләрен күтәреп күл кырыендагы күз камаш-тыргыч калайлардан корылган коега көйләр көйләп килгән калфаклар кигән Каенсар кызлары, “ Канилә” курортында кара күзлекләр киеп комда кызыну-чы кечкенәләр, кунаклар, Каенсар кешеләре, каноэларда, көймәләрдә күлгә кереп китүчеләр, күпләгән кармакчыларның күл кырыйларында, күпергә ку-наклап карп, кыртыш, карась, кызылканатлар каптырулары, күл кырыйла-рында кармавычларын кыймылдаткан күпләгән кысла көтүләре, күл кырыен-нан күренеп-күренеп киткән “Көрәш” комплексы, “Космос” кунакханәсе, Кукмарадан Каенсарга кәләш кайтаручы күгелҗем, кырык кешедән күбрәк керешле Киа Космос кертелгән.

Кинодагы кияү-кәләшләнү күренеше кызыклы: Киа Космостан коелышып, кәләшен кулларына күтәргән кияү, күпләгән кунаклар, күңелле көйләр көй-ләп,  күлгә күтәрелүче күпер кырыена киләләр. Кияү, кәләш күпернең капма-каршы кырыйларына китәләр. Камир кияү, кашкарыйлар күтәреп, күлдәге күпер капкасыннан кереп, күпергә күтәрелергә керешә, күпернең кияүгә кар-шы керү капкасыннан кереп, кәләш күпергә күтәрелә. Кәрим куйган  көлгән калай кояш кырыенда Камир Кукмарадан килгән кәләше Каһирәнең кулына кашкарыйлар куя, кысып кочаклашалар, күлгә карап көлешәләр. Күпер кул-тыксасына кармаклар комплекты, күлгә капрон капчыкка күпмедер кызыл-канат куелган. Кияү, кәләш каршында конкурс: кем кармакка кызылканат каптыра. Кызылканат кәләш Каһирәгә капты. Көлешә-көлешә кызылканатны кармактан коткардылар. Култыклашып күперне кичтеләр.  Күл кырыенда кияү-кәләш, килгән кунаклар кичкә кадәр күңеллеләнделәр, көн караңгылан-гач корпоративка “Каенсар” кафесына кереп киттеләр.

Кызыксынудан комиссиядәгеләр кинофильны кабат-кабат карадылар. Кә-рим, Кәримә Каенсарга кубок, күп кенә керем куелган конверт күтәреп кайт-тылар. Көмешсыман кубокны Кәрим, күпер капкасы кырыендагы куышлыкка куйды. Куышлыкны кызыл кирпечтән кар кермәслек корды. Кубокка кино-фильмның копиясен куйды. Кирәк кеше кинофильмны карый, кире китереп куя.

Кинода катнашкан , коега көянтәләрен күтәреп, калфаклар киеп, көйләр көйләп килгән Каенсар кызларына, китапханәче Камәриягә, кинорежиссер Ксенофонтка Кәрим кафесында корпоратив корды, кайтып киткәндә кул-ларына күчтәнәчләр куйды. Күңелле көн күрәләр Каенсарда!

Кәримнең кибетләрендә, кафесында, күлендә, курортында, Киа Космоста кырыклап кеше Кәрим казнасыннан көн күрә. Кәримнең көн-көн кояш кү-ренгәнчедән кояш киткәнчегә кадәр көч куюы, кайчакларда кулындагы кы-рык кешесенә карата каты кырыслануы-контрольләве Кәримгә, көч куйган кешеләренә күп керемнәр кертте, кризислардан коткарып калды. Кәрим ке-шеләрен кыскартмады, киресенчә күбәйтте, киләчәкләрен-картаясы көннәрен кайгыртып, керемнәр керерлек кәгазьләрне көйләде. Кәрим компаниясендәге кешеләр киләчәкләренән курыкмыйча көч куйдылар. Кәрим казнасына ке-ремнәр “Каенсар” колхозы кассасына караганда күпкә күбрәк керә. Колхоз кәнсәсендәге кайчандыр Кәримнән кычкырып көлгән кешеләр, күп көч куяр-га күнекмәгән күп кенә колхозчылар Кәрим компаниясендәгеләргә көнләшеп карадылар.

Кайчакларда Кәрим Каенсардагы кечкенәләре күп, ким керемле колхоз-чыларга, каралты-куралар корырга керешкән кешеләргә күпмедер керемнәр калдырып китә, кире кайтарырга кушмый.

Кадерлеләрен кабергә кертеп кайткан кайгылы каенсарлыларга күчтәнәч-ләр, керемле конвертлар кертә-кайгыларын киметә.

Киләсе көздә Кәрим, Камали, Каенсар кешеләре, күмәкләшеп, күпкатлы клуб корып куйдылар. Кинозалда кичләрен кино карыйлар, концерт куялар, күп кенә кызыклы конкурслар ( “Каенсар килене”, “Каенсар кияве”, “Каенсар кызы”, “Каенсар кешесе”, “Көйгә кушылып кит”, “Каенсарның карт кешеләре”, “Комеди Клаб”, “Кем күбрәк көлдерә”) куелгач , Каенсар кеше-ләренең күңелләре күтәрелеп китте. Кәче, Каргалы, Карамалы, Каенсар командалары көзге, кышкы күчмә кубокка КВН куялар. Кубокны күбрәк Каенсар КВН командасы Каенсарда калдыра. Казаннан концертлар күпләп килә. Кияү – кәләшләрне кавыштыру кебек күңелле күренешләр кире кайтты. Кичләрен клубка картлар, карчыклап килеп көйләр көйлиләр, күп кенә конкурсларда катнашып кайттылар. Конкурслардан Каенсар клубына күпләгән кубоклар, кәләпүшләр, калфаклар, китаплар кайтып киштәләргә куелдылар. Камали, Кәрим күп кенә керемнәренә концерт күлмәкләре, көчәйткечләр, колонкалар, курайлар, кубызлар  кайтарттылар. Кызыклы конкурсларда, кичәләрдә катнашучыларга кыйммәтле күчтәнәчләр куйдылар. Көчкә кыймылдаган, кризис кичергән колхоздан клубка керем каралмый. Колхозчылар көнендә, көндез, колхозчыларга Кәрим, Камали, котлап, кулларын кысып, кулларына конверт куялар, Казаннан концерт кайтарталар, корпоратив корыштыралар.  Колхозчылар, концерт карый-карый кыйммәтле кабымлыклар куелган корпоративта катнашалар, күңелләрен күтәреп кайтып китәләр.

Кичен клубта күптән көтелгән “Каенсар кешесе” конкурсында Кәрим, Кәримә, Камали, Каюм, Кыям катнаштылар. Каенсар композиторы Курамша курайда кызларның  “Каенсар карлыгачлары”  квартетына кушылып “Каенсар” көен көйләп күрсәтте:

Кунакчыл Каенсарга

Кунакларга килегез.

Камышлы күлен, коесын,

Күперләрен күрегез.

Коеп куйгандай күренә

Клуб, китапханәсе.

Кояш кебек көләдер

“Космос” кунакханәсе.

Күлдәге карп, карасьлар

Кило-кило киләдер.

Камышлыктан кайчак казлар

Күккә күтәреләдер.

Курортында кызыналар

Казанның кешеләре.

Каргалы, Карамалы көнли-

Каенсар күршеләре.

Күл кырыйларына килгәч

Күренә кыр казлары.

Күпләрне кызыксындыра

Каенсарның кызлары.

Конкурсантлар концерт куйдылар, кызыклы күренешләр,  кешеләргә кыл-ган критерийларын  күрсәттеләр. Кәримә, Кәримгә кушылып, күзгә – күз ка-рашып , Карачтау көен көйләделәр. Кәрим, Кәримә, Каюм кызыклы күре-нешкә күл кырыенда кайчандыр Кәримнән, Каюмның, Каторжан Кәлимулла компаниясенең кыйналу күренешен күрсәттеләр. Кәрим, Камали, Кәримә күптән Камалиның Казаннан кайтып кибеттә кибетче Кәримәне куркытып китүен, кабат килгәч Камалиның каты куллы Кәримнән кыен күргәндәге кыя-фәтләрен, кәшәкә көрәшләрендәге кызык күренешләрне куйдылар. Клубтагы кешеләрнең кайберләре кычкырып көлә – көлә катып калгаладылар.

Комиссиядәгеләр, кулларын кысып,  Кәримгә “Каенсар кешесе” кәләпүшен киерттеләр. Калган конкурсантлар- Камали, Каюм, Кыям Кәримне кайнар котладылар. Кәримә Кәримне кысып кочаклады. Кәрим Кәримәсен күкрәгенә кысты. Клубтагы кешеләр конкурста Кәримнең “Каенсар кешесе” калуыннан канәгать , күп кеше , килеп, Кәримнең кулын кыстылар, Кәримне кумиры кебек күргәннәр Кәрим кырыенда карточкага керделәр, кулъязмалары кырыена Кәримгә куллар куйдырдылар.

Кайчандыр күптән Каенсардан китеп, күп көннәр кайтмаган кешеләр, кунакка кайткач, Кәрим күлен, коены, күперне, “Канилә” курортын, күпкат-лы клубны, “Космос” кунакханәсен, “Көрәш” комплексын, кибетләрне күргәч, кайчандыр кеп-кечкенә калган Кәримнең Каенсарны күтәрүеннән кызыксынып катып калдылар.

Көтмәгәндә Каенсардагы күңелле күренешләрне кинопленкага кертергә Казанның “Кадр” киностудиясеннән киномотографистлар кайттылар. Кап-кара “Королла” дан коелышып, киноаппаратларын көйләп, Кәримнәрнең каралты- куралары каршына килеп, киноларга керештеләр. Кәримнәрнең кызыл кирпеч, каминнар кушып корылган каралты-кураларын, көнкү-решләрен, “Кәримә” кибетен, кибет кырыендагы “Каенсар” кафесын, кайчан-дыр Кәрим, Кәримә казыган коены, кыр казлары коенган камышлы күлне, күперне, “Көрәш” комплексын, күпкатлы клубны, кичен Казаннан кайтып килүче Киа Космосны, “Космос” кунакханәсен киноладылар.

Кинофильмга кызыл калфаклар кигән Каенсар кызларының, көйләр көйләп, көянтәләрен күтәреп коега килүләре, “Каенсар” кафесында Каенсарда көн күрүче Камскийның , күрше Карамалы кызы Камәриянең кияү-кәләшләнү күренешләре, камышлы күлдән кармакчыларның карплар, карасьлар, кызылканатлар, кыртышлар каптырулары ( Кәримнең “Кем күбрәк каптыра” кармакчылар конкурсы), “Көрәш” комплексында киң көрәш келәмнәрендә көрәшчеләрнең, кикбоксингчыларның, кимоно кигән кара-тистларның күрсәтмә күнегүләре, курортта комда кызынган күпләгән кунаклар, “Космос” кунакханәсендәге кунарга калган кунакларның кызыклы көнкүрешләре кертелде. Күпердә Каенсар курайчыларына, кубызчыларына кушылып картларның, карчыкларның көйләр көйләгәнен катнаштырып “Күкрәп көн күр, Каенсарым” клиппы киноланып, кичен клубта каен-сарлыларның конкурста катнашачак концерты куелып каралып, кинофильмга кертелделәр.

Концерт куелгач, Казан киномотографистлары “Каенсардагы күңелле күренешләр” кинофильмын Каенсар кешеләренә  күрсәттеләр. Кино-фильмның копиясен Каенсар клубында калдырдылар. Кинофильм Казанга “Күңелле көн күрүчеләр” конкурсына китте.

Конкурста “Каенсардагы күңелле көнкүрешләр” кинофильмын караганда комиссиядәгеләрнең күбесе кызыксынудан катып калган, Каенсарны күрәсе килеп киткән. Конкурста катнашып, кырыклап коллективны койрыкта калдырган Каенсарга комиссия кайтып кубок, китапханәгә коробка-коробка китаплар, клубка күпмедер концерт күлмәкләре, калфаклар, кәләпүшләр, ка-

фега кухня комбайны калдырып, күпмедер көн күңелләрен күреп киттеләр : көтү киткәнне, кайтканны күзәттеләр, күлдә коендылар, курортта кызын-дылар, кайсылары күпердән, кайберләре күлгә көймәләрдә кереп кармакка карплар, карасьлар, кызылканатлар, кыртышлар каптырдылар. Кыртыш кап-тырганнары кыртышларны кармактан көчкә коткардылар-кармак корсак-ларына кадәр кереп киткән. Кайбер кызларның кыртышлар кулларын кис-кәләде. Куллары канаганнарын күргәннәре куркудан кычкырып куйдылар. Кәрим кызларның канаган кулларын күл кырыендагы комга катырды, Кәри-мә канаган кырыйларына кулъяулыклар кысып куйды. Капкалыйсылары килгәч, кафеда Кәрим казнасыннан кыйммәтле кабымлыклар, кока-колалар капкаладылар. Кичен “Көрәш” комплексында көрәшчеләрнең, кикбок-сингчыларның, каратистларның күнегүләрен кызыксынып карадылар, кунар-га “Космос” кунакханәсенә кайттылар. Каенсарда күргәннәр күңелләренә кереп калды. Күчтәнәчкә Кәрим капчыклап кына карпларны, кызыл-канатларны, кирәксенгәннәргә күпмедер кысла китертте. Кунаклар көчкә Казанга кайтып киттеләр. Кайбер комиссиядәге кызларның Каенсарда көн күрәселәре килеп калган. Кәрим, кырыенда кайнашкан кунак кызларга көлемсерәп кенә кычкырып куйды: “Киләчәктә күбрәк килсәгез, каенсарлылардан кемнәрнедер кызыксындырсагыз, кайсыгыздыр Каенсарда кәләшләнеп калыр”.

Казан комиссиясе китүгә, Казаннан кырык кешелек культура кешеләре килеп, Каенсардагы культуралы көнкүрешне карап киттеләр.

Кәримнең күп кенә кереме Казаннан кайткан комиссиянең, культура ке-шеләренең күңелен күрергә кертелде. Керемнәре киткәнгә көрсенмәде, Каен-сарның күңелле көнкүрешеннән күңеле күккә күтәрелеп китте. Кайчандыр коесыз, күлсез, күперсез, капкалаган, кычкырышкан кешеләрнең Каенсарда күңелсез көнкүрешен күзаллады. Каты куллы, кырыс карашлы Кәримнең Каенсарны күтәрергә, капкалаган кешеләрдән коткарырга, килгән кризисны кичәргә күпме көче керде! Кулларына карап, кулларыннан куанып куйды.

Казандагы конкурс Каенсарны күбрәк күтәрде- Каенсарны күрәсе килгән Казан кешеләре күбәйде. Кайбер көннәрдә Каенсар кырмыска күче кебек кай-нады. Кунакханә, кафе, курортлар керемнәрне күп китерделәр. Кәрим, Кама-ли, күпмедер керемнәрен Каенсардагы каберлекләрне карарга, каберлекләрне күгәрмәүче корычтан коймалап куюга керттеләр. Күз камаштыргыч керү капкасы корылды, күп кенә күптәнге каралмаган каберләр каралды, каберләргә кечкенә клумбалар казылды, кашкарыйлар, канәферләр кадалган кашполар куелды.

Колхоз, Казан казналарыннан керемнәр каралмагач, Кәрим, кечкенәләрен каядыр куярга кыенсынган кешеләргә, күп керем китмәслек кенә, кырык кеч-кенә кешелек “Кояшкай” калкытты. Кечкенәләрне карарга кодасы Каюмның кызы Камилланы куйды. Кечкенәләргә капкаларга Кәримнең “Каенсар” кафе-сыннан китерәләр. Кечкенә караватлар, келәмнәр Камали керемнәренә кайт-ты. Кайвакыт “Кояшкай”га Кәрим килеп кечкенәләрнең кырмыска күче кебек кайнашканнарын карап китә, кырык кечкенәгә кырык күчтәнәч, Камиллага кечкенәләрне караганга күп кенә керем калдыра. “Кояшкай”ның коммуналь кытлыкларын Кәримнең кияве Кыям күтәрә.

Каенсарда коммерсантлар Кари, Кави (Кәрим кайчандыр Казанга кодированиегә китертеп, капкалауларыннан котылган кешеләр),  күпмедер керемнәренә Кәримнең карточкасын куеп, кафе каршысына “Каенсар кешесе” комплексы корырга киңәшләшеп, Кәрим кырыена килделәр. Кәрим киңәштән кычкырып көлде, килгән кешеләрне кисәтеп куйды: “Куясыгыз килсә, Кәрим кабергә кергәч, карточкасын куеп, комплекс корырсыз. Комплексны күбрәк кабергә кергән кешегә куялар. Кесәгездә керемнәрегез күбәйсә, керемегезне кая куярга киңәшемне күрсәтәм- Каенсар картларына, карчыкларына картлар көненә карата күчтәнәчләр китерерсез. Кечкенәләр көн күргән “Кояшкай”га кыршаулар, кечкенә кәләпүшләр, кечкенә кызларга калфаклар, концерт күлмәкләре, кечкенә КамАЗлар, курчаклар, концерт куярга көй көчәйткеч, колонкалар кайтарыгыз. Каенсарны кулыгыздан кил-гән кадәр күтәрегез”.

Күпмедер көннән “Кояшкай”га Кави, Кари колонкалар, көй көчәйткеч, кырыклап кыршау, Кәрим кушкан кирәкләрне кайтарып, кечкенәләрне куандырдылар.

“Кояшкай” кечкенәләре, Казандагы, Кукмарадагы концертлар конкур-сында кечкенә кәләпүшләр, кызлар калфаклар, концерт күлмәкләре киеп катнашып, комиссиянең көчле коллективка куелган кубокларын күтәреп, күп кенә керем куелган конвертларын, капчык- капчык күчтәнәчләрен кыстырып, куанышып, канатланып Киа Космоста Каенсарга кайтып керделәр.

Кайчакларда Кәрим, күңелсезләнеп, көрсенеп куя: “Картаю килә. Көчләрем кими. Каенсар кешеләренә күбрәк кешелеклелек кылып калырга кирәк”. Күңелсезләнгәнен Кәримәгә күрсәтми – Кәримә күңелсезләнә күрмәсен. Кәрим күптәннән каралты-курасына, кафега, кибетләренә, курортка, күлгә, “Кояшкай”га кагылышлы кәгазьләрне, куллар куйдырып, конвертларга кыстырып, калдырасы кешеләренең кулларына куйды. Кәримнең күңеле көр- Каенсар кешеләре культураланды, каралты- куралары күрше Каргалы, Карамалы кешеләрен көнләштерерлек, коммерсантлар күбәйде. Каенсарның күп кешесе КХТИга, КАИга, КФУга, Казандагы, Кукмарадагы колледжларга керделәр, керәләр, керәчәкләр, Казанда квалификацияләрен күтәрделәр. Күпләрнең күтәрелүләренә Кәримнең катнашы, кирәкле киңәшләре, күпмедер керемнәре кергән.

Кәрим, Кәримә, Камали, Каенсар кешеләренең күбесе киләчәктә күңелле көн күрделәр, кайберләре  “Кәрим – Кәримә” кыйссасына кертелделәр. Кәрим, Кәримә кебек кешеләр көнкүрештә күбрәк кирәк. Кәрим – Каенсарның короле, Кәримә – королевасы кебек Каенсардагы, күрше Кара-малы, Каргалыдагы, Казандагы  күп кенә кешеләрнең күңелләренә кереп калдылар.

Кәрим, Кәримә, Камали

Каенсарны күтәрде.

Күңелләрдә калырлык

Күренешләр китерде.

Әсәр 14334 сүздән тора.

Кайбер сүзләргә аңлатмалар:

Кызыл катыргы- аттестат, капитал, керем- акча, каторга- төрмә, кенәри-читлек кошы, шуңа күрә төрмәдә күп утырган Кәшифкә шундый кушамат тагылган, кәшәкә көрәше- хоккей ярышы, “Копейка”, “Киа”, “Корол-ла”,”Круз”, “Калина” -җиңел машина маркалары, кыйммәте-бәясе, Клод-атаклы киноактер Жан Клод Вандам сүзеннән алынган, каза-бәла-казаны аңлата, кашпо-гөл чүлмәге, киез корама-урындыкка куела торган киез, “күңелләрдә кал, көмеш кыңгырау” кичәсе-“соңгы звонок” кичәсе, “Каенсар кешесе” комплексы- Кәримгә һәйкәл, коммуналь кытлыклар-“Кояшкай” балалар бакчасы өчен электр энергиясенә, суга, газга кирәкле түләүләр, Киа Космос – Кореяда ясалган, шәһәрләр арасында йөрергә яраклаштырылган күп кеше сыйдырышлы автобус, конвертлы кәгазь-хат.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение